Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Яшьлек, сәләт һәм иҗат илһамы

Ике көн дәвамында Питрәч район үзәгендә "Созвездие-Йолдызлык-2012" фестиваленең зона туры барды. Анда Балык Бистәсе, Кукмара, Лаеш, Питрәч районының яшь талантлары катнашты. Дүшәмбе жюри әгъзалары иҗади конкурска йомгак ясады.

"Үз җырларым белән кешеләргә бәйрәм, шатлык, якты хисләр бүләк итәргә хыялланам".

Питрәчлеләр республиканың иң популяр җыр конкурсларында катнашучыларны беренче генә кабул итми. Фестиваль питрәчлеләрнең гадәти тормышына бәйрәм төсмере биреп, иң күренекле мәдәни вакыйгага әйләнде.
"Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале заманча эстрада сәнгатендә иң зур фестиваль хәрәкәте булып тора. Ул Татарстан яшьләренең үзләрен иҗади яктан күрсәтүләрендә ярдәм итә. Башкаручыларның профессиональ яктан үсүенә, республиканың заманча музыкаль культурасы үстерергә ярдәм итә.
"Созвездие-Йолдызлык-2012" фестивале үзенең үзгәреш һәм яңарышларга рухландыручы динамик ритмнары, эмоцияләре, энергетикага бай күтәренке халәте белән сәләтле яшь башкаручыларны җәлеп итә. Ул елдан-ел киңәя бара, яңа катнашучыларны тарта. Конкурсның сайлап алу этабында иләк аша дистәләрчә яшь башкаручы үтте. Балалар өчен бу - зур сәхнәдә үз сәләтләрен ачу, күрсәтү мөмкинлеге. Питрәчлеләрнең әлеге проектка тәкъдим итәрлек иҗади талантлары - яшь артистлар потенциалы зур, милли сәнгатьнең традицияләрен дәвам итүче кабатланмас чыгышлар, безне яңа йолдызлар, талантлар балкышы белән гаҗәпләндерә. Фестивальдә катнашучыларның берсе әйтүенчә, җиңүчеләр арасында булу бик күңелле, ул үз җырлары белән кешеләргә бәйрәм, шатлык, якты хисләр бүләк итәргә хыяллана.
"Созвездие-Йолдызлык -2012" фестиваленең зона этабында безнең районның яшь артистлары 11 призлы урын яулады, икенче һәм өченче баскычларда дүртәр җиңүче булды. Дүрт катнашучыга махсус приз дипломнары тапшырылды. Безнең районнан зона этабында катнашкан 16 бала УНИКСта финал гала-концертында катнашачак.
Нәтиҗәләр - гаҗәпләндерерлек
Жюри әгъзалары өчен катлаулы эш тәмамланды. "Созвездие-Йолдызлык-2012" фестиваленең зона этабында "алтын", "көмеш", "бронза" призлары ияләре билгеләнде. Балалар сәнгать мәктәбе директоры Азат Шиһаповтан әлеге чара уңаеннан уй-фикерләрен белештек.
- Азат Рәисович, сүзне статистикадан башлыйк. Фестивальнең зона турында күпме бала катнашты?
- Питрәчтән 250 катнашучы, Балык Бистәсеннән 200 артист, Лаештан - 80, Кукмарадан - 120 катнашучы. Тулаем алганда, ике көндә сәхнәгә 700 дән артык яшь талант күтәрелде. Бу үзечнәлекле, кабатланмас талантлар балкышы иде. Аллага шөкер, без барысын да җайладык, урнаштырдык.
- Быелгы фестивальнең үзенчәлеге нидә иде?
- Быел беренче тапкыр "Хореография" номинациясендә 4 хореография коллективы тәкъдим ителде. Традиция буенча " Сәяхәт" (урта һәм өлкән группа), "Гретта" чыгыш ясады. "Пластилин" хореография коллективы безнең күз алдында туды дияргә мөмкин. Аның җитәкчесе безнең мәктәпне тәмамлаучы Ирина Моисеева кайчандыр "Сәяхәт"тә чыгыш ясый иде. Ирина бер ел эчендә әлеге искиткеч коллективны төзеде. Ул балалар бакчасы, 1 нче һәм 2 нче мәктәп укучыларыннан тора. Балалар фестивальдә һәркемне шаккатырды. Гала-концертта үзләренең ике искиткеч биюләрен - стильләштерелгән татар биюе, "Сюрприз" биюе белән чыгыш ясады.
- Фестивальдә яңа исемнәр ачылдымы?
- Питрәчлеләрнең чыгышлары чын ачыш булды, дисәм - ялгыш булмас. "Каенкай" балалар бакчасыннан Артем Вәлиев "Конферанс" номинациясендә, "Ритм" вокаль ансамбле, җырчы Ксения Коровина чыгышлары искиткеч булды. Ксения Коровина фестивальнең Махсус призын алды. Шулай ук Пановкадан Кристина Сергеева үзен күрсәтә алды.
- Фестивальдә элекке дипломантлардан кемнәр чыгыш ясады һәм узган елгы чыгышларыннан үзгәргәннәрме?
- Бу уңайдан Сабина Әхмәдова чыгышын билгеләп үтәсем килә. Узган ел 2 нче урын алган булса, быел - 1 нче урында. Жюри аның чыгышыннан тәэсирләнде. "Сәяхәт" хореография коллективы да үсеп киткән. Узган ел Махсус призга ия булсалар, бу юлы 1 нче урын яуладылар.
Лия Шәйдуллина, Альберт Хаммадиев өчен дә сөенәбез. Күз алдында үсәләр. "Восторг" турында әйтәсе дә юк. Аларның чыгышы жюри әгъзасы "Созвездие-Йолдызлык" фестивале генераль продюсеры Дмитрий Тумановны нык дулкынландырды.
Гомумән, барлык катнашучылар да башкару осталыгында шомара төшкән. Балаларның осталыгы елдан-ел үсә, башкару сыйфаты арта. Моны саннар да дәлилли: узган ел 16 призлы урын яулап алсалар, быел - 22.
- Республика этабында районнан кемнәр барачак?
- 1 нче һәм 2 нче урын алган призерлар.
Бөтенесе дә рәсми чакыру алды. Бу инде Казанда апрель аенда узачак суперфиналга туры юл.
- Сезнеңчә, Питрәчнең яшь артистлары башкару осталыгын ничек бәяләрсез?
- Үзебезнекеләрне дә, күрше районнарны да күз алдында тотсаң, бездә вокал мәктәбе бик көчле. Монда без алгы позицияләрдә һәм безгә тиңнәр юк. "Восторг" триосы һәм Юлия Макарованы атап, янә сүзләремне кабатлыйм. Аның турында жюри да Татарстанда иң яхшы тавыш булуын әйтә. Хореографиягә килгәндә балыкбистәлеләр көчле, Кукмарада вокаль ансамбльләр яхшы.
- Питрәч талантлары мөмкинлекләре турында ни әйтерсез?
- Алар бик сәләтле. Моны "Пластилин" хореография коллективы раслап тора. Алар инде аякка нык басканнар белән җиңел булмаган көндәшлектә югары нәтиҗә күрсәтте. Бик күркәм коллектив. Аларга зур өметләр баглап торабыз. Балаларга да, җитәкчеләренә дә хуплау сүзләре, рәхмәтләр һәм теләкләр күп әйтелде. Бу коллективны һәръяклап хупларга кирәклегенә басым ясалды.
- Жюрига аеруча нәрсә ошады. Аларның уртак фикере нинди?
- "Восторг"ка сокландылар. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина "Зәңгәр томан" җыры аранжировкасы үзенчәлеген, аны яңача, тулырак һәм матур яңгырашлы башкаруларын хуплады. Аңа да, жюрига да чыгышлары бик ошаган. Артем Вәлиев бөтенесен эчкерсезлеге белән гашыйк итте. Аның 3 чыгышын да жюри игътибарга алды. Профессиональләр буларак, Сабина Әхмәдова чыгышын билгеләп үттеләр.
- Нәрсә сөендерде, ни көендерде?
- Нәтиҗә бик сөендерде, билгеле. Балалар югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Күпләр үзләрен күрсәтә алды. Мин бик шат моңа. Киләчәктә дә аларны күз уңында тотачакбыз. Республика күләмендә бик яхшы чыгыш ясар өчен күп эшлисе дә бар әле.
Йомгак. Уңыш - талант һәм киеренке хезмәт ул
Яшь башкаручылар, биючеләр уңышка ирешү өчен укытучыларга күп хезмәт куярга туры килде. Әгәр уңышлы чыгыш артында - күп сәгатьлек репетиция, эзләнү, дулкынланулар. Сәхнәгә чыкканда бала да, укытучы да никадәр дулкынланганын алар гына белә. Казан көллиятендә джаз вокалына өйрәтүче Анжелика Горностаева әзерлек эшенә күп көч салган. Аның укучылары күп бүләкләр алды. Ә җиңүчеләр исәбенә түбәндәгеләр керде.
Махсус приз ияләре
"Артистлык өчен" - "Вокал-соло" номинациясендә беренче кече группа - Сөмбел Мифтахова.
"Җиңүгә омтылган өчен" - "Вокал-соло" номинациясендә беренче кече группа - Алинә Минһаҗева.
"Артистлык өчен" - "Вокал-соло" номинациясендә беренче кече группа - Ксения Коровина.
"Әдәби образ тудырган өчен" - "Хореография" номинациясендә - "Сәяхәт" хореография коллективы урта группасы.
Беренче урын ияләре
Зөлфәт Габдулин - "Вокал-соло" - икенче кече группа.
Сабина Әхмәдова - "Вокал-соло" - икенче кече группа.
Альберт Хаммадиев - "Вокал-соло" - урта группа.
Юлия Макарова - "Вокал-соло" - урта группа.
Зилә Гибатова - "Вокал-соло" - өлкән группа.
Руфинә Хәлиуллина - "Вокал-соло" - өлкән группа.
Игорь Дмитриев - "Вокал-соло" - өлкән группа.
"Божья коровка" Вокаль ансамбле - вокаль ансамбльләр - кече группа.
"Восторг" триосы - вокаль ансамбльләр - өлкән группа.
"Пластилин" хореография коллективы - "Хореография - кече группа.
"Сәяхәт" хореография коллективы - "хореография" - өлкән группа.
Икенче группа ияләре
Лия Шәйдуллина - "Вокал-соло" - урта группа.
Артем Вәлиев - "Конферанс".
"Веселые нотки" вокаль ансамбле - вокаль ансамбльләр - урта группа.
"Гретта" хореография коллективы - "Хореография" - кече группа.
Өченче урын ияләре
Камилла Сәләхетдинова - "Конферанс" - кече группа.
Кристина Сергеева - "Вокал-соло" - икенче кече группа.
Анна Тиханова - "Вокал-соло" урта группа.
Ләйсән Шакирова - "Вокал-соло" урта группа.
Әлбәттә конкурста катнашучылар барысы да җиңү турында хыялланган, аңа омтылгандыр. Әмма конкурс бик җитди. Фестиваль призерлары арасында үз исемнәрен ишетүчеләр өчен бу иң дулкынландыргыч минутлар булгандыр. Бу һәркемне рухландыра, канатландыра. Калган катнашучылар да сынатмады, начар чыгыш ясамады. Азат Рәисович конкурсның үсеш һәм тәҗрибә өчен яхшы мәктәп булуын билгеләп үтте. Әзерлек барышында балалар җырларга, костюм сайларга, сәхнә образын тудырырга, сәхнәдә үзләрен тотарга өйрәнә. Алар киләчәктә сәнгать юлын сайламасалар да, бу аларга тормышта ярап куячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса