Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Язның үз мәшәкатьләре

Районның "Соя Колай" һәм "Рацин-Шәле" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрендә язгы кыр эшләренә әзерлек темасына багышланган семинар-киңәшмә булып узды. Монда шулай ук терлекләрне кышлату мәсьәләсе дә каралды.

Язгы кыр эшләре башланырга да күп калмады. Булып узган киңәшмәне старт алды җыелышы дип тә атарга булыр иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Эдуард Дияров та язгы чәчүгә әзерләнергә санаулы көннәр генә калуын әйтеп китте. Шуңа да карамастан, семинарга кадәр телевидение белән берлектә үткәрелгән рейд (1апрельдә) кайбер хуҗалыкларда техниканың әле дә кар астында ятуын күрсәтте. Мәсәлән, "Газовик" авыл хуҗалыгы предприятиесенең барлык бүлекләрендә дә кырга чыгарга әзер түгелләр. "Питрәч азык-төлек корпорациясе"ндә дә шундый ук хәл күзәтелә. Яңа елга кадәр ремонтланган техника әле дә агрегатланмаган. Комиссия әгъзалары билгеләп үтүенчә, бу очракта "Азык-төлек корпорациясе" һәм "Герефорд" хуҗалыгы җитәкчеләре зур җавапсызлык күрсәтә. Моны ашлык складының түбәсеннән су үтүе,кар астында ятучы техника да дәлилли. Биредә тракторлар механизаторларга беркетелмәгән, ашлама сатып алынмаган. Районнның башка хуҗалыкларында да шушы һәм башка җитешсезлекләр байтак. Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләрнең сүзләренә караганда, барысы да акча мәсьәләсенә барып тоташа...
Язгы кыр эшләренә бөтен яктан әзерлек буенча тикшерүчеләрнең уңай бәяләмәсен "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасы алды. "Кощак" ачык акционерлык җәмгыяте ПСХ, "Агрохимсервис" ПСХ һәм "Марс" агрофирмасында чәчү алды кампаниясенә җаваплы караганнар. Район башлыгы билгеләп үтүенчә, соңгысында бүген яңа җитәкче эшләвенә карамастан, инде уңай нәтиҗәләр бар.
Семинар үткән ике хуҗалыкта да язгы чәчүгә әзерлек яхшы темплар белән бара. Мәсәлән, "Соя-Колай" предприятиесенең машина-трактор паркында семинарда катнашучыларның игътибарын барлык техниканың әзерлеге җәлеп итте. Биредә яңа "Роса" агрегаты да алып куйганнар. Ул уҗым культураларын тукландырачак. Әлеге техникада кырда 10-15 сантиметр кар ятканда да эшләп була. Шуңа ошаган "Туман" техникасы соңгы елларда "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасында эшли. Хуҗалык җитәкчесе Радик Зиннәтов сүзләренә караганда, ул үзен яхшы яктан гына күрсәткән.
Кырга чыгар алдыннан, әлбәттә, барлык механизаторларны да түләү бәясе кызыксындыра. Авыл хуҗалыгы семинарында да әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирелде. Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин Колай тракторчыларының берсеннән алда торган эшләрнең нормасы һәм хезмәт хакы күләменнән хәбәрдарлыгы белән кызыксынды. Тракторчы бу сорауга җавап бирә алмады, бары аптыраган кыяфәт белән иң башларын гына сикертеп куйды. Тырышып эшләгәндә бер сменага 3-4 мең сум акча эшли алачагын аңлатып күрсәткәч, ул хәтта сөенеп тә куйды. Әлбәттә инде, механизаторларга түләү нормасы хакында аңлатмаган өчен район башлыгы хуҗалык җитәкчесенә һәм икътисадчысына шелтә белдерде. Шундый ук мәсьәлә "Шәле-Рацин" машина-трактор паркында да күтәрелде. Семинарда катнашучылар биредә дә язгы кыр эшләренә тулысынча диярлек әзер булуларын күрделәр. Соңыннан терлекчелек комплексында яңартылган тудыру бүлеген карадылар Биредә бозаулар бик яхшы шартларда яши. Бу башка хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләргә үрнәк итеп күрсәтелде.
Семинар-киңәшмәгә Шәле авылы мәдәният йортында йомгак ясалды. Монда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азы-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов катнашты. Ул терлекчелек торышы, субсидияләү, ашлама белән тәэмин итү буенча тирән анализ ясады. Семинарны район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин йомгаклады. Ул һава шартларының безне көтмәгәнлеген, язгы кыр эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып чыгарга кирәклеге хакында искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса