Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Яшь фермер авырлыклардан курыкмый һәм уңышка ирешәчәгенә ышана

Бүгенге көндә авылларда яшьләрнең бик сирәге генә тормышын авыл хуҗалыгы хезмәте белән бәйли.

Аларны аңларга да була, чөнки шәһәрдә эшкә урнашу мөмкинлеге дә, социаль уңайлыклар да, перспектива да зур. Шуңа да барлык авырлыкларга да карамастан, авылда яшәп эшләргә калучылар белән горурланасы гына кала. Надеждино авылыннан егерме яшьлек Эмиль Байгильдин бу авылда тумаган, шулай да тормышын авыл хуҗалыгына багышларга булган.

Социалистик ярышлар чорында Надеждино авылындагы "Коммунизмга юл" колхозында фермалар бик күп булган. Аннан соң ул вакытлар эссез югалды, колхозлар таралды, кырлар, фермалар бушап калды. Белгәнебезчә, ул чорларда биналар бик озак елларга җитәрлек итеп, нык итеп төзелгән. Шул чорның шундый биналарының берсен ремонтлап, Эмиль Байгильдин үз эшен башлап җибәрә.

- Без сыер абзарын ремонтлауны җәй алдыннан гына башлаган идек, җәйгә инде ул әзер иде. Шул вакытка грант алдык һәм утыз буаз тана алдык. Хәзер аларның егермесе бозаулады инде, без унтугыз көн эчендә егерме бозау алдык, - диде Эмиль Байгильдин. Ул шул вакыттан бирле крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы булып тора.

Үз эшеңне ачу җиңел эш түгел. Федераль бюджеттан финанслау каралган республика программасы монда бик урынлы.

- Башта терлекчелек белән минем туган абыем һәм олы абыем шөгыльләнә башлады. Мин һәрвакыт алар янәшәсендә булдым, ярдәм иттем, шуннан мин әлеге эш белән кызыксына башладым. Дәүләт авылда бизнес үсешен һәм эш башлаучы фермерларны һәрьяклап хуплый, ярдәм итә, шуңа да бу эш белән җитди шөгыльләнергә булдым, - диде эш башлаучы фермер.

Тормыш нигезе - хезмәт. Бу гаиләдә эшне ярату нәселдән килә. Эмиль Байгильдинның туган абыйсы Тимур Ходжаев та фермер, ул сарык үрчетү белән шөгыльләнә. Бу аның балачак хыялы булган.

- Хыялларны тормышка ашыру өчен тырышып эшләргә, эш башлаудан курыкмаска кирәк, - дип саный Эмиль. - Әлбәттә, авырлыклар булмый калмый, монда көн саен нинди дә булса сораулар килеп туа, әлегә без аларны хәл итүгә ирешәбез, - ди ул.

Хәзер "Э.Р.Байгильдин" крестьян-фермер хуҗалыгында ике сыер савучы һәм бер төрле эш башкаручы эшли.

- Хәзергә бездә савымнар зур түгел, көнгә 160 килограммга якын сөт савып алабыз. Алга таба, барлык сыерлар бозаулап бетүгә, күрсәткечләребез яхшырыр дип өметләнәбез. Янәшәдә генә тагын бер сыер абзарын торгыза башладык, баш санын арттырырга телибез. Әлегә азыкны сатып алабыз, киләчәктә җирне арендага алып, азыкны үзебез җитештерербез, дип планлаштырабыз, - дип планнары белән уртаклашты Эмиль.

Беркемгә дә сер түгел, фермерлык эше - җиңел хезмәт түгел. Монда авыл хуҗалыгын, терлекләрне генә ярату җитми, ә менеджмент белеме дә кирәк. Үзен әлеге һөнәргә багышлаган кеше эшчәнлекне планлаштыра, хокук нигезләрен, закондагы барлык үзгәрешләрне белергә тиеш. Эмиль Байгильдин да терлекчелек буенча курслар тәмамлаган, хәзер икътисади белем ала.

Ул эшен олы абыйсы киңәшләренә таянып башкара, килеп туган сорауларга интернеттан җаваплар эзли, уңышка ирешкән фермерлар тәҗрибәләрен өйрәнә. Эш башлаучы фермерга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Павел Егоров та үз киңәшләрен бирде, савымнарны арттыру, сөт җитештерүдә чыгымнарны киметү, бозаулар сакланышын тәэмин итү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде.

- Тулаем, безнең районда азык белән проблемалар юк, савым сыерлары баш саны артуга таба бара, сөт җитештерү узган елгыга караганда, өч тоннага артты, - диде ул.

Хәзерге вакытта барлык терлекчеләрне сөтне сатып алу бәясе төшүе борчый, терлекчелектә озак еллар эшләгән белгечләр дә кышын беркайчан да сөт бәяләре шулкадәр төшкәне булмады, ди. Ә бит кибет киштәләрендә сөт бәяләре үзгәрешсез калды.

Бүгенге көндә районда савымнар буенча "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ алда бара, анда бер сыердан уртача 20,8 килограмм сөт савып алына, икенче урында - "А.Р.Муллагалиев" КФХ (18,3 килограмм). "Макс Ойл" ҖЧҖ өченче урында бара, анда бер сыердан уртача 15,7 килограмм сөт савып алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса