Шигъри тәлгәшләр
Питрәч
Әниемне сагынам
Уй-дәрьямда йөзә хыялларым,
Искә алмаган бер көнем юк.
Җан тынычлыгым бетте, югалды,
Күңел, әнкәй, юксына - син юк.
Күңел нечкә минем елый һаман,
Баттым, әнкәй, уйның сазына.
Хәтер барлый бергә торган чакны,
Мин мохтаҗмын синең назыңа.
Яланаяк йөгереп чыгар идем,
Әнкәң кайтып килә, дисәләр.
Өнемдә күргән кебек булам,
Синең хакта төшләр керсәләр.
Кулга алсам, әнкәй, сурәтеңне,
Күзләремә яшьләр тыгыла.
Атлап барган чакта аякларым,
Сине уйлап, кинәт сыгыла.
Капка төпләренә чыгып, көндә
Каршы килә идең алдыма.
Арып-талып эштән кайтып кергәч,
Башны сала идем алдыңа.
Истән китми, әнкәй, гаилә белән
Киң кырларда борчак чапканым.
Әрәмәдә печән чапкан чакта,
Кычытканнар өтеп чакканын.
Мәңгегә хәтергә сеңеп калды
Нурлы йөзең, көләч күзләрең
Саф чишмәдәй челтерәп чыга иде
Әнкәй, синең әйткән сүзләрең.
Сабыр кеше хөрмәткә лаеклы,
Әнкәй, кердең шушы төркемгә.
Ярдәм кулы суздың абынганда,
Яхшылык теләдең һәркемгә.
Соңгы чыккан китабымны биргәч,
Кабат-кабат, әнкәй, укыдың.
Күңел кылларың нечкәргәнгәме,
Тыела алмый елап утырдың.
Кайчан үләсеңне алдан белдең,
Әйтеп керде төш бит үзеңә.
Шул төшне сөйләгән чакта миңа,
Дулкынлану чыкты йөзеңә.
Үлем турында сүз башлагач син,
Икенчегә бордым сүзеңне.
Шул вакытта миңа кирәк булган
Бүлдермәскә, әнкәй, сүзеңне.
Әҗәлдән шул тартып алалмадым,
Җан бирдең син минем кулымда.
Хушлашмыйча китеп бардың кинәт,
Йөрерсең син һаман уемда.
Сеңел белән очрашып сөйләшкәч,
Кайгылардан калам бушанып.
Көндез чыра ягып эзләсәк тә,
Син юклыкка булмый ышанып.
Хәтер дәфтәрен актарган чакта,
Ташып чыга күздән яшьләрем.
Шушы хатирәләр белән һаман
Әнкәй бәгерем, диеп дәшәрмен
Искә алып сине яшәрмен.
Төн йокым кая кача
Төн, көн куенына кереп,
Изрәп йокыга китте.
Түгәрәкләнеп тулган ай
Җиргә нурларын сипте.
Көндез черем итмәсәм дә,
Төн йокым кая кача.
Йоклап китеп булмый һич тә -
Таң ак пәрдәсен ача.
Таң йокысы - татлы йокы,
Тәмле төшләр керер чак.
Күзләремнән йокы качкан,
Әйтерсең, торалар сак.
Иртән торыр вакыт җиткәч,
Изрәп йокыга китәм.
Тормыш иптәшемнең назлап
Уятканын мин көтәм.
Ялгыз көймә
Агып килә елга буйлап,
Дулкыннарда тибрәлеп,
Ялгыз көймә бер ялгызы
Күңелне итте җәлеп.
Шарлавкка килеп җитте,
Җиңәрме, җиңелерме,
Йөгерек дулкыннар астында
Капланып күмелерме?
Ялгыз көймәдәй хис итә
Бик күпләр үз-үзләрен.
Бер ялгызы каршы ала
Гомеренең көзләрен.
Берәүнең язмышы
Язмыш сине бирде миңа -
Гомер буе интегәм.
Бер ходаем гына белә,
Күз яшьләремне түгәм.
Йөрәк урынында түгел,
Үкенеп мин яшимен.
Гауга чыгарудан куркып,
Каршы сиңа дәшмимен.
Юктан бар чыгарма, зинһар,
Куптарма юкка тавыш.
Тынычлык сорый күңелем,
Аңларга мине тырыш.
Нәфесеңне тыя бел, дип,
Кабат-кабат мин әйтәм.
Нәтиҗәсе начар булыр,
Үзгәрүеңне көтәм.
Хыянәтләреңә түздем,
Утсыз яна йөрәгем.
Гомер буе газапландым,
Булмадың син терәгем.
Карашларың йөрәгемне
Телеп-телеп алалар.
Бер бүлмәдә яшәсәк тә,
Ерагайды аралар.
Назларыңа мохтаҗ булып
Үтте яшьлек елларым.
Хыянәтең истән китми,
Тынгы бирми уйларым.
Сабыр төбе - сары алтын,
Йөрәктә сүнми ялкын.
Түзәрлек хәлем калмады, -
Карашың сәер салкын.
Күңел нидер өмет итте,
Үзгәрер диеп көтте.
Абына-сөртенә атлыйм -
Туры юлны мин тапмыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа