Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Яшә, чишмә, яшә!

Безнең районда бүген 200 дән артык чишмә бар. Шуларның 73е төзекләндерелгән, халык рәхәтләнеп суын ала. 20 авылда суны чишмәдән алалар.

Ә менә бу чишмә безнең ярдәм итүне көтә

Борынгылар чишмә суын эчсәң, җирдән көч аласың, дип ышанганнар. Чыннан да, су чыганаклары тылсымлы көчкә һәм үзлеккә ия.
Җир астыннан бәреп чыккан чишмә һәркемгә сафлык, матурлык һәм зирәклек биргән. Тикмәгә генә кызлар күп вакытларын чишмә янында үткәрмәгән. Чишмә суы аларга көзге дә булып хезмәт иткән. Күп кенә гореф-гадәтләр чишмә белән бәйле. Барлык заманнарда, хатын-кызлар чибәр һәм бәхетле булырга теләгән. Кайбер җирләрдә кызлар чибәр булыр өчен таң атканда битләрен чишмә суы белән юарга тиеш булган. Гап-гади могҗиза! Изгеләр дә үз вакытында кеше кылган җиде игелекле гамәлнең берсе - чишмәләрне яңарту дип әйтеп калдыраганнар.
Аксакаллар элегрәк чишмәләрнең бик күп һәм бөтенесе дә каралган булуын искә ала. Безнең заманда башка кыйммәтләр артыннан куып, аларга сакчыл мөнәсәбәт чак кына югалмый калды. 2000 еллар башында чишмәләр белән яңадан кызыксына башладылар. Аларны архитектура-эстетик яктан гына түгел, санитария һәм гигиена таләпләре ягыннан да төзекләндерергә керештеләр.
Апакай чишмәсен генә алыйк. Аңардан 30 нчы еллардан ук файдаланганнар, тәре дә куелган булган. Әмма татарлар да аннан су алган. Бу җирдә гомер бакый тату яшәгәннәр, бернинди низаг чыкмаган. Суы иң тәмлесе саналган. Чишмәне гел карап торганнар: чистартканнар, тәртиптә тотканнар, төзәтеп торганнар. Бу чишмәгә район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин яңа тормыш бирә. 2002 елда чишмәнең исемен үзгәртәләр һәм "Апакай чишмәсе" дип йөртә башлыйлар. Яңа исем алгач, чишмә, әйтерсең, яңарып китә.
Авыл кешеләре күз алдында ике иркен беседка һәм ике кечерәк йорт пәйда була. Инженер планнары нигезендә чишмәне төзекләндерәләр. Матур клумбалар ясыйлар. Бу урын ямьләнеп китә. Яшьләр аеруча ярата бу урынны. Ул авыл халкында да бик хөрмәт ителә.
Апакай чишмәсеннән ерак түгел тагын бер су чыганагы бар. Биредә яшәүчеләр чишмәнең суыннан күптән файдалансалар да, аның тирә-яны төзекләндерелмәгән иде. 70 нче елларга кадәр чишмәне балык үрчетү хуҗалыгында яшәүчеләр һәм ленинококушкинолылар карап торган. Соңгы елларда бу эш белән беркем дә шөгыльләнмәгән. Чишмә ташландык хәлгә килгән. 2009 елның язында башлангыч сыйныф укытучысы Маһия Гайнетдинова җитәкчелегендә яшь экологлар Үшнә чишмәсен торгыза башлый. Бу эшне башлап җибәрү өчен ярдәм кулы сузучы кирәк була. Андый кеше табыла. Кошчылык фабрикасы директоры Илһам Кашапов булышлыгы белән чишмә төзекләндерелә башлый. Уртак көчләр белән аны тиз арада эшләп тә куялар. Исеме үзеннән үзе табыла. Сабантуй үткәрелә торган урында урнашкан булганга, аны Сабантуй чишмәсе дип атыйлар. Бу тирә күпләр өчен яраткан урынга әйләнеп китә. Күпләр бу урынны В.И.Ленин музееннан ким күрми. Биредә юбилей, тантана кичәләреүткәрәләр, туй машиналары да монда агыла.
Мондый мисаллар район буенча бик күп. Күп авыл җирлекләре хәзер үз чишмәләренә игътибарны арттыра, төзекләндерә.
Богородск авылы янында күпер эшләгәндә төзүчеләр бер урында көчле чишмә бәреп чыкканын күрәләр. Суны тикшереп караганнан соң, аның сыйфаты бик яхшы булуы ачыклана. Бүген исә җирле халык та, юлчылар да судан рәхәтләнеп файдалана. Питрәчтә дә элеккеге чишмәне төзекләндерделәр. Керәшен Сәрдәсендә часовнялы изге чишмә барлыкка килде.
Район администрациясендә үткән киңәшмәләрнең берсендә район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин әлеге мәсьәләне тагын күтәрде. Авыл җирлекләрендәге каралмаган чишмәләрне төзекләндерергә дигән карар кабул ителде. Барлык эшләр ел саен үткәрелә торган "Иң төзек чишмә" район конкурсы кысаларында уздырыла. Чараның максаты - табигатьне саклау, чишмәләрне төзекләндерү, карап тоту. Әлеге чара 19 майдан 5 июньгә кадәр үткәреләчәк. Конкурсның нигезләмәсе белән башкарма комитетта танышырга мөмкин. Конкурска йомгак район Сабан туенда үткәреләчәк. Конкурста җиңүчеләргә акчалата премияләрбиреләчәк. Беренче урынга - 10 мең сум, икенче урынга - 8 мең сум, өченче урынга - 5 мең сум премия каралган.
Чишмәләр - кешелек өчен изге урыннар булып торырга тиеш. Чишмә - тереклек чыганагы. Аның челетерәве генә дә әйтеп-бетергесез дәвалау үзлегенә ия. Чишмәләребезне карап, саклап, чистартып торсак иде.

Илшат Гайсаров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса