ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР
Александр Скворцов
Керәшен Сәрдәсе
Яшь чаклар
Бар иде юләр чаклар ул,
Бар иде яшь чакларым.
Беркайчан да онытмамын,
Күңелемдә саклармын.
Уйнап йөргән вакытлар,
Дуслар белән бергәләп.
Каз коенган буаларда
Шулай сулар кергәләп.
Күпер янына җыелып,
Кыш кылыч уйный идек.
Көне буе өйгә кайтмый,
Уйнап һич туймый идек.
Катмас борын боз буада,
Шаралар тибә идек.
Берәребез суга төшсә,
Кычкырып көлә идек.
Үтте инде ул вакытлар,
Искә алам мин аны.
Күпме генә тыңласам да,
Тыныч күпернең яны.
Уйнамыйлар малайлар да
Кычкырып шаулашмыйлар,
- Миңа кылыч тимәде, - дип
Дөреслек даулашмыйлар.
Картаябыз инде без дә,
Төшеп бер уйнар идең.
Җыелышсаң бергә-бергә
Сөйләшеп туймас идең.
Балаң булу
Бала туу һәр гаиләгә
Зур бәхет һәм зур шатлык.
Оныкларың күбрәк булса,
Сөенеч кенә картлык.
Нәсел кала, тамыр кала,
Әгәр булса балалар.
Балалары булганнар да,
Кайчак ялгыз калалар.
Әгәр янда уйнап йөрсә,
Әүмәкләшеп оныклар,
Уйларымның аяз күген
Каплый алмас болытлар.
Күп бала булу бәхет ул,
Бушап торса да кесәң.
Оныкларың күбрәк булса,
Син яшисең, син исән.
Кундрат
Питрәч
Кыш кадере
Гаҗәеп бу кышның матурлыгы,
Ак бүрекләр киде түбәләр.
Елгыр җилләр кочагына алып,
Хәтфә юрганнарны үбәләр.
Мишә өстен зур көзгеләр бизи,
Суы бәреп ярган киртекләр.
Көндәлектә эшкә җигелделәр,
Чормаларда яткан итекләр.
Таулар булып үскән кар көртләре,
Сөендерә бала-чаганы.
Юкса малай онытып бара идек,
Чаңгы шууларны, чананы.
Ятимләнеп бара шугалаклар,
Чаңгы көтеп ята таулар да.
Күңел-хыял балачакка очса,
Хәтер-хыял әллә кайларда.
Иртән торсаң - рәхәтләнеп сула,
Шифа өргән кышның һавасын.
Белеп булмый язмыш кочагына,
Тагын күпме карлар явасын.
Һәр фасылның үз матурлыгы бар,
Шуның белән байдыр табигать.
Матурлыкны уңай күрә белеп,
Булганына булыйк канәгать.
Кышкы урман
Кышкы урман, тыныч, саф һавасы
Бар дөньяга торам сокланып.
- Куптән кеше-мазар күренми, - дип
Гүя кошлар тора таң калып.
Чыршыларга уенчыклар булып,
Песнәкләр елышкан шыкланып.
Ара-тирә кызыл түшләр оча
Нарат куенында шукланып.
Ботагында карлар гына булгач,
Каен кәүсәләре - борчулар.
- Бездә генә матур яшеллек, - дип
Масаеша нарат-чыршылар.
Саескан да монда матур икән,
Бер ямь өстәп кышкы көнлектә
Үзен күрсәтмичә кала алмады
Кардан башын тыгып көртлеккә.
Урман сере эчкә үткән саен
Чишеләләр серле төеннәр.
Агач куышында җәһәт кенә
Чикләвекләр вата тиеннәр.
Хозурлыкка тагын бер ямь өстәп,
Кояш ала бераз ялтырап.
Эзен югалтырга җаен эзләп,
Куян йөри, әнә, калтырап.
Бигрәк серле урман табигате,
Көннең шәүләсенә төн ауган.
Аяк үрә черем иткәнгәме
Поши мөгезенә кар яуган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа