Питрәчтән Гөлфирә Һидиятованың иҗат җимешләре
Хыялым белән яшәү
Хыялый тормышта яшәү -
Үзе бер бәхет бит ул.
Көнең үтә хыял белән,
Эш эшләргә җитми кул.
Иртән йокыдан торуга:
"Тегене болай итәм, -
Диеп йөри торгач, тагын
Татлы йокыга китәм.
Көн артыннан көнне шулай
Үткәреп хыял белән,
Сизми дә калдым - бер көнне
Комга терәлде көймәм.
Күземне ачып җибәрсәм,
Янәшәмдә юк һичкем,
Сусыз далада калгандай
Хис иттем кинәт үзем.
Уйладым да сүз бирдем мин
Юкка хыялланмаска.
Хыял янәшә йөрсә дә,
Аннан файдаланмаска.
Әнкәйләргә рәхмәт
Җыелышкан чакта бергә
Без олы бәйрәмнәрдә,
Әткәй-әнкәй безнең һәрчак
Табынның иң түрендә.
Җир йөзендә алар безнең
Иң якын кешеләр бит.
Җан җылысын көткән чакта
Безгә алар биргән бит.
Олылыйк әйдә аларны
Картайган көннәрендә,
Тыныч кына картайсыннар
Якты җир йөзләрендә.
Күктә йолдыз балкыгандай,
Яшәсен алар көлеп.
Балаларыбыз янда, дип,
Яшәсеннәр сөенеп.
***
Без очрашкан матур төнгә
Шаһит булды йолдызлар.
Таң атуын сизми калдык -
Уятты безне кошлар.
Сүз бирештек ташлашмаска,
Очрашырга яңадан.
Ул урында инде хәзер
Үсә биек балтырган.
Киттең дә син берни әйтми,
Эссез генә югалдың.
Ә мин һаман көттем сине,
Еладым да еладым.
Туктаусыз түккән яшемнән,
Җир уелып, күл булды.
Кара толымым урынына
Башым чал белән тулды.
Озак көттем, тик кайтмадың,
Кайтырга китмәгәнсең.
Син бит мине, мин сөйгән күк,
Өзелеп сөймәгәнсең.
***
Саф һава сулап бервакыт
Утыра идем, шулчак
Килеп дәште бер балакай,
Кулына тоткан курчак.
Сез, шулай, ди, дәү апалар,
Гел утырып тормагыз.
Әйдә әле минем белән
Әйлән-бәйлән уйнагыз.
Миңа да күңелле булыр,
Әйдә уйныйк без тизрәк,
Кич тә булыр озакламый,
Өйгә кайтырга кирәк.
Мине өйдә, бик сагынып,
Йомшак аюым көтә.
Мин кайтмыйча, мамыккаем
Йокларга ятмый һич тә.
Туган көн
Туган көнең котлы булсын, балам,
Мин китердем сине дөньяга,
Сине котлап туган көнең белән,
Җир өстенә ап-ак кар ява.
Бөтерелеп сихри кар бөртеге
Уйный-уйный өстә оча да,
Салмак кына төшеп җиргә ята,
Барыр җире ерак булса да.
Сабыр гына көтә яз җитүен,
Яз артыннан җәйләр килер, дип.
Сөю назын көткән йөрәкләрне
Шау чәчәкле гөлгә күмәр, дип,
Ак карлар күк саф күңелең белән
Яшәсәңче, балам, дөньяда.
Булмасачы синең йөрәккәең
Ватылырга торган пыяла.
Мин телимен сиңа тик изгелек,
Уйларың гел булсын яхшыга,
Саф күңелең белән гомер кичер,
Начарлыкны алып ташла да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа