Җирле шагыйрәләребездән бәйрәмгә шигъри бүләк
Әниләрдә дә газизрәк, кадерлерәк кеше юк бу дөньяда!
Әни булу зур бәхет
Балачакны искә алдым,
Бүген әни бәйрәме.
Балаларым бүләк итте
Миңа чәчәк бәйләме.
Әниемә - газиз бала,
Балаларыма – әни.
Дөньяга бала туганда,
Була бит бигрәк нәни.
Таң атканда кунып сайрый
Алмагачка сандугач.
Бик бәхетле ана булдым -
Шатландым балам тугач.
Әни булу мөмкинлеге
Тагын бер бәхет өсти.
Күкләргә чөеп уйнадым
Баламны үчти–үчти.
Баланың беренче сүзен
Көтеп ала анасы.
Күңелләре дулкынлана
Әни, дисә, баласы.
Озын гомер кичерсеннәр
Җир йөзендә әниләр,
Дөньяларга туып торсын
Сау–сәламәт нәниләр.
Мария Максимова
Әнкәй, диеп өзелә үзәгем
Башым иеп, ап-ак чәчләреңне
Сыйпыйсылар килә төннәрен.
Әй, йөрәгем өзгәләнеп ярсый,
“Әнкәй”, диеп өзелә үзәгем.
Әрни йөрәк, язлар җиткән саен,
Талларыңда кошлар кагына.
Юкәләрең шаулап чәчәк атты,
Нигез ташың сине сагына.
Үлән баскан ишек алларыңда
Бәбкә көтә күрше-күләннәр,
Эх, күрәсе иде, элегрәк
Бер-берсенә ничек йөргәннәр.
Олыгайды авыл, карт-корылар
Китеп барды теге дөньяга.
Әле генә исән иделәр лә,
Димәк, кирәк алар хәзер Ходайга.
Күңел тулып, күзләрдән яшь тама,
Әнкәй, диеп килсәм яныңа.
Авыл капкасыннан кергән чакта
Әйләнеп карыйм зират ягына.
Өй эчендә синең исләрең бар,
Идәннәрдә синең эзләрең,
Тәрәзәңдә күрәм синең шәүләң,
Түшәмеңә эленгән Коръәнең
Әнкәй, диеп өзелә үзәгем.
Зөлфия Габдрахманова
Ана
Әнкәй дигән иң кадерле сүзне
Күп кешеләр мәхрүм әйтергә.
Бу дөньяда без яшибез икән,
Рәхмәтлебез әткәй-әнкәйгә.
Әнкәйләрнең сөеп назлауларын
Сабый чакта көтеп алганбыз.
Инде хәзер үзебез аналар без –
Хөрмәт күрсен ата-анабыз.
Бездән канәгать булсыннар,
Рәнҗетмик без алар күңелен,
Авыр сүзләр белән яраламыйк
Аналарның йомшак күңелен.
Кадерен белик аларның
Яныбызда, исән чагында.
Әнкәй сүзен кабатлыйк без ешрак,
Җылы кочакларга алыйк та.
Гөлфирә Һидиятова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа