Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Ярый әле балалар бакчасы ачылды”

Кешенең яхшы шартларда яшәве, аның бәхетле булуы күп нәрсәгә бәйле. Өйдә һәм эштә уңайлы шартлар тудыру, үз сәламәтлегеңне кайгырту мөмкинлеге, күңелле ял итү, балалар өчен балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм аннан читтә яхшы шартлар тудыру. Күп кенә питрәчлеләр районда тормышның әлеге якларын колачлаучы күп кенә программаларның тормышка ашырылуын бәяләп өлгерде инде....

"Бердәм Россия"нең Татарстан бүлекчәсе 30дан артык партия проектын тормышка ашыра. Безнең республикада 23 федераль партпроект эшли, шулай ук 9 региональ. Алар барысы да халыкны социаль яклауга, татарстанлыларның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов стратегиясен менә шушы бурычлар тәшкил итә. Ул, "Бердәм Россия" вәкиле буларак, партиянең позицияләренә зур игътибар бирә - халыкны социаль яклауга ил җитәкчелеге турыдан-туры җаваплы. Шуңа күрә республикада партиянең федераль проектлары өстәмә рәвештә региональ проектлар белән көчәйтелә.

Мөгаен, районыбызда яшәүче һәр кеше "Бердәм Россия"нең мондый актив позициясенә куана гынадыр. Соңгы өч елда гына да район авылларында дүрт яңа күпфункцияле үзәк, тагын бер клуб ачылды, Карповкада быел эшли башлый.

Ел саен әлегә кадәр авыл медицина хезмәткәрләре эшләгән тузган биналар урынына

яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пунктлары ачыла. Алар кече авылларда яшәүчеләрне, район үзәгенә барып йөрүдән арындыра, югыйсә алар өчен кышын авылның бер очыннан икенче очына бару да бик авыр.

Бигрәк тә балаларны кайгыртуга зур игътибар бирелә. Питрәчнең барлык иске мәктәпләрендә капиталь ремонт ясалган. Укучылар өчен шартлар яхшыртылган. Шулай ук районда өч елда тугыз яңа спорт мәйданчыгы ачылды, анда балалар гына түгел, олылар да бик теләп йөри. Тагын ике спорт мәйданчыгы Питрәчтә һәм Богородскида ачылачак. Ел башыннан район үзәгенең ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә - "Кыңгыраучык" һәм "Кояшкай" балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалды, алар танымаслык булып үзгәрде, балалар гына түгел, ата-аналар да моңа сөенеп туя алмый.

Соңгы елларда 120шәр урынга исәпләнгән ике яңа балалар бакчасы - Шәледә "Тургай" һәм Питрәчтә "Бәләкәч"нең ачылуы кайберәүләр өчен чын бүләк булды. Шуның нәтиҗәсендә районда балалар бакчаларына чират шактый кимеде. Моннан тыш, "Бәләкәч"тә иң кечкенә питрәчлеләр - ике яшьлек балаларны опекага алдылар.

- Район үзәгендә безнең балалар бакчасы ачылганчы өч яшькә кадәрге баланы мәктәпкәчә балалар учреждениесенә урнаштыру мөмкинлеге юк иде, - дип билгеләп үтте "Бәләкәч" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Елена Миронова. - Без инде ике яшьтән өч яшькә кадәрге 80 кыз һәм малай кабул иттек. Без ата-аналардан бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетәбез. Балалар бакчасы ачылуга бер ел вакыт узмавына да карамастан, без балалар белән бергәләп берничә грамота һәм бүләк яуларга да өлгердек.

- Икенче баланы балалар бакчасына урнаштыру мәсьәләсе белән без район хакимиятенә бардык һәм яңа балалар бакчасы ачылу турында ишетеп, бик куандык, - ди кечкенә Елизаветаның әнисе Наталья Лысова. - Район үзәгендәге балалар бакчаларына чират зур булганлыктан, кечкенә балаларны алмыйлар. Өч яшьлекләр чиратта алдарак торалар. Кызыма өч яшь юк иде, миңа эшкә чыгарга туры килде. Без бу бакчага, дөрестән дә, бик рәхмәтле. Шуны әйтеп үтәсем килә, олы кызым "Кыңгыраучык" балалар бакчасына йөри, бу бакчаны да быел ремонтладылар. Хәзер анда шартлар яңа балалар бакчаларындагы кебек искиткеч, без барыбыз да бик канәгать.

- Мин бу бакчаның ачылуына шулкадәр шат, ул безне проблемадан арындырды, - ди питрәчле Валентина Ямщикова, - ата-аналардан башка фикер ишеткәнем юк әле минем. Без балаларыбызга яраклашырга ярдәм иткән өчен тәрбиячеләргә, балаларыбызны бакчага урнаштырып, тыныч күңел белән эшли алуыбыз өчен район җитәкчелегенә чиксез рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса