БҮРЕ БУРАНЫ
Хикәя (Ахыры) 3
Авыл халкы Хәмидәне атналар, айлар буе тәрбияләде: күршеләре, туганнары, дуслары, чиратлашып килеп, ашарына пешерделәр, көчләп-көчләп ашатырга-эчертергә тырыштылар, ялгыз калдырмадылар, төнлә дә янында кундылар. Хатынның дөньяда гаме юк иде, үзалдына һаман кызы белән сөйләшә, яисә аның турында сөйли иде:
- Әти, әни, беренче көнне икегез, ике кулымнан тотып, мине мәктәпкә алып барырсыз, яме? – ди иде балакаем. Уку өчен кирәк-яракларны сумкасына салып та куйган иде инде. Әтисе белән көләбез: “Мәктәпкә барганчы, әле язны каршы аласы бар, аннары кояшлы, чәчәкле җәйдә рәхәтләнеп уйныйсың була, тәмле җиләкләр җыярга урманга барырга да вакыт җитә”.
Кадерле, бердәнбер кешеләрен югалтуны Хәмидә бик-бик авыр кичерде. Акылдан шашар дәрәҗәгә җитте: кулы эшкә бармады, эшләвенең дә рәте-чираты юк иде. Ул бик бетереште, ябыкты, коры сөяккә калды.
Акыл иясе Гыйлаҗетдин карт, Мәфтухасы белән киңәшеп, Хәмидәгә ике бәрәнле сарык бирергә булды. Карчыгы: “Берәү догалары кабул булуны һәм кайгылары таралуны теләсә, авырлыкта яшәүченең хәлен җиңеләйтсен”, - дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссаләм”, – дип, картының изге ниятен куәтләп үк җибәрде. Гыйлаҗетдин абзый Хәмидәгә:
- Килен, безнең сарыкларыбыз күбәебрәк китте. Сарайда урыннар җитми башлады, - дигән булды. Аннары киңәшләрен бирде: - Вак бәрәңгеләреңне, ипи сыныкларыңны ашат шушы малкайларга. Үзеңә иптәш тә булырлар. Сарык – акыллы терлек ул. Болын якын, җәйләрен көтәргә алып чыгарсың.
Сарыклар Хәмидәнең кайгы-хәсрәтләрен бераз гына булса да, арткарак этеп куйдылар бугай... Шулар янында булып, аларны сөеп-сыпырып, бәрәннәренә ипи каптыргалап йөри торгач, тегеләр хуҗабикәләренә тәмам ияләшеп беттеләр, карчык яныннан бер кая да китмәс булдылар.
...Шулай гомерләр үтте, агасы сулар акты, исәсе җилләр исте – ялгышып кына да туктап тормадылар. Хәмидәнең дә тормышы бер көйгә салынды: әкрен генә үз җае белән яши башлады.. Ул еш кына Гыйлаҗетдин абзыйның сүзләрен искә төшерә:
- Килен, бик зур кайгыларга дучар булдың. Бик кадерле кешеләреңне югалттың. Алар турында беркайчан да: “Алар юк“, - димә. Алар бар! Синең күңелеңдә яшиләр. Мәңге яшәячәкләр дә! “Алар бар!” – диген.
Дөрес сүзләр: әйе, алар бар, аларны онытып булмый! Алар Хәмидә күңелендә яшиләр.
...Карчык, иртән торуга, малкайлары янына ашыга, алар белән “сөйләшә”:
- Я, җаныем, җансыз бәрәнеңә карап туйдыңмы инде? Күңелең сүрелдеме? Хәзер мин аны алып чыгып китәрмен. Янәшәңдә әнә бер матурың кала. Япа-ялгыз калулар бик читен. Сезнең әти-әниләрегезне биргән Гыйлаҗетдин абзый белән Мәфтуха апайга Алланың рәхмәте яусын инде, урыннары оҗмахта булсын. Адәм баласын сагыш-кайгылардан арындыру өчен эш, шөгыль кирәк икән. Хезмәт – тәнгә саулык, күңелгә тынычлык бирә икән ул, җанкайларым. Карагыз әле бер генә, - дип, кеткелдәп көлеп куйды Хәмидә, - апаегыз фәлсәфәгә кереп китте ләбаса! Әйтерсең лә, минем сөйләгәнемне аңлыйсыз... Аңламыйсыз... Мин үзем өчен сөйлим... Сезгә сөйләгән булып, үзем белән үзем сөйләшәм. Теге елдагы кебек буран – бүре бураны һич онытылмый торган хәвефле хәлләрне тагын кабартты, яңартты бит, җаныйларым.
Карчык, сарыкларын, бәрәннәрен тагын бер кат сөеп-сыпырып алды да өенә кереп китте. Бәйли башлаган оекбашына тотынды. Һәр елны дистәләгән пар бияләйләр, оекбашлар бәйләп, ул күршеләренә, туганнарына, дусларына, ятим балаларга өләшә. Ә сарыкларын, иң кадерлеләрен мәңгегә югалткач, акылдан шашар хәлгә җиткәндә, үзен саклап калган, ярдәм кулы сузган изге күңелле авылдашларына корбан чалырга дип бирә. Болай эшләү аның күңеленә рәхәтлек, иминлек иңдерә, җанын терелтә, өмет уята, саулыгын арттыра.
Мөхәммәт Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай ди: “Сак булганнар өчен саулык байлыктан хәерлерәк. Хуш күңел – Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләрнең берсе”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа