Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР

Питрәч

Кабат сиңа эндәшәм
Сагыш тулы күзләреңдә,
Шатлык бер дә күренми.
Әгәр өзелеп яратсаң,
Хисләр һич тә сүрелми.
Соңгы тапкыр күрешкәндә
Сүрән иде хисләрең.
Мин сиңа бер сорау бирдем,
Китмәде лә исләрең.
Моң тулы күңел чишмәсе
Яшьлегемне сагына.
Очып йөргән кошчык сыман,
Йөрәккәем кагына.
Төнбоеклар – ай чәчәге
Үсмиләр барлык күлдә.
Оныта алмыйм йөзеңне –
Истән чыкмый, күңелдә.
Саубуллаштым күңелемнән:
“Хуш мәңгегә, хуш”, - диеп.
Кабат сиңа эндәшә бит
Йөрәгем: “Китмә”, – диеп.

***
Ялгыз яшәүләре авыр,
Күңелсез һәм ямансу.
Парлы кеше бер-берсенә –
Сулар һава, эчәр су.

Яшьлегем кичләре
Җем-җем итеп җирне күзли
Айлы кичтә йолдызлар.
Өйгә керергә ашыкмый
Егетләр көтте кызлар.
Капкаларны баулар белән
Тышкы яктан бәйләдек,
Төнге авыл урамнарын
Кабат-кабат әйләндек.
Иртән капка ачалмагач
Куылмады көтүләр.
Безгә бик кызык тоелды
Пеләтәннәр сүтүләр.
Бүрәнә өстендә кызлар
Тезелешеп утырды.
Егетләре кочып алып
Алларына утырды.
Капка төпләрен сакладык
Кичке уеннан кайткач.
Таралыштык без өйләргә
Бары алсу таң аткач.
Ә хәзер ачуым килә
Төнлә йөргән яшьләргә:
Йоклап китеп булмый һич тә
Белмим инде нишләргә.
Машиналар ары-бире
Төне буе чабалар,
Кая күзгә йокы керсен –
Музыка акырталар.

Әйләнеп кайтсам яшьлеккә,
Ташыр иде хисләрем.
Көнләшәм, ахры, яшьләрдән,
Моңсу хәзер кичләрен.
15.02.2019.

Насыйп яр
Насыйп ярын көтеп тора
Өзгәләнеп кыз бала.
Уйлары, кинәт чуалып,
Аны борчуга сала.
Бер минут та тынгы бирми,
Битәрли ул үз-үзен.
Олы юлга карап тора,
Алалмый бер дә күзен.
Сөйгән яры, хезмәт итеп,
Юлга чыккан кайтырга.
Кияүгә чыгарга риза
Сөйгәненә – батырга.

Гашыйк булдым
Әллә күктән иңде микән –
Күзләрең зәңгәр төстә.
Синең артыңнан йөрүче
Егетләрең бер дистә.
Үлеп гашыйк булып йөрим –
Матурлыгың гаҗәеп.
Озата барырмын, чәчкәм,
Көтсәң кочагың җәеп.
Гүзәл, чибәр, сылу булгач,
Җәлеп иттең күңелне.
Балкыттың кояш нурыдай
Минем күңел күгемне.

Берәүгә
Яратмаган кеше белән
Гомер итү бик авыр.
Газаплы үтә һәр мизгел –
Йөрәгең булсын сабыр.
Сөю утын кабызырга
Калдырмаган күмер дә.
Аңа охшаш кеше сиңа
Очрамасын гомердә.
Бәгыреңне тырный-тырный
Ясалды тирән яра.
Сабыр төбе алтын түгел,
Хәсрәт озата бара.
Сулкылдый йөрәгең, ярсый,
Син җиде юл чатында.
Гомер бер генә бирелә,
Уйла үзең хакында.

Сөюгә мохтаҗ күңел
Яшькә, картка карамыйдыр,
Сөюгә мохтаҗ күңел.
Сөеп-сөелеп яшәргә
Беркемгә дә соң түгел.
Яшькә, картка карамыйдыр,
Көлке түгел, көлмәгез.
Хисләрегезне яшереп,
Сагышланып йөрмәгез.
Еллар үткәнгә карамый,
Назларга мохтаҗ йөрәк.
Еллар үткән саен әле
Иркә-наз күбрәк кирәк.

Парлылар бәхете
Ходай безне кавыштырды –
Язмышымның бүләге.
Янәшәмдә бергә атлый
Иркәм – тормыш терәге.
Сикәлтәле тормыш юлын
Парлап икәү атлыйбыз.
Чит ятларга күз салмыйбыз,
Тугрылыкны саклыйбыз.

***
Чык сулары таң  нурында
Җемелди күзне чага.
Без – бәхетле, чөнки парлап
Барабыз таңга таба.


Анастасия ЦЫГАНОВА-ДОЛГОВА
Питрәч

Халкым минем
Керәшен халкым минем – горурлыгым!
Сәрдәм минем – яшьлек урамым!
Алсу таңнар, киң кырларың белән
Йөрәгемә кереп уралдың.
Гасырлардан килгән юллар аша -
Керәшен халкым күмәк оешкан.
Сәрдә – безнең туган туфрагыбыз,
Шушы җиргә кендек тоташкан.
Безнең халык – үтә тырыш халык,
Һөнәр үзләштергән гомердән.
Кышын алар киндер эшкәрткәннәр,
Яз җитүгә басу сөрелгән.
Халкым минем ару-талу белми
Кыр җирендә иген үстергән.
Оста булган кеше һәрбер эшкә -
Хезмәт белән шулай көн күргән.
Буыннардан-буынга бирелгән -
Әкиятләре һәм дә җырлары.
Бәет, мәкальләргә сарылып калган
Бабайларның яшәү чорлары.
Мирас булып калган киемнәре.
Динне керәшен берчак сатмаган!
Йолалары, гореф-гадәтләре -
Күз карасы кебек сакланган!
Язгы чәчү беткәч, Тройсыны,
Ямьле җәйдә – Питрау бәйрәме -
Мунча себеркесе, мәтрүшкәләр кушып,
Кочак-кочак чәчәк бәйләме.
Җир шарының җәннәт почмагы бит
Авылым табигатен күр әле!
Халкым күңеленә үрелеп калган
Чал тарихның гүзәл төрләре.
Халкым минем тырыш,
Халкым горур!
Нык адымлы алар һәр яктан!
Туры юлын сызып алга атлый
Ата-баба салган сукмактан!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса