Алга
  • Рус Тат
  • Зарланмыйк әле, җәмәгать!

    Аптырыйм мин бүгенге көндә тормыштан зарланып яшәүчеләргә. Тегесе җитми, бусы җитми, диләр, адым саен хөкүмәтне сүгәләр. Ә үзләре тормышлары яхшырсын өчен бармакка бармак та сукмыйлар.

    Югыйсә, як-ягыгызга карап карагыз әле, җәмәгать. Җир җимертеп эшләүче кешеләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар бит. Үз эшен башларга теләүчеләргә субсидияләр, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү өчен аз процентлы кредитлар бирәләр. Соңгы елларда районыбызда йөзләгән гаилә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аркылы субсидияләр алып, үз эшләрен ачып җибәрде. Аллага шөкер, хөкүмәтебез эшлим дигән кешегә ярдәмен күрсәтеп тора. Кайчан күрелгән хәл ди, теләгән кеше бүген ферма кадәр ферма да төзи ала! Районыбыз да гаилә фермаларын ярдәменнән ташламый. Әле бит аның хәзер грант дигәннәре дә бар. Анысын отып, җаның теләгән эшне ачып җибәрә аласың.
    Боларны каян белә икән бу Хәдичә әби димәгез, мин бит район газетасының бер санын да калдырмый укып барам, телевизордан Лилия кызым сөйләгәннәрне дә яратып тыңлыйм.
    Безнең яшьлектәге вакыт белән чагыштырганда, хәзерге тормыш җәннәт белән бер. Һәр өй саен икешәр машина, өй эченә керсәң, бөтенләй чыгып булмый, күпләрдә бүлмә саен телевизор, икешәр суыткыч. Ә табыннарыбызны әйтмим дә инде муллыктан сыгылып тора. Шулай да зарланабыз. Һаман нәрсәдер җитми, һаман күбрәк кирәк. Күпләр кешелек дигән сыйфатларын онытып баралар. Хәзер авылда да тормыш шәһәрчә. Күршегә күрше керү юк, һәркем эштән кайта да, йә телевизорга, йә компьютерга барып кадала. Алай ярамый, җәмәгать. Туганнар, күршеләр белән аралашып, бүгенге мул тормышны мәгънәле итеп яшәргә кирәк.
    Сүз дә юк, кемдер китергәнне көтеп, берни эшләми ятучыларга тормыш авырдыр. Тик андыйлар күп түгел. Хәзер күпләр, тормыш арбасыннан төшеп калмас өчен, өстәмә эшләр булдыра. Көч-куәтле чагында аякка басып калырга тырыша. Шул рәвешле балаларын да эш сөяргә өйрәтеп үстерә. Ә кулы эш белгәннәр тормышта беркайчан да югалып калмый. Үземнең ике улым да шәхси ярдәмче хуҗалыкларында үз эшләрен булдырды. Хәләл акчалары белән балаларын укыттылар. Оныкларым да, кайсы укуда, кайсы эштә булуга карамастан, әти-әниләренә ярдәм итеп торалар. Бер оныгым бюджет эшендә эшләвенә карамастан, кредитка фотоаппарат сатып алды. Туйларда, бәйрәмнәрдә рәсемгә төшереп өстәмә акча эшләү нияте. Оныкларым әти-әни җилкәсенә генә салынып яшәргә ярамаганлыгын яхшы аңлый.
    Һәрвакыт зарланып, уфтанып, үз-үзеңне бетереп яшәгәнче яшәүнең, эшнең тәмен белеп яшәгез дип киңәш итәм сезгә, оланнар! Мин инде яшь кеше түгел. Тормышның төрлесен күрдем. Тик бүгенге кебек матур, бай тормышны күргәнем булмады. Безнең буынга мондый заман туры килсә, әллә ниләр майтарыр идек! Җитәкчеләребезгә рәхмәт, пенсиябезне арттырып торалар, җылы өйләребездә балаларыбыз, оныкларыбызның уңышларына куанып яшисе генә кала.
    Бүгенге тормыш адәм балаларына Аллаһы Тәгаләнең биргән бүләге ул. Шуңа күрә яшәүнең мәгънәсен белеп, аны эш белән бизәп яшәгез, туганнарым!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: