Ярты гасырдан соң “Мендельсон маршы”

Районның гражданнар актларын теркәү бүлегендә бик үзенчәлекле вакыйга булды. Монда 50 ел бергә гомер итүче бәхетле ике парның алтын туйлары теркәлде.
"Мендельсон маршы", чәчәкләр, бәхетле парлар... Барысы да нәкъ туйдагыча. Тик, чал кергән ак чәчләр һәм фата урынына ак яулык кына парларның 50 ел бергә гомер итүләренә ишарәли. Узган атнада районның ЗАГС бүлегендә шундый ике бәхетле парның алтын туйлары теркәлде. Болар: Шәле авылында яшәүче Мәүлия Миннегали кызы белән Галимҗан Галиҗан улы Әхмәтҗановлар һәм Сания Халик кызы белән Рифат Гатаулла улы Әхмәтҗановлар.
Аларның балачаклары дәһшәтле сугыш елларына, ә яшьлекләре сугыштан соңгы илне җимереклекләрдән торгызу чорына туры килә. Шуңа күрә бу истәлекле никах көннәрен дә зурлап үкәрмәгәннәр. Һәм менә ярты гасыр узгач, районның гражданнар актларын теркәү бүлеге аларга бу бәйрәмне бүләк итте. Монда әле алтын туйларны теркәү беренче тапкыр оештырыла.
- Кызганыч, бүгенге көндә яшьләр арасында аерылышулар бик күп. Шуңа күрә, без әлеге күркәм парларны аларга үрнәк итеп куясыбыз килде, - ди бүлек башлыгы Эльмира Нәбиуллина.
Алтын парларның үзләренә дә бераз тукталып китик әле...
Мәүлия Миннегали кызы һәм Галимҗан Галиҗан улы Әхмәтҗановларны ферма кавыштыра, дисәң дә ялгыш булмас. Алар икесе дә яшьтән үк шунда эшли. Үткен егет Галимҗанга чая кыз Мәүлиянең мәхәббәтен яулап алуы авыр булмый. 1963 елда алар кавышып, гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы уллары Айдар һәм кызлары Равия дөньяга килә. Бүгенге көндә инде оныклары һәм оныкчыкларына сөенеп яшиләр.
Шундый ук бәхетле парлар - Сания Халик кызы һәм Рифат Гатаулла улы Әхмәтҗановлар да бүгенге тормышларыннан канәгать яши.
- Башта авыр булды инде, 5 баланы аякка бастырдык. Ә хәзер, Алланың биргәненә шөкер, бәхетле картлык кичерәбез, - ди Сания апа.
Бер-берсен аңлап, бергә эшләп, бер-берен хөрмәт итеп яшәү үзенекен итә - никахлары 50 ел элек теркәлсә дә, аларның гаилә коруларына инде 56 ел булган икән.
Менә шулай авыр сикәлтәле тормыш юллары узып та алар сынмаган-сыгылмаган һәм, иң мөһиме, яшь күңелле булып калган. Йөзләрен бүгенге көндә дә мөлаем елмаю, ә күзләрен илаһи сабырлык нуры бизи. Тагын озак еллар кулны-кулга тотынышып яшәп, кабаттан әлеге маршны ишетергә язсын иде аларга...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 07:44Питрәч районы тарихчыларының китабы тәкъдим ителде Очрашу Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылды.4100
-
17 август 2022 - 14:18Августта питрәчлеләрне өстәмә ял көне көтә Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте искәртте.22500
-
17 август 2022 - 13:33Питрәчтә пенсионерлар өчен бию буенча мастер-класслар оештырыла Хореограф Илнур Хәлимов җитәкчелегендә барлык теләүчеләр дә полонез (бию-йөреш), немец вальсы һәм кадриль биергә өйрәнделәр.22400
-
17 август 2022 - 12:59Питрәч районында «Яшь гвардия» палаткалы лагере эшли Анда балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, ату, кул сугышы һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр.23600
-
17 август 2022 - 11:31Питрәчтә «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе узачак «Җиңү диктанты» - тарихи истәлекләргә кагылырга, үз көчеңне сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган чараларның берсе.25700
-
16 август 2022 - 12:50Питрәч районы яңалыклары
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
18 август 2022 - 07:44Питрәч районы тарихчыларының китабы тәкъдим ителде Очрашу Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылды.4100
-
17 август 2022 - 14:18Августта питрәчлеләрне өстәмә ял көне көтә Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте искәртте.22500
-
17 август 2022 - 13:33Питрәчтә пенсионерлар өчен бию буенча мастер-класслар оештырыла Хореограф Илнур Хәлимов җитәкчелегендә барлык теләүчеләр дә полонез (бию-йөреш), немец вальсы һәм кадриль биергә өйрәнделәр.22400
-
17 август 2022 - 12:59Питрәч районында «Яшь гвардия» палаткалы лагере эшли Анда балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, ату, кул сугышы һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр.23600
-
17 август 2022 - 11:31Питрәчтә «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе узачак «Җиңү диктанты» - тарихи истәлекләргә кагылырга, үз көчеңне сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган чараларның берсе.25700
-
18 август 2022 - 09:30Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдәХөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.277400
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов16400
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.231100
-
18 август 2022 - 09:30Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.277400
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**251900
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган234900
-
29 июль 2022 - 11:14Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз артуы күзәтелә, әмма яңа чикләүләр кертү таләп ителми.201800
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.201500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика