Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Яшьләр файдалы эш белән мәшгуль булырга тиеш

Безнең районда яшьләр белән терроризм, экстремизм профилактикасы һәм милләтара мөнәсәбәтләрне җайлау эшен оештыру буенча зона семинары үтте.

Семинар эшендә республиканың сигез төньяк районыннан мәгариф системасы учреждениеләренең завучлары һәм оештыручылары, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре, башлангыч яшьләр оешмалары активистлары катнашты.

Хәзерге заман балаларының ата-аналарын аларның сәламәтлекләре һәм уку мәсьәләсе генә борчымый, ә балалары начар компанияләргә эләкмәсен иде, дип борчыла. Кызганыч, мондый хәлләр типик характер йөртә, бала билгеле бер яшьтә уртак кызыксынуларны берләштерүче нинди дә булса төркемгә керергә тели. Ә хәзерге вакытта "начар компания" тәнәфес вакытында тәмәке тартучы хулиган малайларның берләшүе белән генә чикләнеп калмый. Хәзер моңа күпкә катлаулы һәм куркынычрак нәрсәләр өстәлде. Акыл ягыннан ныгып җитмәгән яшь кешеләрне сагалап йөрүче төрле оешмалар бар. Мондый "аучыларның" эшчәнлеге нәтиҗәләре турында безгә көн саен телевидение һәм интернет аша хәбәр итеп кенә торалар: кайдадыр террористлар торак йортны шартлаткан, икенче бер җирдә яңа теракт әзерләгәннәр һәм башкалар. Яшүсмерләр һәм күп кенә яшь кешеләрнең үз фикерләре юк, аларның тормышка карата карашлары формалашмаган, шуңа күрә башкалар фикеренә бәйле булу алар арасында радикаль идеяләр таратуга этәрергә мөмкин. Шуңа да алар төрле деструктив оешмалар игътибарына эләгә дә инде.

- Террористик оешмалар социаль челтәрләрдә үз сафларына тарафдарларын җәлеп итү буенча актив эш алып бара, алар белән беррәттән милләтчелек идеяләры белән төрле группалар эшли, аларның кайберләре хәтта фашизмга да өнди. Моннан тыш, яшьләрне төрле чуалышларга һәм суицидка тарта. Аларны өйрәнгәннән соң, мондый төркемнәр белән бер үк үзәктән идарә итүләре ачыклана. Аларның максаты җәмгыятьне тотрыксызландыру, - ди Татарстан Республикасында антитеррористик комиссия вәкиле Марат Әскәров.

- Ә безнең җәмгыятьнең максаты - мондый радикаль күренешләргә каршы тору. Һәм бу юнәлештә төп ысулларның берсе ул - профилактика. Мондый эш алып бару, соңыннан аның нәтиҗәләре белән көрәшүгә караганда, һичшиксез, күпкә җиңелрәк һәм файдалырак.

- Яшьләр даими рәвештә нәрсә белән булса да мәшгуль булырга тиеш. Без төрле чаралар уздырырга һәм һәрбер кеше дә үзен берәр нинди файдалы һәм яхшы нәрсәдә тапсын өчен зуррак аудиторияне җәлеп итәргә тырышабыз, - ди Буа районыннан аграр яшьләр оешмасы активисты Рәниф Габделхәев.

Чынлыкта исә, әгәр дә яшь кеше начар компаниягә эләккән икән, димәк, ул яхшысын таба алмаган.

- Нәкъ тә сез яшьләр тормышын позитив белән тулыландырасыз һәм алар өчен мораль һәм закон сызыгыннан чыкмыйча, үзләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек биргән социумны булдырасыз, - диде Питрәч аграр яшьләр берләшмәсе бүлеге рәисе Наилә Таҗиева, залдагыларга мөрәҗәгать итеп.

Районыбызның иҗтимагый оешмаларының: Аграр яшьләр берләшмәсенең, "Форпост"ның һәм "Яшь гвардия"нең яшьләр арасында зур профилактик эш алып барулары, аларны патриотик тәрбияләүләре белән шөгыльләнүләре бәхәссез. Китапханәләр, яшьләр бүлеге һәм мәдәният бүлеге авыл яшьләрен һәм студентларын даими күз уңында тота.

- Бүген безнең районда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр тотрыклы, бәхеткә, районда халык үзара килешеп, тыныч яши, - ди Питрәч районы башлыгы ярдәмчесе Валентина Урысова.

Семинарның практик өлешендә җыелганнар антитеррористик квестта катнаша алдылар. Укучылар төрле халыкларның мәдәни гореф-гадәтләре һәм традицияләре турындагы белемнәре белән уртаклашты, импровизацион театраль куелышта катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса