Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Шагыйрәнең моңлы, аһәңле тавышы һәркемне таң калдырды

Шушы көннәрдә Ленино-Кокушкино үзәк китапханәсендә танылган шагыйрә, СССРның һәм Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгатъ эшлеклесе, бик күп җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова белән очрашу ниятеннән “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән шигърият бәйрәме узды. Кичәне китапханә мөдире Тәслимә Сафиуллина һәм мин алып бардым.

Очрашу кичәсе  Шәмсия ханым Җиһангированың тормыш юлы һәм балачагы турында таныштыру белән башланды. Шагыйрә 1951 елның 28 февралендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Баек авылында туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә, урта белемне Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә ала.1969-1974 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятына эшкә алына.
Шәмсия ханым бик яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта Муса Җәлилгә багышланган беренче шигыре Мөслим район газетасы "Авыл утлары"нда 1966 елда дөнья күрә. Казанда интернат-мәктәптә укыганда инде балалар өчен язган шигырьләре республика газеталарында да басыла. Ә студент тормышы булачак шагыйрәне, чын мәгънәсендә, әдәбият-сәнгать кочагына суырып ала. "Төсле моң" җыентыгы, "Яшел гармун" повесте, балалар өчен шигырьләре тупланган "Балачак кая китә?" җыентыгы һәм лирик шигырьләрен, җырларын эченә алган "Ни өчендер безнең язмыш шундый", "Җирсү" исемле күләмле китаплары дөнья күрә. "Җирсү" җыентыгы, елның иң күп укылган китабы буларак, 2002 елда I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.
Шәмсия ханымның Питрәч районы Көек авылына күченеп, шунда яшәп  иҗат итүе, аеруча тирән горурлык хисләре уята.
Җәүһәр ансамбле Шәмсия ханым Җиһангирова иҗат иткән  “Исәнләшү”  һәм “Питрәч таласы” исемле җырлары  аеруча күңелгә җылылык өрде. Китап сөючеләребез үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты. Мөнирә Рәхимова күз яшьләрен тыя алмыйча  “Җирсү” җыентыгындагы шигырьләрен укып, бик авыр вакытларында күңеленә сихәт ала алуын, Фатыйма Шәеховна “Илаһият” җыентыгына кертелгән шигырьләренә хисләнү, соклану, горурлану хисләрен белдерде, Равия Миңнуллина  исә әти-әнигә багышланган  исемле шигырен укыды.
Әлеге чарада шагыйрәнең иҗатын яратучылардан кала  район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Земфира Расиловна Әхмәтшина, авыл китапханәсе мөдирләре, укытучылар һәм мәктәп укучылары да бик теләп катнаштылар. Укучылар Шәмсия Җиһангирова иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле итеп тамашачыга җиткерде.
Шәмсия Җиһангирова җырга, моңга бай кеше. Сер түгел, шигырьләрен дә җырлап яза ул. Аның лирик яңгырашлы, халык җырларына хас эчке моң-сагыш белән тулы шигырьләренә бик күп үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан көйләр язылган. Кунаклар кул чабып аның җырлавын сорадылар. Шагыйрәнең җырлавы аеруча да күңелләрне тибрәтеп җибәрде, аның моңлы, аһәңле тавышын ишетеп, кунакларыбыз тын да алмый тыңлап утырдылар. Очрашуда Миләүшә Канафина  “Язлы күңел”, Римма Минһаҗева “Фәлсәфә” исемле җырларын башкардылар.
Танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова  иҗатына гашыйк укучылар, китап сөючеләр катнашында узган затлы шигърият  бәйрәме күңелләрне нечкәртте, җанга үзенчәлекле бер сафлык, садәлек өстәде.
Сөекле шагыйрәбез Шәмсия Җиһангировага  иҗат уңышлары теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса