Алга
  • Рус Тат
  • Главная новость

    • 26 июль 2019 - 13:31
      Кечкенә ферманың зур уңышлары
      Җәй – терлекчеләр өчен иң уңайлы вакыт. Сыерлар менюсында яңа өлгергән һәм сусыл үләннәр күп булу сәбәпле, көтүлек чорында сөт җитештерү күләме арта. Терлекчеләр кышка азык әзерләү турында да онытмыйлар. Бүгенге көндә Социалистик Хезмәт герое Надежда Галочкина исемендәге А. З. Фәсхетдинов гаилә крестьян-фермер хуҗалыгында да нәтиҗәле эш алып барыла. Быел ферма үзенең сигез еллыгын билгеләп үтәчәк.
    • 24 июль 2019 - 08:33
      Менә бу йомырка тәбәсе, ичмасам!
      Кабатланмас, үзенчәлекле “Скорлупино” Бөтенроссия фестивале үз кунакларын инде дүртенче ел рәттән сөендерә һәм сокландыра. Бу бәйрәмдә катнашу өчен Питрәч җиренә ел саен илебезнең төрле почмакларыннан җыелалар. Быел фестивальгә Россиянең унсигез төбәгеннән ун меңнән артык кеше килгән иде. Ә күңел ачуларның төп герое – яңарышны, хәрәкәтне, үсешне гәүдәләндерә торган, дөньяга яратылу символы булып саналган йомырка.
    • 19 июль 2019 - 15:38
      "Скорлупино” фестивален күрми калма!
      Иртәгә, шимбә көнне, 20 июльдә Питрәч авылының Наратлык урманында "Скорлупино” Бөтенроссия фестивале узачак. Бәйрәм программасы бик бай һәм кабатланмас булыр дип көтелә.
    • 17 июль 2019 - 14:47
      Туган авыл - изге җир
      Соңгы елларда авыл бәйрәмнәре үткәрү матур традициягә әйләнде. Үзенең туган җиренә карата күңелендә иң җылы хисләр йөрткән һәркем кендек каны тамган авыл туфрагын сагына, күп еллар читтә яшәсә дә бер кайтып авылдашлары белән күрешү өчен ашкынып тора. Белкино һәм Керәшен Сәрдәсе авыларында үткән бәйрәмгә әти – әниләре янына гел кайтып йөрүчеләр дә, инде сирәк булса да бушап калган туган йортларын барлап китүчеләр дә, буш нигезләрен сагынып кайтучылар да җыелган иде.
    • 12 июль 2019 - 15:05
      Игелекле хезмәт ел әйләнәсе үз җимешләрен бирә
      Хәзерге вакытта безнең районда җәйге хезмәт лагерьлары проектында сигез мәктәп һәм 2000 бала катнаша. Хезмәт лагерында эш ике юнәлештә алып барыла. Беренчесе – мәктәп яны участогында эш, икенчесе белем бирү планы буенча уза. Хезмәт тәрбиясендә 7-9 нчы сыйныф укучылары катнаша.
    • 3 июль 2019 - 13:47
      Савым – югары, маллар – көр
      Җәй – терлекчеләр өчен иң яхшы чор.
    • 1 июль 2019 - 15:05
      Питрәчлеләр Европаның иң зур татар авылында - Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар
      Безнең делегацияне башкарма комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин җитәкләде.
    • 28 июнь 2019 - 14:54
      Авылларда кызу печән өсте
      Яхшы азык базасы булдыру – югары савымнар, терлекчелек тармагында артымнар, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисады тотрыклы үсү, ә авыл хезмәтчәннәренең тормышы имин булачак дигән сүз.
    • 26 июнь 2019 - 15:05
      Күз яшьләре, курку, соклану һәм аңлатып булмаслык горурлык
      Бөек Ватан сугышында һәлак булган барлык сугышчылар истәлегенә багышлап, Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Гавриловның туган авылында "Әлбәден" хәрби уеннары" фестивале узды. Анда 150гә якын реконструктор катнашты, көн дәвамында фестиваль чараларында Россиянең 15 регионыннан килгән 8000нән артык кунак булып китте, республика районнарыннан 12 яшьләр командасы спортның хәрби-кулланма төре буенча чемпионатта үзара көч сынашты, 200дән артык кеше хәрби-тактик уеннарда катнашты. Петр Гавриловның бердәнбер музей йорты бу көнне бөтен республикадан килгән 1500дән артык кешене кабул итте. Монда алган хис-кичерешләрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Бөек Ватан сугышының беренче көнен реконструкцияләү һәр кунакта, фестивальдә катнашучыда курку, күз яшьләре, соклану һәм горурлык хисләре уятты.
    • 21 июнь 2019 - 10:21
      Балны һәркем ярата, әмма һәркем дә умарта тотарга батырчылык итми
      Умартачылык – теләсә кемнең кулыннан килә торган эш түгел.
    • 19 июнь 2019 - 13:39
      Складлар сусыл азык белән тулылана
      Авыл халкы өчен кызу эш вакыты җитте. Болыннарда, басуларда азык әзерләү кызганнан-кыза бара. Азык хәзерләүчеләр көне буе тырышып эшли, алар терлекләр өчен кышкы азык запасы булдыруда җаваплы булуларын яхшы аңлый.
    • 18 июнь 2019 - 09:52
      "Китап бәйрәме" Питрәчкә килеп җитте!
      Быел данлыклы, бай тарихлы Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тула.
    • 16 июнь 2019 - 06:29
      Хөрмәтле сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәткәрләре, бу өлкәдә эшләгән ветераннар!
      Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
    • 14 июнь 2019 - 14:07
      Милли проектлар депутатлар игътибары үзәгендә
      Питрәчтә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе конференциясе узды.
    • 11 июнь 2019 - 11:34
      Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
      Район авылларында халыкның яраткан бәйрәме - сабантуйлар гөрләде. Вакыт күп гасырлык тарихы булган бәйрәмгә үз үзгәрешләрен кертә, әмма аның төп бизәкләре - шатлык, бәхет, дуслык хисләре үзгәрешсез кала. Сабантуй һәр елны һәркемнең күңелендә онытылмас хатирә булып кереп кала.
    Реклама