Күңел хисләремне шигырь юлларына салам
Саекты, суы кипте
Күлләр – гасыр истәлеге,
Кирәк аны сакларга.
Бала чакны хәтерләтә,
Кайтсам туган якларга.
Ташудан соң түгәрәк күл
Мөлдерәп, тулып кала.
Җәй айларында саегып,
Безне борчуга сала.
Авылымда түгәрәк күл
Саекты, суы кипте.
Минем йөрәгем ярсудан
Сыкрап, ярсып типте.
Таллар, камышлар моңаеп,
Яңгыр яуганны көтте.
Сандугачлар, су булмагач,
Тирәкне ташлап китте.
Сулар булып агар идем –
Җитми минем кодрәтем.
Тормышка ашмаган хыял –
Чикте инде гайрәтем.
***
Язлар тагын килеп җиткән,
Тик учаклары сүнгән,
Элек бергә салган эзләр
Эреп күптән җиргә сеңгән.
Әрҗәгә салып бикләдем
Әрҗәмә җыеп бардым мин
Синең язган хатларны.
Сигез ел аз вакыт түгел,
Өстен куйдың ятларны.
Бу юлы алып укыгач,
Дөньям онытылып китте.
Дулкынланган вакытымда
Күңелем сине көтте.
Әрҗәмә җыеп бардым мин
Син биргән бүләкләрне.
Онытмадым, искә алам
Теләгән теләкләрне.
Киптереп әрҗәгә җыйдым
Хуш исле чәчәкләрне.
Әле дә исе бар сыман –
Өзәләр үзәкләрне.
Әрҗәмә салып бикләдем
Яшьлегемнең хисләрен.
Ачсам, качар кебек алар,
Хатирәсез нишләрмен?
Күңелемә җыеп бардым
Теләгән теләкләрне.
Искә алган саен алар
Өзәләр үзәкләрне.
Күңелемнең кояшы
Бер сукмактан без икебез
Атлап гомер итәбез.
Кулга-кул тотынышып, бергә
Җитәкләшеп үтәбез.
Күңелемнең нурлы язы,
Күңелемнең кояшы.
Синең серле карашыңа
Эрер кыялар ташы.
Аргамактай оча гомер,
Җитеп булмый артыннан.
Бергә парлашып яшәүне
Артык күрәм барыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа