Керәшен Сәрдәсе авылы тарихында рус-фин сугышы чагылышы
Быел Советлар Союзы белән Финляндия дәүләтләре арасында барган сугышның тәмамлануына 81 ел булды. Бу сугышны “Рус-Фин” һәм “Кышкы сугыш” дип тә атыйлар. Тупланган мәгълүматлар буенча Керәшен Сәрдәсе авылыннан 10га якын кеше бу сугышта катнашкан булырга тиеш.
Быел Советлар Союзы белән Финляндия дәүләтләре арасында барган сугышның тәмамлануына 81 ел булды. Бу сугышны “Рус-Фин” һәм “Кышкы сугыш” дип тә атыйлар.
Ул 1939 елның 30 ноябрендә башланып, 1940 елның 13 мартында тәмамлана.
Шушы кыска гына вакыт эчендә барган сугышта Кызыл армия (Советлар Союзы) 127 000 сугышчыны югалтса, Финляндия ягы 27 000 кешесен югалта.
Минем бу язмамда бу сугышның килеп чыгышын, дөрес сугыш булганмы-юкмы икәнлеген ачыклау түгел. Төп максатым — шушы сугышның Керәшен Сәрдәсе авылы тарихындагы чагылышы турында барачак.
Бүгенге көнгә кадәр бу сугышта авылыбыздан ничә кеше катнашканы төгәл билгеле түгел. Чөнки бу сугыш тормышыбызда билгеле булмаган сугыш буларак урын алган. Бу сугыш турында массакүләм чараларында аз язылды, аз күрсәтелде. Шулай ук бу сугыш бетеп, аз гына вакыт эчендә сугышның зуррагы һәм дәһшәтлерәге башлану да “Рус-Фин” сугышы турында онытырга ярдәм иткәндер.
Соңгарак кына калып булса да, бу сугыш турында өйрәнергә туры килде. Өйрәнгән вакытта үзебезнең шактый соңарганыбызны аңладык. Бу чор вакыйгалары турында белүче кешеләребез бакыйлыкка күчеп беткән булып чыкты. Ләкин алай да бераз мәгълүмат туплый алдык. Керәшен Сәрдәсе авылыннан 10га якын кеше бу сугышта катнашкан булырга тиеш. Хәзер ул кешеләр белән танышып китәрбез.
Александров Сергей Никитович 1912 елда Югары Сәрдә (Керәшен Сәрдәсе авылы 1917 елга кадәр Югары Сәрдә исеме белән йөри, 1917 елдан соң Керәшен Сәрдәсенә үзгәртелә. Алга таба Керәшен Сәрдәсе дип кенә язарбыз) авылында туа. Бу кеше авылыбызның беренче машина йөртүчесе. Фин сугышыннан исән-сау кайтканнан соң 1941 елны Бөек Ватан сугышына алына. 1990 елны үлә.
Анисимов Борис Дмитриевич 1916 елда Керәшен Сәрдәсе авылында туа. Фин сугышына армиядән алына. Ләкин сугышның эченә кереп җитми кала, сугыш бетү турында игълан ителә. Бу сугыштан кайткач Бөек Ватан сугышына алына, 1946 елда исән-сау әйләнеп кайта. 2008 елда үлә.
Сергеев Максим Семенович 1911 елда Керәшен Сәрдәсендә туа. Фин сугышында катнашуы турында халык телендә мәгълүмат саклана. Бөек Ватан сугышында катнаша, сапер булып хезмәт итә. 1945 елда авылга исән-сау әйләнеп кайта.
Никитин Тимофей Ильич 1910 елда Керәшен Сәрдәсендә туа. Фин сугышында катнаша. 1941 елны Бөек Ватан сугышына алына. 1948 елны гына туган авылына әйләнеп кайта. 1975 елда үлә.
Фадеев Иван Семенович 1915 елда Керәшен Сәрдәсендә туа. 1937 елда мобилизацияләнә, лейтенант булып хезмәт итә. 1943 елда комиссовать ителә. Күп еллар “Заря” колхозы рәисе булып эшли. 1987 елда үлә.
Токинов Владимир Павлович Керәшен Сәрдәсе авылында туа. Фин сугышында бер аягын югалткан булырга тиеш. 1975 елда үлә.
Тагын өч кешебез катнаша. Алар турында алга таба язарбыз.
Бүгенге көндә шушы кешеләрне генә Рус-Фин сугышында катнашкан диеп әйтә алабыз. Тагын шунысын искәртеп үтәргә кирәк, Бөек Ватан сугышы елларында Финляндия дәүләте илебезгә бәреп керә. Ләкин бу язмада алар яктыртылмый. Бәлки шушы язмадан соң мәгълүмат артыр дип ышанып калабыз.
Алда әйтеп үтелгән өч катнашучыбыз шушы сугыш кырларында ятып кала. Шушы кешеләр белән таныштырып узабыз.
Александров Иван Николаевич 1914 елда Керәшен Сәрдәсендә туа. Сугышка кадәр “Заря” колхозының беренче комсомол секретаре булып, беренче клуб мөдире булып эшли.
Питрәч районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Хәрби исеме – кызыл армияче. Хезмәт иткән урыны 169 нчы мотоукчылар полкы, 86 нчы мотоукчылар дивизиясе. 1940 елның 4 мартында сугышта һәлак була. Гаилә хәле: өйләнгән, хатыны Александрова (Николаева) Мария Владимировна. Кызы Александрова (Яковлева) Раиса Ивановна.
Малов Федор Михайлович 1915 елның 4 февралендә Керәшен Сәрдәсендә туа. Хәрби исеме - бүлек командиры. Хезмәт иткән урыны – 169 нчы мотоукчылар полкы, 86 нчы мотоукчылар дивизиясе. 1940 елның 6 сентябрендә башы яралана, Ленинград (хәзер Санкт-Петербург) шәһәренең Югары медицина академиясе хастаханәсендә үлә.
Гаилә хәле: өйләнгән, хатыны Малова (Николаева) Елена Владимировна. Малайлары Валентин һәм Николай.
Малов Федор Мхайлович һәм Александров Иван Николаевич баҗайлар булган.
Шулай итеп, Николаева Мария Дмитриевнаның ике кызы Мария һәм Елена шушы сугыш аркасында тол калганнар, өч бала Рая, Валентин, Николай әтисез үсәләр.
Михайлов Михаил Константинович Керәшен Сәрдәсе авылында туа. Әнисе Михайлова Евдокия Федоровна Әлбәден авылы кызы, әтисе Михайлов Константин Никифорович.
Сугышка Питрәч хәрби комиссариатыннан чакырылган. Хәрби исеме – кызыл армияче. 1940 елның март аенда сугыш кырында үлә.
Өйләнмәгән, Михаилнең әтисе турында мәгълүмат авыл халкы истәлекләрендә сакланмаган. Ләкин Михаилның әнисе Евдокия Федоровна турында шактый истәлекләр туплап булды.
Михаил үзе гармунда уйный белгән була. Сугышка киткәнче алар әнисе белән соңгы гармунны Яковлев Иван Григорьевичныкын сатып алалар. Иван Григорьевич бу елларда колхоз рәисе булып эшләгәндә, 3 капчык тары черетте диеп кулга алынган булырга тиеш. Ул да Бөек Ватан сугышы кырыннан исән әйләнеп кайта алмый.
Михаил Константиновичның үлүе турындагы хәбәр 1940 елда ук килсә дә (ОБД мемориал сайты мәгълүматлары буенча) әнисе Евдокия Федоровна Михаилның үлүенә ышанмый. Чөнки ул аның бердәнбер баласы була. Шул сәбәпле бу сатып алынган гармунны да ана гомере буе саклый.
“Микайла кайткач, үзе уйнар...” дия торган була. Ул бердәнбер улын гомере буе көтә, урман чикләвеге уңган елларда, үзе аякта чакта гел чикләвек җыеп киптереп куя торган була. Янәсе улы кайткач аны сыйлый. Евдокия Федоровна үзе үлгәч бу гармунны Михаилның әнисе ягыннан икенче буын туганы Баширов Алексей Сергеевичка тапшыралар. Ул яхшы гына гармун, баяннарда уйнарга өйрәнә. Күп еллар Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәбендә музыка һәм география укытты.
Тагын шунысын әйтеп китик инде. Михайлова Евдокия Константиновнаның өендә күп кенә еллар 1957 елга кадәр медицина пункты эшләп килә. Анда ул елларда Бөек Ватан сугышыннан кайткан медсестра булып хезмәт иткән кеше Герасимова Александра Федоровна эшли.
Шушы югарыда әйтеп үтелгән өч егетнең икесенең исем-фамилиясе авылыбызның һәйкәл тактасына язылган. Малов Федор Михайловичка гына урын табылмаган. Михайлов Михаил Константинович та Иванович дип язылган. Һәйкәлдәге язуларны яңартасы булса бу хаталарны төзәтербез дип ышандырып каласы килә.
Шушы язманы укыгач, бәлки башка кешеләр дә фин сугышы турындагы мәгълүматлар, истәлекләрен искә төшерер дип ышанасы килә. Истәлекләр белән 89274292149, 89376211887 телефон номерлары аша элемтәгә керергә була.
Материалларны Питрәч районы туган якны өйрәнү музеена алып килергә, Керәшен Сәрдәсе, Көлкәмәр, Рус Сәрдәсе, Иксуар, шулай ук башка керәшен авыллары кешеләре турындагы материалларны (истәлекләр, документлар, фотолар һәм башкалар) Керәшен Сәрдәсе авылы музеенда көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа