Һай, бу телефон!
(Хикәя)
Ял көне. Апрель кояшының якты нурлары һәр тәрәзәдән кереп, өй эчен җылытып, ямьләндереп, күңелне шатландырып, нәрсәдер эшләргә өндәп, җилкендереп торалар сыман. Һәрхәлдә, Әминәгә шулай тоелды. Өйне җыештырудан башларга кирәк. Ул башта тузаннарны сөртергә, серванттагы савыт-сабаларны матур итеп, тезеп куярга, аннары идән юарга дип, зу-ур план корып, җилкенеп йөргәндә, кесә телефоны чылтырый башлады.
-Әйе, тыңлыйм, тыңлыйм сезне... Ал-ло, ал-ло!
Җавап бирүче юк. Телефонын тыңлый-тыңлый, ул диванга ипләп утырып, көтә башлады. Ниндидер шау-шу, сөйләшү, көлешү ишетелә. Кунак табыны булса кирәк. Таныш тавышлар да ишетелгәндәй. Әнә, Әминәнең дәү апасы Вәлимә сөйли:
- И-и, туганнарым, гомер ике килми. Исән-сау чагыбызда, очрашуларыбыз ешрак булсын иде. Сиңа, Фәрзәнә сеңелем, бик зур рәхмәт, мул табын әзерләп, безне чакырганың, очраштырганың өчен, гомерең буе балаларыңның, туганнарыңның игелеген, ярдәмен тоеп, сау-сәламәт булып, озын-озак яшә. Мөхәммәт галәйһиссәламнең бер хәдисен әйтим әле: ”Нәсел-нәсәбегезне белегез, кардәшләрегезгә барыгыз, чөнки бергә яшәсәгез дә, өзелгән туганлыкта якынлык юк; еракта торсагыз да, йөрешкән туганлыкта ераклык юк”. Хәдис – гарәп сүзе, иң яхшы сүз дигәнне аңлата.
Әминә, телефонын кочаклап, елап җибәрде: шул табынга – Фәрзәнә әзерләгән табынга мин ник сыя алмадым икән!? Фәрзәнә белән бергә уйнап үстек, бер класста укыдык бит! Әтиләребез бертуган. Авыру түгел ләбаса мин: авызымнан, борынымнан агып тормый!
Әминә, күз яшен сөртеп, тагын гөрләп торган табынның шау-шуын тыңларга тотынды. Әнә, кайсыдыр теләкләрен рифмалы юллар аша җиткерә:
Бәхет, саулык, муллык, шатлык
Телим сеңелем – бәгыремә.
Тормыш юлларыңда акыл
Юлдаш булсын сиңа мәңгегә.
Әлеге тавышның икенче апасыныкы – нәни апа Нәкыянеке булуын таныды Әминә. Табын теләкләр әйтү, үзара сөйләшүләр, көлешүләр, ашау-эчүләр белән дәвам итте. Шулар арасында ханым үзенең исемен ишетеп гаҗәпләнде. Мине чакырмаганнарына үкенәләр ахрысы дигән уй башыннан йөгереп узды.
- Әминә моңа кадәр дөньяның артына тибеп яшәде. Министр хатыны диярсең, билләһи... Борыны бик чөенке иде инде, - диде берсе. Бу сүзләр Фәрзәнәнең җиңгәсе Фәнисәнеке иде.
- Ире үлгәч, тормышын тартып бара алырмы-юкмы – карарбыз. Бик булдыклы булып кыланган була инде, хәчтерүш... – боларын Әминәне бик якын итеп, яратып йөргән дусты - сердәше әйтте. - Иреннән күп акча, байлык калды, диләр. Туздырып бетереп, бөлгенлеккә төшеп, хур булырмы...
Менә сиңа мә! Боларга минем нинди зыяным тиде икән соң!? Ник мине бу кадәр тәмләп “чәйниләр” икән? Дәү апасы Вәсимә:
- Фәрзәнә, гөбәдияне бигрәк тәмле итеп пешергәнсең. Авызда эреп китә. Безгә дә ничек пешерергә икәнен өйрәтерсең әле, - дип, сүзне икенче якка борды. Тик борылып җитмәде. Башланган “әйбәт” теманы дәвам итәргә теләүчеләр калган икән. Нәни апасы Нәкыянең эчен пошырган фикере әйтелмичә кала язган бит!
- Киявебез Рәмис бик уңган иде шул. Бизнесын да алып барды. Балаларын укытты, эшкә дә шәп урнаштырды: авызлары - солыда, артлары – җылыда. Кызы – банкта, малае – ТАИФта.
- Ире үлгәнгә бер ел чамасы гына үтте. Ә Әминә апаебыз бизәнә-ясана, яңадан-яңа киемнәр алып тора. Күзләре уттай яна, уйнаклый. Кияү кирәксенә бугай... – дип, сүзгә кушылды Фәрзәнәнең сеңелесе.
- Һәр ел саен чит илгә барып, ял итеп кайта. Иреннән күп акча калган, күрәсең...
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа