Гарәфетдин абый бәете
Бу бәетне Чыты авылында туып-үсеп, шунда яшәгән, озакка сузылган каты авырудан соң арабыздан бакыйлыкка күчкән авылдашым Гарәфетдин абыйның якты истәлегенә багышлыйм. Язганнарым аның рухына дога булып барып ирешсен.
Бисмиллаһи вә билләһи,
Җитә Корбан гаете.
Мин язамын сез укыгыз,
Гарафетдин (абый) бәетен.
Хәтимә, бәгърем, рәхмәт сиңа,
Мине бик тәрбия кылдың.
Һәрвакытта мич ашларын,
Пешереп кенә тордың.
Хәтимәм, син уңган хатын,
Эшкә бик таза булдың.
Пешердең дә, төшердең дә,
Барысына да өлгердең.
Яшелчәсен дә утырттың,
Җиләк-җимеш үстердең.
Тозладың да, кайнаттың да,
Компотларын да яптың.
50 ел тигез яшәдек,
Булгандыр төрле вакыт.
Какканмын да, сукканмын да,
Түзем булдың һәрвакыт.
Хәтимә, сиңа авыр инде,
Бер үзең ялгыз калдың.
Авыр вакытлар күп булды,
Син сабыр итә белдең.
Улыбыз Рамил һәлакәткә очрап,
Кара кайгыга салды.
Аллаһыма мең-мең рәхмәт,
Аякка баса алды.
Бөтен эшне кара-каршы,
Икәү бергэ эшләдек.
Казларын да үстердек,
Икәү бергә эшкәрттек.
Хәтимәм, син юмарт булдың,
Барлык туган кешегә.
Барыннан өлеш чыгардың,
Аермадың туганны икегә.
Балаларым, рәхмәт сезгә,
Булдыгыз мәрхәмәтле.
Миннән аерылгач та,
Яшәгез сез бәхетле.
Кызым Вәсилә, «ара ерак», - диеп,
Әниеңне онытмагыз!
Туган йортка, балаларым,
Эзегез суытмагыз.
Балаларым, бик тәртипле,
Бар да тормыш кордылар,
Сезнең өчен күңелем тыныч
Бик бәхетле булдылар.
«Алтын туебыз җитә», - дип
Сөенеп көттек шулай.
Бу көннәрне күрергә
Язмаган икән шул Ходай.
Балалар да түземсезлек белән,
Көткән иде бу көнне.
Ходай күпме гомер язган
Белеп булмый шул инде.
Гарәфетдин, китеп бардың,
Хәлләрең авыр булды.
Соңгы сулыш алганда да,
Сүзең «Хәтимә» булды.
Абый, энем, сеңелләрем,
Булдыгыз мәрхәмәтле.
Калган гомерләрне дә яшәгез
Булып гел игелекле.
Кияүләрем, сезгә рәхмәт,
Улым шикелле булдыгыз.
Кирәк чакта булыштыгыз,
«Бабай, нишлик», - дип кенә тордыгыз.
Киленем, сиңа да зур рәхмәт,
Үз кызым кебек булдың
«Әти-әни, нихәл?», - дип,
Елмаеп кайтып кердең.
Оныкларым «бабай» диеп,
Өзелеп кенә тордыгыз.
Мине олылаган очен,
Үзегез рәхәт күрегез.
Әти, бәгърем, бер ялгызың,
Ятасың салкын гүрләрдә.
«Сезгә риза-бәхил», диеп кенә,
Кер син, әти, төшләргә.
Язын чәчәкләр сибәрмен,
Каберең өсләренә,
Гарәфетдин, тыныч йокла,
Каберең эчләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа