Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Шигъри тәлгәшләр

Рәхимҗан ӘХМӘТҖАНОВ Ленино-Кокушкино

Тыл ветеранына
Сания апа бүген ялда
Аңа инде туксан яшь.
Йөз яше дә чик түгелдер,
Кызлар кебек, күңеле яшь.
Яшьлек чоры туры килә
Рәхимсез сугышларга.
Тешне кысып түзә алар
Барлык авырлыкларга.
Окоп-чокыр казый алар,
Булыша солдатларга.
Җиңү көнен каршылыйлар
Япь-яшь кыз чакларында.
Дәрте аның ташып торган,
Һәр эш кулыннан килгән.
Шуңа күрә күкрәген
Орден-медаль бизәгән.
Озын гомер, шатлык телик
Сугыш геройларына -
Сания апа күк хөрмәтле
Тыл ветераннарына.

Хәтерләтә авыр еллар
Узды авыр еллар, җәрәхәтләр төзәлде,
Төзәлмәде күңел җәрәхәте.
Тынгы бирми герой-ветеранга
Яшьләй узган ачы хәсрәте.
Канлы сугышка кердек бергәләп,
Яңгырады шартлау, ату тавышы.
Йоклаганда искә төшә куркыныч хәлләр,
“Мин исән-сау”, - дигән дусның авазы.
Төннәр озын, уза авыр уй-хәсрәт белән,
Иртән исән-имин кояшны каршылау.
Мин бүген дә исән-сау, дуслар белән,
Төштә куркып уянам узган афәтләрдән.
Бөек җиңүгә җитмеш биш ел тула
Сирәгәйде безнең сафлар.
Геройларның исемнәре ташларга уелды,
Онытмагыз безне, якташлар.

Мария Максимова
Питрәч
Батыр авылдашым

(Советлар Союзы Герое П.М.Гавриловка багышлана).
Малае дөньяга килгәч,
Санук түти елаган.
Питер дәдәйгә әтисен,
Күрү насыйп булмаган.
Питер дәдәй туып–үскән,
Әлбәден авылында.
Үгез җигеп, сабан сөргән,
Авылы кырларында.
Мәкчем бабабыз Питергә,
Чабата үреп биргән.
Ул аны Әпүшләргә,
Бәйрәмгә киеп кергән.
Бабамның әкиятләрен,
Тыңларга ул яратты.
Бөтен дөнья белә аны,
Герой данын таратты.
Кайберәүләр санламаган,
Пленда булып кайткач.
Нахак сүзләрне ул юган,
Герой исеме алгач.
Әлбәденнең уртасында,
Түгәрәк күлебез бар.
Горурланып яшәр өчен,
Авылым Герое бар.
Язлар җиткәч, карлар беткәч,
Очып кайта кыр казы.
Герой исемендә булды,
Безнең “Марс” колхозы.
Героебыз хөрмәтенә
Музей төзелеп бетте.
Әлбәден авылында бит
Аның яшьлеге үтте.
Героебыз су буйларын,
Күпме тапкыр буйлады?
Авылыннан ул китәсен,
Төне буе уйлады.
Олы юлдан бер–бер артлы,
Машиналар агылыр.
Музейның ачылышына,
Авылдашлар ашыгыр.

Әлбәденем
Туган авылым урнашкан,
Мишә су буйларына.
Сагынып шунда кайтабыз,
Урман–болыннарына.
Әлбәденем, Әлбәденем,
Син бит минем күз нурым.
Чыгып китсәм еракларга
Алып кайта бит юлым.
Туган авылым, Әлбәден,
Ничек үтә көннәрең?
Кояш батып ай калыккач,
Сихерлидер төннәрең.
Таң атканда сандугачлар
Талларга кунып сайрый.
Авылымның гашыйклары
Гомерлек ярын сайлый.
Сихерләдең күңелемне,
Гел үзеңә тартасың.
Көннән–көн туган авылым,
Зураясың, артасың.
Урамнарың яшел чирәм,
Авылым, яшьнәп яшә.
Сабый чакның кайтавазы
Мине үзенә дәшә.

Искә алам
Авылыбызга терәлеп үк
Ага Мишә елгасы.
Мишә суын эчеп үстем,
Һич юк аны онытасы.
Сызылып аткан таңнарны,
Сылу бөдрә талларны,
Кабат-кабат искә алам,
Чәчәкле болыннарны.
Моңлы итеп былбыл сайрый,
Күңел кылларын чиртеп.
Тылсымлы әйткән сүзеңне
Колакка куйдым киртеп.
Тирә-юньгә карап торам –
Дөнья матур гаҗәеп.
Сызылып аткан таңнары да
Тора колачын җәеп.

Сәламәт булыгыз
Алтын–көмеш һәм башкалар
Кирәк түгел бу җирдә.
Бәхет дигән нәрсә – саулык
Кирәк бүгенге көндә.
Акча беркайчанда җитми,
Күп булган саен кирәк.
Бу дөньяда хәзер безнең
Сәламәт кеше сирәк.
Хәзерге заманда кеше
Авыр эшләр эшләми.
Элекке кеше кебек
Озын гомер яшәми.
Дөнья малына бирелеп,
Урында йоклап ятма.
Ходайдан инәлеп сора,
Саулыгыңны онытма.
Мал артыннан сез чапмагыз,
Сазлыкларга батмагыз.
Аллам рәхмәте белән, сез,
Дин юлыннан атлагыз.

Нәфирә Гатауллина
Юныс авылы

И раббым
И раббым, насыйп ит син безгә
Җир йөзендә рәхәт яшәүне;
И раббым,  насыйп ит син безгә
Тигезлектә бергә яшәүне.
И раббым, насыйп ит син безгә
Озын-озын гомер юллары.
И раббым, бәхет бүләк итсен
Без үстергән ул һәм кызлары.
И раббым,  насыйп ит син безгә
Бала, онык бәхете күрергә.
И раббым, насыйп ит син безгә
Якты күк астында йөрергә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса