“Йөз яшь тулганын сизми дә калдым...”

Хәлимә Гыйбашева - кырларда, фермаларда, урман һәм предприятиеләрдә көндәлек авыр эш башкаручы хезмәт кешеләре буыныннан. Революция, сугыш, сугыштан соңгы авыр еллар... Бу көчле ихтыярлы, чыдам хатын-кызга барысын да күрергә туры килгән. Еллар аны чыныктырган гына, инде йөз яше тулуга карамастан, бүген дә аек акыллы, нык карашлы, яхшы хәтерле әле ул.
Хәлимә Гыйбашева - моннан йөз ел элек хезмәт сөючән кешеләре белән дан тоткан данлыклы Шәле җирлегендә дөньяга килгән. Бер гасыр эчендә шатлыгын да, кайгысын да бик күп кичерергә туры килгән аңа.
Яшьлегендә мәктәпне тәмамлап, алга таба укуын дәвам итәргә хыяллана ул. Ә унҗиде яше тулган көнне аны авылдашы Фәйзерахман урлап алып китә. Шулай итеп, яшь кыз өчен ыгы-зыгылы гаилә тормышы башлана. Алга таба уку турында хыялларын да онытырга туры килә. Тиздән яшь парның уллары туа. Тик ул баланы Хәлимәгә ялгызы гына үстерергә туры килә. Фәйзерахман йөзләгән якташлары кебек үк Ватаныбызны явыз дошманнан саклап сугыш кырында ятып кала. Ә Хәлимә гомере буе иренә тугры булып кала, башка ир-атлар ягына борылып та карамый, бүген дә йөрәгендә хәләленә булган мәхәббәт утын сүндерми саклый.
Хәлимә Гыйбашева - бөтен гомере буе фермада эшли. Вахитов исемендәге колхозның беренче сыер савучысы була ул. Җитәкчеләре аны эш сөючән, тырыш булганы өчен хөрмәт итә. Гомере буе алдынгылар сафыннан төшми Хәлимә. Үз вакытында колхозның иң яхшы сыер савучыларын да аның исемендәге кубок белән бүләклиләр. Үзенә бирелгән бүләкләрнең дә исәбе юк. Медаль, грамота, рәхмәт хатларын санап бетерерлек түгел.
Алтмышынчы елларда танылган рәссам тырыш Шәле терлекчеләре турында картиналар яза. Алар арасында Хәлимә Гыйбашева да була.
- Ул һәркем өчен үрнәк булды, - ди үзе дә гомере буе фермада бозау караучы булып эшләгән туганы Әлфия Әхмәтшина, - ул өйдә дә, фермада да гел беренче булды. Без бар эшне дә аның кебек эшләргә тырыштык. Барыбыз өчен дә игътибарлы, ихтирамлы, кайгыртучан туган булды ул.
Бүген йөз яшьлеген билгеләп үткән көндә үз тормышын яңабаштан хәтереннән кичерә Хәлимә апа. Аның хәтере яхшы әле, бары тик күзләре күрми һәм аяклары начар йөри. Тик аның моңаеп утырырга вакыты юк, янәшәсендә оныклары, оныкчыклары, хәтта оныкчыкларының балалары аңа күңелсезләнергә ирек бирми. Туган көнендә дә аның йорты балалар тавышы, тәмле ризык исенә тулып тора иде.
-Бүгенге көндә бер кайгым да юк, тормышым түгәрәк, моның өчен балаларыма меңнән-мең рәхмәт әйтәм, - ди Хәлимә әби.
Хәлимә Галиулла кызын тәбрик итәргә бу көнне район башлыгы Эдуард Дияров та килде. Ул юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә котлап бүләкләр, чәчәкләр бүләк итте. Ә иң мөһиме - Хәлимә апага сәламәтлек теләде. Юбилярны шулай ук район социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина, Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов та котлады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 август 2022 - 09:18Питрәчлеләрне балык тоту буенча ярышларда катнашырга чакыралар Ярышларда бары тик районда яшәүчеләр генә катнашачак.2300
-
16 август 2022 - 08:12Питрәчле машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия мәгълүматлары буенча3600
-
15 август 2022 - 12:50Питрәчлеләргә яңа җитәкчене тәкъдим итәбез Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең 126 нчы янгын-коткару бүлеге башлыгы итеп эчке хезмәт майоры Илшат Мәхмүтов билгеләнде.23800
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.10200
-
15 август 2022 - 10:34Мини-футбол буенча район чемпионатында 12 нче тур уеннары узды Моңа кадәр 11 җиңү яулаган «Виктория» беренче җиңелүгә дучар булды.24900
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
29 июль 2022 - 15:14Питрәч районы яңалыклары
-
16 август 2022 - 09:18Питрәчлеләрне балык тоту буенча ярышларда катнашырга чакыралар Ярышларда бары тик районда яшәүчеләр генә катнашачак.2300
-
16 август 2022 - 08:12Питрәчле машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия мәгълүматлары буенча3600
-
15 август 2022 - 12:50Питрәчлеләргә яңа җитәкчене тәкъдим итәбез Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең 126 нчы янгын-коткару бүлеге башлыгы итеп эчке хезмәт майоры Илшат Мәхмүтов билгеләнде.23800
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.10200
-
15 август 2022 - 10:34Мини-футбол буенча район чемпионатында 12 нче тур уеннары узды Моңа кадәр 11 җиңү яулаган «Виктория» беренче җиңелүгә дучар булды.24900
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов15800
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.230800
-
22 июль 2022 - 08:00Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.275300
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**251000
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган234300
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.201000
-
29 июль 2022 - 11:14Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз артуы күзәтелә, әмма яңа чикләүләр кертү таләп ителми.200800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика