Шәле авылыннан Зөлфия Гыйниятовадан өлкәннәргә шигъри бүләк
Өлкәннәргә баш иябез
Язлар үткән,
Җәйләр җиткән,
Көзләр килгән.
Безнең буын
Сезнең алда
Башлар игән.
Ертык күлмәк,
Оекбашлар
Бәйләп кигән.
Күпме моң-зар,
Михнәтләрдән
Өлеш тигән.
Ятимлекне,
Толлыкны да
Сезгә биргән.
Сез бит инде
Өлкәннәрем
Хезмәт сөйгән.
Урак урган,
Кибән куйган,
Эскерт өйгән.
Азмы-күпме
Гомерендә
Янган-көйгән.
Толлыкта да
Мәхәббәтен
Саклый белгән.
Елар чакта
Белгертмәгән,
Тыштан көлгән.
Балалар, - дип
Тирен түккән,
Утка кергән.
Эч серләрен
Белгертмәгән
Тирән төргән.
Ничә чакрым
Юл үтсә дә,
Җәяү йөргән.
Намазларын
Калдырмаган.
Иман биргән.
Намусына
Тап төшерми
Яши белгән.
Бер телемне
Ун-унбишкә
Гадел бүлгән.
Кеше - дигән
Сүзне һич тә
Каралтмаган.
Ялганны ул
Гомер буе
Яратмаган.
Сезнең алда,
Өлкәннәрем,
Баш иябез!
Картаймыйча
Яшәгезче
Сез, - диябез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа