Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Бүген җирле шагыйрәбез Анастасия Долгова олы юбилеен билгеләп үтә

Сүзебез Питрәчтән Анастасия Макаровна Долгова турында. Ул газета укучыларыбызга яхшы таныш. Аның тормышчан, көнүзәк темага язылган шигырьләре газета да даими басылып килә.

Яңа елның беренче көнендә  Анастасия Макаровнаның олы юбилее! Шул уңайдан, сезгә шигърият сөючеләр исеменнән котлауларыбызны юллыйбыз.  Алга таба да иҗат чишмәгез саекмасын,  безне яңадан-яңа шигырьләрегез белән сөендереп торырга насыйп булсын. 
Газетабызның бүгенге санында  укучыларыбыз игътибарына Анастасия Долгованың  яңа язылган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Яңа ел кешелек дөньясын 
Исән-имин сау йөртсен!

75 яшь тула бүген
Яңа ел белән бергә.
Баскычларын саный-саный
Менеп барам мин үргә!
Максатым, гел төгәл булды –
“Түбән тәгәрәмәскә!”
Намусың чиста булганда –
Нигә хөрмәт күрмәскә?!
Балаларым, оныкларым,
Зурлап хөрмәт итәләр.
Яңа ел да алып килсен –
Шат, бәхетле иртәләр!
Яңа ел кешелек дөньясын
Исән-имин сау йөртсен.
Илемне дә, халкымны да
Якты киләчәк көтсен!

Яңа ел хатирәләре

Бала вакыт...Яңа елда
Кыш бабай килә.
Иске тунын әйләндереп
Өстенә кия.
Аягында тула чөлкә,
Чабата кигән.
Ат койрыгын ябыштырып,
Зур сакал элгән.
“Бата-чума килдем”, дия,
“Кар күмгән юлга”.
Утынлыктан коры таяк
Тоткан ул кулга.
Арыш капчыгы чанада,
Күчтәнәч күбәү...
Һәр балага ике прәннек,
Һәм конфет берәү.
Чыршыбыз гел дә бик матур,
Бизибез аны.
Гәҗит битеннән ясалган
Уенчык саны.
Урманнан җәнлекләр килә,
Эт, песи анда.
Әткәйләрнең бишмәтләре
Төп рольдә монда.
Авыл балалары өчен
Искиткеч бәйрәм.
Чыршы тирәли җыр җырлап,
Әйлән дә әйлән.
Бәхетле балачагыма
Кайтасы иде.
Чәчемә чаллар уралган, 
Соң шул, соң инде.

Карлар ява

Карлар ява... салкын кышлар –
Хәтта җирне өшетә.
Күңел – сихер дөньясыдыр,
Кеше һәрчак яз көтә.
Кечкенәдән хәтеремдә
Иксуарда язгы иртә...
Өлгермисең, канау ерып,
Шау чәчәкле җәй җитә.
Җәй – хезмәт белән данлана,
Өлгер, йөгер, тамаша...
Дөньяны матурлап, бизәп,
Көз ич килә алмашка.
Җир әйләнә... ел әйләнә...
Артта еллар “былтыры”...
Ак-саф кышны, өшетә, дип,
Юкка рәнҗетәм ахры.
Халык җырлый: “Ап-ак кардан
Атлый бәхетле парлар”.
Аклык-сафлык билгесе ул,
Яусын әйдә ак карлар!
Яз, җәй, көз, кыш күмәкләшеп
Җир өстен бизи алар.
Имин, якты таңнар белән
Тик дәвам итсен еллар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса