Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Их, кайтып киләсе иде...

Сезнең игътибарыгызга Шәледән язучыбыз Мансур Вәлиевнең әсәрен тәкъдим итәбез.

Заманында авылыбыз артында зур гына мәйданны биләп торган алма бакчасы бар иде. Колхозның куанычы, горурлыгы һәм мактанычы булган шушы бик матур бакчада алма белән беррәттән чия, кара һәм кызыл карлыган да үстерәләр иде. Алар өлгерә, пешә башлагач, бу нигъмәтләрдән иң беренче булып без – Тукай очы малайлары авыз итә идек.
Баштарак бакчаны Хисаметдин бабай Сәгъдиев саклады. Җәйге челләдә дә өстенә гел сары кайры тун киеп йөрүче бу карт, таянып йөри торган таягының кәкре башына ияген куеп, шалашы янына баскан хәлендә бакчаны күзәтә иде. Бабайның йөгереп килеп безне тота алмаячагын белгәнгә күрә, без бакчага ерак урыннан, аскы итәктән керә һәм туйганчы сыйлана идек. Берзаман Хисаметдин бабай безне шәйләп ала һәм таягын баш өстендә болгый, әйләндерә башлый.
– Мәхлүклар, кечкенә саранчыклар, шайтан балалары, хәзер мин сезгә күрмәгәнегезне күрсәтәм! – дип кычкырган, куркыткан була. Без “ә” дигәнче бакчадан юкка чыгабыз, артыбыздан бары тик җилләр генә исеп кала. Хисаметдин бабай авырый башлагач, бакчага каравылчы итеп Мифтах абый Сәйфетдиновны куйдылар. Ул бу бакчаны үзенең күз карасыдай саклады, каравылда торырга ике улы да булышты. Нык сакланганга күрә, бакчага баруларыбыз сирәгәйде, берзаман ул да чирләп китте. Бу юлы инде бакчаны тагын да җитдирәк кешеләргә – Сафин Хатыйп белән Сафин Мәгъсүм абыйларга тапшырдылар (икесе дә мәрхүмнәр инде). Хатыйп абыйның ир уртасы чагы, шуның өстенә Бөек Ватан сугышыннан күкрәгенә орден-медальләр тагып кайткан дәрәҗәле шәхес, физик яктан да нык, күкрәгеннән чыккан тавышы исә атаклы диктор Левитанныкы кебек, “хым” дип катырак итеп тамак кырып җибәрсә, котың ботыңа төшә. “Коллегасы” Мәгъсүм абыйның да яшь, гайрәтле чагы. Шуның өстенә боларның пышылдап кына сөйләшкәнеңне дә, катырак итеп аяк басканыңны да әллә кайлардан ишетеп ала һәм шул якка карап шомлы тавыш чыгарып өрә торган бозау кадәрле этләре дә бар иде. Аннары, тагын да яманрагы, Хатыйп абыйның безнең кебек бакчага рөхсәтсез кергән угрыларның арт шәрифләренә борчак белән ата торган бер гөбеле, бер көпшәле “тубы” – мылтыгы да бар иде. Шул коралдан без эткә караганда да күбрәк шүрли, курка идек. Кыскасы, бакча үтеп булмаслык крепостька әйләнде. Хисаметдин бабай заманындагы рәхәтләнеп бакчада йөргән чакларыбыз сагынып сөйләргә генә калды. Ә менә алма, чия, карлыган ашыйсы килгәнгә түзеп, тәкать тотып булмый башлагач, тәвәккәлләп карарга булдык (тәвәккәл таш яра дигәннәр бит).
Бакчага баруыбыз уңышлы, “ЧП”ларсыз гына булсын өчен, үзебезгә алдан ук берничә кагыйдә үтәүне бурыч, шарт итеп куйдык. Мәсәлән, бакчага барып һөҗүм иткән чакта әти-әни уйлап табып, мулла кушкан исемнәребезне вакытлыча гына үзгәртеп торырга булдык: андый-мондый уңышсызлыкка очраган чакта безнең кем малайлары икәнен белмәсеннәр өчен. Мине Мансурдан-Сурманга, Хәбибрахман – Брахманга, Насый – Сыйнага, Салих – Лихсага, Габдул – Дулгапка әйләндек.
Бу юлы бакчага элеккеге кебек аскы итәктән түгел, ә өске яктан, ягъни каравылчыларның өе -шалашыннан ераграк урыннан керүне планлаштырдык. Әтиемнең Карагандада яшәп гомер итүче бертуган энесе Габдулла абый Шәлегә – безгә кунакка кайткач, миңа чын, хәрби бинокль бүләк иткән иде. Шуңа күрә мине разведчик итеп билгеләделәр. Малайларны бик кызыктыра торган шушы бинокль ярдәмендә мин үземә җайлы урыннан бакча эчен җентекләп күзәтергә, мәгълүматлар җыярга, тупларга тиеш. Алла каһәрләгән бүре кебек теге явыз эт бәйгә куелганмы, каравылчыларның икесе дә андамы, кай тирәдәрәк йөриләр, Хатыйп абый борчак белән ата торган “пушкасын” иңбашына асканмы... Бакча кырыена махсус утыртылган куе кузак агачлары эченә шуышып кердем дә, биноклемне күзләремә куеп, тирә-юньне чын разведчиклар кебек күзәтергә керештем. Шәп нәрсә инде бу бинокль дигәннәре, бар нәрсәне, бар дөньяны уч төбендәге кебек итеп бөтен тулылыгы, бар нечкәлекләре белән күз алдына китерә дә бастыра. Нинди акыллы баш уйлап тапты икән сине дип, биноклемә әллә ничә тапкырлар рәхмәтләр яудырдым. Ни гаҗәп, бу минутларда, бу сәгатьләрдә бакчада бер генә җан иясе дә юк иде. Эт тә юк, каравылчыларның берсе генә булса да “постта” түгел. Кая икән соң болар, шулай да була микәнни дип гаҗәпләндем. Озын-озак уйларга вакыт юк: каравылчыларның кинәт килеп чыгулары бик ихтимал ич, шуңа күрә бар көчемә кычкырып иген басуы эчендә минем “разведка” нәтиҗәләремне мыштым гына көтеп ятучы дусларыма хәбәр җиткердем. “Килегез, керегез, монда беркем дә юк!”. Малайларның күңелләрен күтәрә, дәрт өсти торган өметле чакыру иде бу. Шул хәбәрне түземсезлек белән көткән яшьтиләр, җәядән атылган ук тизлеге белән, бакчага атылышып килеп керделәр. Бу көнне, бу сәгатьләрдә, бу мизгелләрдә бездән дә бәхетле малайлар булмагандыр, мөгаен. Әйтерсең, безнең башларыбызга бәхет кошы килеп кунды, әйтерсең, безнең өчен җәннәт ишекләре киң итеп ачылды. Агачтан-агачка күчеп йөреп алмаларның иң тәмлеләрен генә ашадык. Ашап туйгач, өйдәгеләргә дә өлеш чыгару максаты белән чалбар кесәләренә, күлмәк эчләренә тутырдык.


(дәвамы бар)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса