Алга
  • Рус Тат
  • Последние новости - стр новостей

    • 19 февраль 2020 - 15:20
      Җиңү алып килгән хатын-кыз
      Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан без «Безнең гаиләдә герой бар» рубрикасын яңартабыз. Кадерле укучыларыбыз, безгә үзегезнең әби-бабайларыгыз, әти-әниләрегез, абыйларыгыз турында хикәяләр, очерклар җибәрегез.
    • 19 февраль 2020 - 15:16
      Батырлыгыгыз алдында баш иябез!
      Шәле авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыймадиев Хәким Минһаҗ улына 96 яшь тулды.
    • 19 февраль 2020 - 15:11
      Укучының уңышы укытучының осталыгыннан тора
      Республика олимпиадаларында 200дән артык питрәчле катнашты. Район укучылары 18 призлы урын алды. Лидер - район үзәгенең икенче мәктәбе. Югары нәтиҗәләргә ирешү серләрен без укучылардан һәм аларның остазларыннан сорап белдек.
    • 19 февраль 2020 - 15:07
      Еллар уза, әмма хәтер мәңгелек
      15 февральдә соңгы совет солдатының интернациональ хәрби бурычын намус белән үтәп, Әфганстаннан чыгуына 31 ел тулды.
    • 19 февраль 2020 - 15:03
      Районда беренче тапкыр «Төнге чаңгы ярышлары» узачак
      Барлык спорт сөючеләрне «Вперед»-«Алга» район газетасы призына чаңгы ярышлары буенча район беренчелегенә чакырабыз.
    • 14 февраль 2020 - 11:01
      Гашыйклар көнендә яраткан кешегезне ничек сөендерергә белмисезме? Укыгыз!
      Бүген бөтен дөнья Гашыйклар көнен билгеләп үтә. Яраткан кешегезгә бүләк эзләп баш ватасыз һәм сөйгән ярыгызны ничек гаҗәпләндерергә белмисезме? Ничек итеп оригиналь һәм үзенчәлекле бүләк ясап булуы турында безнең мәкаләдә сөйләячәкбез.
    • 14 февраль 2020 - 10:54
      Чын рыцарьлар бүген дә бар
      Рыцарьлар турында сүз барганда безнең күз алдына әкияти замоклар, урта гасыр аренасы, тимер киемле баһадирлар, сөйкемле хатын-кызлар, кылычлар белән сугыш килә.
    • 14 февраль 2020 - 10:49
      Шәле мәктәбе укучысы республика конкурсында катнашучы сертификаты алды
      Питрәч район суды рәисе Ирек Нәбиев тантаналы рәвештә Шәле мәктәбе укучысы Исламия Сафинага юрист көненә багышланган республика иншалар конкурсында катнашучы сертификаты тапшырды. Конкурс ТР Суд департаменты идарәсе тарафыннан “Адан Яга кадәр гадел хөкем” проекты кысаларында оештырылды.
    • 14 февраль 2020 - 10:43
      «Төп максат - халыкның иминлеге»
      Безнең районга эш визиты белән ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров килде.
    • 14 февраль 2020 - 10:33
      Боз сарае җанатарларны көтә!
      Киләсе ял көннәре спорт ярышларына бай булачак.
    • 12 февраль 2020 - 17:45
      2022 елда өч яшькә кадәрге барлык кечкенә питрәчлеләргә балалар бакчаларына урыннар булдыру планлаштырыла 
      "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә Питрәч районында иң зур балалар бакчасы төзелде инде.
    • 12 февраль 2020 - 15:07
      Дәүләт хезмәтләре порталы - уңайлы һәм тиз
      Хәзер белешмә, документлар, квитанцияләр алу өчен сәгатьләр буе чиратта торырга кирәкми. Баланы балалар бакчасына яздырырга, салымнар һәм штрафлар түләргә, паспортны рәсмиләштерергә, машина йөртү таныклыгы алырга, бурычларны белергә... Боларны һәм башкаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләргә мөмкин. Кулланучылар иң күбе салым хезмәте сайтына керә.
    • 12 февраль 2020 - 15:05
      Сакланганны Ходай саклар
      Бүгенге көндә Ухань шәһәрендә барлыкка килгән коронавирус эпидемиясе бөтен дөньяны киеренкелектә тота. Күп миллионлы шәһәр – санитар блокаданың тыгыз боҗрасында. Безнең ил Кытай белән япты, россиялеләрне аннан ашыгыч рәвештә эвакуациялиләр. Татарстанда әлегә коронавирус белән бер генә авыручы да теркәлмәгән. Шул ук вакытта аэропортларның үткәрү пунктларында чит илләрдән килгән рейсларның пассажирлары һәм экипажлары даими рәвештә тикшерелә. Ә республика хастаханәләрендә ОРВИ белән авыручылар өчен 919 койка әзерләнгән. Без коронавирусның куркынычы нидә икәнен, аннан ничек сакланырга һәм питрәчлеләрне бу авыру куркытканмы-юкмы икәнлеген белергә булдык.
    • 12 февраль 2020 - 15:02
      “Әниебез тырыш, игелекле һәм көчле рухлы булды”
      Күн авылында яшәүче хезмәт ветераны Мәрзия Карип кызы Шәриповага 90 яшь тулды. Аны туган көне белән котларга район хакимияте, социаль яклау бүлеге һәм ветераннар советы вәкилләре килгән иде. Алар юбилярга чәчәк бәйләме һәм район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән бүләк, шулай ук Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты тапшырдылар. Чәй табыны артында юбиляр үзе турында сөйләде.
    • 12 февраль 2020 - 14:59
      Быел нинди йортлар, ишегаллары һәм юллар яңартылачак?
      Быел күп фатирлы йортларны ремонтлау буенча республика программасы буенча районның биш авыл җирлегендә берничә йорт капиталь ремонт ясалачак. Шулай ук республика программасы буенча кайбер ишегаллары да төзекләндереләчәк. Муниципаль юл фонды акчасы ярдәмендә юлларны ремонтлау дәвам итәчәк.
    Реклама