Шәледән Зөлфия Гыйниятовадан шигъри бүләк
Аның шигырьләре ата-ана, яшәеш турында уйланырга мәҗбүр итә.
Ата-анага кирәк табыну
Бар тапканны балаларга дибез...
Тәмлерәкне алар ашасын.
Юклыкларны тоймый яшәсеннәр,
Бер бөтенне алар башласын.
Затлы киемнәрне бала кисен,
Машинада алар җилдерсен.
Кулдан килгән барын эшлибез без,
Яшәргә дип, алар өлгерсен.
Ә бит юкса балаларга түгел,
Ата-анага һәйкәл саласы.
Яшь вакытта әле уйламыйсың,
Тик сау булсын, газиз баласы.
Кырын гына карап карасыннар,
Теш-тырнагы белән ябыша.
Балам, диеп, йөрәк маем, диеп
Күп ата-ана шулай ялгыша.
Чама хисен белү кирәктер ул,
Ярат, ләкин эчтән, белгертмә.
Үз урыныңны күптән белү кирәк,
Ана бул син, кеше көлдертмә.
Бала колы, шундый заманалар,
Яши-яши барын аңлыйсың.
Балаларың барын күреп тора,
Ата-анага күңел салмыйсың.
Ә бит юкса, балаларга түгел,
Ата-анага кирәк табыну.
Гомер буе түләп бетермәслек,
Үзәкләрне өтә сагыну.
Исән-имин, хәвеф-хәтәрләрсез,
Ата-ананың йөртә догасы.
Исән чакта белеп бетермибез,
Ата-ана, бәхет дагасы.
Балаларым - бәгырь ите, дибез,
Аңа байлык өелеп бирелә.
Тик ни хикмәт, күп олылар бүген,
Картлар йортларында тилмерә.
Ялгыз гына гомер кичерәләр,
Тотарга дим, бармы акчасы?
Өсте-өстенә барын тутырабыз.
Әйтәләрме, әни ашачы!
Борма-борма тормыш юлларыннан,
Һәрберебез аксап үтәбез.
Күңелләрне борчый авыр тойгы,
Алда белмим, ниләр көтәбез.
Әти-әниеңне хөрмәт итеп,
Яшәвең ул - олы тәрбия.
Балаларың хәтер сандыгында,
Син калырсың булып әүлия.
Гомер буе түләсәң дә җитмәс,
Ата-анага кирәк табыну.
Акыл белән гомер итә белсәң,
Үкенечле булмас сагыну.
Ашыгабыз, дөнья куабыз
Ашыгабыз, күңел түрендәге,
Матур сүзләр кала әйтелми.
Күрешербез әле, вакыт булыр,
Эшләребез инде һич бетми.
Көн артыннан айлар, еллар үтә,
Вакытым юк әле күрергә.
Хәл белешер чаклармыни әле,
Иләс-миләс уйлар күңелдә.
Син бит минем бердәнберем, диеп,
Эчтән уйласак та дәшмибез.
Әманәтләр тапшырылмый ята,
Суда батмый, утта пешмибез.
Еллар юа кайгы-хәсрәтләрне,
Сирәк искә төшә киткәннәр.
Сәдакалар бирелмичә кала,
Нишли икән аны көткәннәр?
Дөнья куабыз, әле җитеп бетми,
Кирәк безгә хаман күберәк.
Бик аяныч, без адашкан кавем,
Белмибез шул инде бигерәк.
Чистартасы иде күңелләрне,
Адашып ла йөри җаныбыз.
Дөресләргә әле вакытлар юк,
Кадерлерәк безгә даныбыз.
Ашыгабыз, гомер шулай уза,
Артка карыйк әле тукталып.
Яхшылыкны бизмәннәргә салып,
Йөрибез шул инде буталып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа