Питрәчнең ылыслы чибәре утлар кабызды
Питрәчтә төп чыршының ачылышы 25 декабрь көнне узды.
Бәйрәмгә килүчеләрне әкияти тамаша, төньяк боланнары, фейерверк, тау шуулар көтте. Шулай итеп районда яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар башланып китте.
Шул ук кичне районның барлык чыршылары, шул исәптән авыл җирлекләрендә дә, утларын яндырды. Алар барысы да иң яхшы чыршы бизәлеше дип аталган район күләм конкурсында катнашалар. Әзерлек ни дәрәҗәдә бара икән, бу турыда алдагы сюжетта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа