Мәктәп елларын искә алып...
М.Мөлеков (ул бездә мәктәп директоры булган), З.Мифтаховның "Шәле таңнары" китабында: "Революциягә кадәр Шәледә ике мәдрәсә булган. Картлар әйтүенчә, аларның берсе 1890 елда ачылган. 1918 елда исә Совет мәктәбе эшли башлаган", - дип язылган. Беренче укытучылар Кәрим Нәҗмиев, Мәликә һәм Гәрәй Шакировлар була. Шәледә наданлыкны бетерүгә зур игътибар бирелә. Әти-әниләрнең өйдән-өйгә...
М.Мөлеков (ул бездә мәктәп директоры булган), З.Мифтаховның "Шәле таңнары" китабында: "Революциягә кадәр Шәледә ике мәдрәсә булган. Картлар әйтүенчә, аларның берсе 1890 елда ачылган. 1918 елда исә Совет мәктәбе эшли башлаган", - дип язылган. Беренче укытучылар Кәрим Нәҗмиев, Мәликә һәм Гәрәй Шакировлар була.
Шәледә наданлыкны бетерүгә зур игътибар бирелә. Әти-әниләрнең өйдән-өйгә йөреп укырга, язарга өйрәткәннәрен мин дә хәтерлим. Шәлегә читтән бик күп укытучылар килә иде. Алар бик белемле, зыялы кешеләр иде. Мин үз чорым укытучыларын гына искә алып китәсем килә.
Безнең авылга читтән Фәисханов Рафик абый агроном итеп җибәрелде. Аның хатыны Зәйнәп апа башлангычта рус телен укытты. Алар гаҗәеп матур гаилә иде. Колбаса ясау серләрен мин аларда күрдем. Рафик абыйны Бауманда эшләгәндә еш күрә идем, сөйләшә идек. Тик язмышы фаҗигале бетте, машина таптады.
Рафик абыйның сеңлесе Кәримә апа безне физкультурадан укытты. Гимнастиканың нәрсә икәнен ул килгәч кенә белдек. Район смотрларында пирамидалар ясап, беренчелекне ала идек.
Аннан соң авылга Тәскирә апа Сабировна (Зарипова) гаиләсе килде. Ул безнең җаннарыбызга, миләребезгә үтеп керерлек итеп рус телен укытты. Аның һәр дәресе үзе бер әдәби кичә иде. Хәзер авылда аның дәвамчысы кызы Гөлия эшли.
Сәкинә апа белән Мәннан абый (Вафиннар) турында да әйтмичә булмый. Математика фәнен укыткан Мәннан абый балалар ялыкмасыннар дип әллә нинди анекдотлар сөйләп, көлдереп ала иде. Бу көннәрдә ул да дөнья белән саубуллашты. Үзеннән соң югары белемле өч бала калдырды.
Укытучы Марат абый турында искә алмый булмый. Ул яңа гына институт бетергән белгеч иде. Безнең белән үзен гади тотып, соңгы звонокта таң атканчы баян уйнап, безнең күңелләрне күтәреп йөрде. Соңыннан ул пед.училище директоры булып озак еллар эшләде.
Тарих укытучысы Сәйдәш абыйның указка күтәреп, класс буенча йөргәне, дәрес аңлатканы әле дә күз алдында.
Класс җитәкчебез Зәйтүнә апай Гәрәева барыбызны да кечкенәдән белә иде. Ул татар телендә спектакльләр куярга өйрәтте.
Менә шундый фидакарь укытучылар эшләде Шәледә. Хәзер инде үзебез дә олыгаеп, шул хатирәләр белән яшибез. Бергә җыелганда искә алабыз.
Менә бу шигырь юлларын Шәледә укыган Янтык егете Кушмин Рафаэль язган. Ул Шәле мәктәбе тарихында көмеш медаль алган укучы. Хәзер зур урыннарда эшләп, ялга чыккан.
Еллар ага, гомер уза,
Ахры, картаябыз да.
Ләкин миңа йөрәк әйтә:
- Син бит әле утызда.
Утызыма кире кайтам,
Аннан яшьлеккә атлыйм.
Хатирәләрен ул чорның
Барлап торам, югалтмыйм.
Һәр нәрсәнең үз вакыты:
Була язы, җәе дә.
Минем язлар бик тиз үтте,
Тик үкенмим бер дә.
Туган авыл булмаса да,
Шәлене якын иттем.
Мәктәпнең соңгы еллары
Нәкъ менә шунда үтте.
Шәле халкы усал, диләр,
Аны бер дә сизмәдем.
Күкрәк тутырып, иркен сулап,
Урамнарында йөрдем.
Уйлап куям: ул вакытта
Булган икән бик рәхәт,
Бөреләнә башлаганга
Иң беренче мәхәббәт.
Интернатта яшәдек без,
Шуннан мәктәпкә йөрдек,
Монда яңа дуслар таптым,
Кайберләре гомерлек.
Интернатта Мәсүр апа
Тәмле ашлар пешерде.
Ә тәрбияче Максимов
Әңгәмәләр үткәрде.
Мәктәп директоры иде
Наил абый Нуруллин,
Ә классны җитәкләде
Павел ага Никитин.
Математик аның берсе,
Ә "немец" икенчесе.
Бик аз гына чамаладым
Ул "немец" дигән телне.
Математика - төгәл фән,
Яратып үзләштердем,
Институтка керергә дә
Булышты ул белемем.
Тарихларга алып керде
Васил Гимадиевич,
Сәйдәш, диеп йөртә идем,
Алай җиңелрәк ич.
Татар теле - туган телне
Укытты Рәхимә апа,
Сәйдәшеннән аерылгач,
Кем кирәк икән аңа?
Равил абый яшь мөгаллим,
Типсә тимер өзәрлек.
Физика авыр булса да,
"Кырыйларын" кимердек.
Рус теленең бөеклеген
Тәскирә апай күрсәтте,
Сочинениеләр аша
Фикерләргә өйрәтте.
Химиядән Йосыф абый,
Каһармандай гәүдәле,
Дәресләре күңелле үтте -
Ул бик зур тәҗрибәле.
Географик карта буйлап
Чит илләрдә күп йөрдем.
Габдулла абый осталыгын
Шул вакытларда күрдем.
Озын толым, кара чәчләр -
Хәдичә апа истә.
Хәтерлимен дәресләрен,
Үтсә дә еллар дистә.
Рәкыйп абый - авылдашым,
Икебез дә Янтыктан.
Аның спортсменнары -
Тирә-якта дан тоткан.
Автомобиль йөртү өчен
Бирәбез, дип, таныклык
Мәннан абый укытса да,
Булмады аны алып.
Рәхмәт укытучыларыма -
Төпле белем бирделәр,
Чыгарылыш кичәсендә
Хәерле юл, диделәр.
Тантаналы кичәләрдә
Аттестат тапшырдылар,
Ә соңыннан, бик мул итеп,
Матур табын кордылар.
Ул табында утырудан
Истә калган бер кызык:
"Зәмзән" суын эчерттеләр,
Салкын чәйләргә кушып.
Колхоз рәисе Фәйзи абый
Котларга килгән иде,
Тиешле белемнәр алып,
Авылга кайтыгыз, диде.
Мәктәп еллары тиз узды,
Төрле якка таралдык.
Һәрберебез үзенә тиң
Һөнәрләрне сайладык.
Хезмәт юлы озын булды,
Эшләдек төрле җирдә,
Мәктәпкә тап төшермәдек,
Яманламадык бер дә.
Тормышның да була, диләр,
Әчесе һәм төчесе.
Сыгылсак та, сынмадык без,
Тигәндә дә әчесе.
Очрашуга чакырганнар
Классташларым мине.
Атлап түгел, йөгереп килдем -
Бик сагындым бит сезне.
Дусларым турында сөйлим,
Тик мине бүлдермәгез,
Тозсыз сүзләр сөйлисең, дип,
Тик үпкә белдермәгез.
Наҗия яхшы укыды,
Куеп бик зур тырышлык.
Хәзер дин юлына баскан,
Ходам бирсен сабырлык.
Аның янында Нәсфия
Шаян, җырчы, күңелле.
Шул гадәтләре хәзер дә
Соң сакланган түгелме?
Шәледән өч кыз иделәр,
Зәлфирә - өченчесе.
Детсадларны җитәкләгән,
Бик уңган икән үзе.
Дарья килгән Әлбәденнән,
Бик тыныч, сабыр иде,
Ә чаңгы ярышларында
Ул гел алдан йөгерде.
Чытыдан килгән Әлфинур
Роноларда эшләгән.
Тәҗрибәсез укытучыларга
Төпле киңәшләр биргән.
Әлбәденнән тагын берәү -
Токранов Михаил.
Үзе бик тыйнак булса да,
Барлык яктан килгән ул.
Үзем турында сөйләмим,
Бәлки башкалар әйтер.
Сүксәгез дә, макталсам да
Кабул итәргә әзер.
Мәктәпне бетергәнгә дә
Инде 54 ел үткән
Шул арада бишәвебез
Якты дөньядан киткән.
Исемнәрен әйтеп китәм -
Гани, Самат, Хәбирләр,
Мансур белән Харис тагын,
Юк алардан хәбәрләр.
Бу искә алулар аларга
Догалар булып барсын.
Һәрберсенең урыннары
Ходаем, оҗмахта булсын.
Җырларда да җырланыла:
Җир астыннан юллар юк,
Елга бер генә булса да,
Исән чакта очрашыйк.
Очрашуга чакырганда
Килми кала күрмәгез.
Нигә бармадым икән, дип,
Соңыннан үкенмәгез.
Шигыремнең ахырында
Телим сезгә иминлек,
Зур байлык та кирәк түгел.
Ходай бирсен исәнлек.
Дөньялар тыныч булсыннар,
Сугышларны без күрмик.
Үстергән балаларыбыздан
Ихтирам, хөрмәт күрик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа