Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Төш (хихәя)

                                            
- Мин сезгә бер кызык хәл, ягъни мәсәлән, төш сөйлим әле, бүлдерми генә тыңлагыз, - дип, Миңлебану сүзен башлады.
Капка төбендә утыручы әбиләр, ханымнар тыңларга әзер икәнлекләрен белдереп, тамакларын кырып, озын эскәмиядә җәелебрәк, ипләбрәк утырдылар.
- Җәмил белән дуслашып йөрибез. Авыл читендә генә матур болын бар: яшеллеккә, аллы-гөлле чәчәкләргә карап хозурланабыз. Егетем шул болынга якын гына торган бер өйгә алып керде. Анда апа тиешле туганы яши, имеш, хәл беләбез, янәсе... Тик өйдә беркем дә юк, ә өстәл тулы тәм-том. Мичтә пешкән таба ризыкларының тәмле исе борынны кытыклый, тизрәк татып карыйсы килә. Егетем:
- Әйдә, тамак ялгап алыйк, - дип әйтүгә, өстәл артына барып утырдым да ашый ук башладым. Ризыклар телне йотарлык. Тамагым туйгач, кайтырга җыена башладым.
- Кая бармакчы буласың? - ди Җәмил. - Мин сиңа өйләнәм, шуңа күрә монда алып кердем, - ди.
- Болай өйләнү кешеләрчә түгел бит! – дим.
- Безнеңчә! - ди.
Ярар, безнеңчә икән, безнеңчә! Риза булдым. Өч көн үткәч, тәмле ризыкларны ашап бетергәч, ир дигәнем өенә алып кайтты мине. Яши башладык. Авырга уздым. Иремә бер сүз дә әйтмим. Төн уртасында, тәмле йокымны бүлеп, мине уята бу:
- Ник миңа төртәсең? – ди. Кулыннан тоттым да корсагым өстенә куйдым. Ә анда ... балам тибенепме тибенә! Ир дигәнем сикереп торды да и-и дулый, и-и дулый:
- Шушы көнгә кадәр балабыз буласын ник әйтмәдең!? Бер дә кешеләрчә түгел инде!
Ярый әле, икебез генә яшибез. Кыяфәтен күрүче кеше юк: чәчләре тузгыган, борын яфраклары киңәйгән, ярыштан кайткан ат диярсең, өй буйлап, яланаяк шап-шоп басып йөри, күрсәң...
- Син миндәге үзгәрешләрне күрмисеңме? – дим. – Тагын бала алып кайтсам, анысын да әйтмим. Үзең күр, үзең бел...
Алты малай таптым. Җиденчесе кыз булды. Ирем бала табасымны корсагым зурайгач кына белә. Балабыз туган саен:
- Кешеләрчә булмады инде... – ди иде.
Кызымны алдыма утыртып, сөйгән чагымда, Җәмилем йөткереп җибәрде. Уянып киттем. Аның кулын бала итеп, сөеп ятышым булган икән.
Миңлебану көлде дә:
- Әле сөйләгәннәрем төш иде. Төшкә ниләр генә керми! Җәмилем гореф-гадәтләребезгә туры китереп, әти-әнидән матур итеп, яучылап сорап алды. Үпкәләрлегем юк. Балабыз буласын яшермәдем: бер малай, бер кыз үстердек. Хәзер үз тормышлары белән яшиләр: алар өчен сөенеп-куанып торабыз. Ярар, иртән торгач, төшемне иремә сөйләдем.
- Җиде бала ни булыр икән соң? – дим.
- Хәерле төш булсын, карчык, баербыз, Аллаһы боерса, - дип юрады да сарайга чыгып китте. Бераздан моның кычкырганын ишетәм. Ни булды икән, берәр ярдәмем кирәктер инде – тиз генә киенеп чыктым. Сарайда сыер янында ике бозау басып тора. Рәхмәт төшкере, сыерыбыз безне мәшәкатьләми, кычкырмый-дәшми генә ике бозау китергән бит!
- Менә, карчык, сыерыбыз син төшеңдә күргән ике баланы алып кайтты. Тагын бишесен көтик, тагын нинди байлыгыбыз булыр икән? – дип, мине кочаклап алды.
Икенче көнне, мал-туарны карап кергәч, радио тыңлый-тыңлый, чәй эчәбез. Пенсияләрнең артачагы турында әйттеләр!
- Икебезгә ике өлеш байлык була дигән сүз инде бу, карчык. Теге балаларның дүртесен белдек, тагын өчесен генә беләсе-күрәсе калды, - дип, ирем тезләренә суккалап көлде.
Миңлебану капка төбендә утыручы күршеләренә күргән төшен, аны юрау хәлләрен көлеп- көлдереп, сөйләп утырган бер мәлдә, ире капканы ачып:
- Карчык, кер әле, кәҗәң икене, олы баш сарык та икене бәрәнләгән анда, - диде. – Җиде санын узып киттек бит. Әллә сигезенче баланы да миңа әйтмичә генә алып кайтасыңмы, карчык? Шул уеңда йөрткән балалар безгә мал-байлык булып керде бугай...
- Йөткереп, эшне боздың бит! Уятмасаң, унга тулырлар иде...
Капка төбе гөрләп, кычкырып көлеп җибәрде.
Нигез күршеләрнең берсе – Хәсәнә карчык ишеткән төшкә нәтиҗә ясагандай, төш юрау турында бер кыйсса сөйләде:
- Төшне яхшыга юрарга кирәк. Бер үк төшне ике төрле юрап була. Китаптамы, гәҗиттәме укыдым. Мондый хәл булган. Мөхәммәт Пәйгамбәребез янына бер хатын килә. Төшендә өенең матчасы сынганлыгын күрүе турында сөйли. Аңа җавабында Пәйгамбәребез ул хатынның чит җирләргә эшкә киткән иренең исән-сау әйләнеп кайтачагын әйтеп юрый. Шулай була да: төш сөенеч китерә. Күпмедер вакыт үткәч, бу хатын тагын нәкъ шушы төшне күрә. Аны юратырга тагын Пәйгамбәребез янына килә. Әмма Рәсүлуллаһыбыз өйдә булмый. Хатын төшен башка кешегә сөйли. Ул иренең үләчәгенә юрый. Чынлап та, ир үлә. Төш ничек юралса, шулай була икән. Төшләрне теләсә кемгә сөйләргә ярамый.
Капка төбе әһелләре әллә никадәр киңәшләр, яңалыклар, кызык хәлләр турында ишетеп тыңлап, бүгенгә таралыштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса