Укучыларыбыздан шигъри бүләк
Ялгыз калгач
Мәхәббәтемне таптым яратырмын диеп,
Карый идем үзенә күзем талдырып.
Китеп барды иртәрәк мәңгелеккә,
Мине монда ялгыз калдырып.
Ялгызлыкның бөтен авырлыгын татыдым дип
Әйтмәс идем күңелем тулмаса.
Мәрхәмәтле булганнар бар, ташламыйлар,
Нишләр идем алар булмаса.
Яшьлек артта калды, олыгаябыз,
Үз парыңны сайлар чак түгел.
Күзләреңне ача-йома алга карап,
Бер шатланып, бер моңаеп,
Сабырлана икән ул күңел.
Күрше дустыма
Кем уйлаган очрашырбыз диеп,
Күрше булдык без күптән түгел.
Нинди сихри көчләр бар соң синдә?
Якын итә гел сине күңел.
Гел йөгереп кенә йөрисең син,
Ходай бирсен тазалык-саулык.
Исән булсак, шөкер итик әле,
Саулык булыр безнең зур байлык.
Бәйрәмебез килеп җитте менә,
Хатын-кызлар көне бит бүген.
Бер-беребезгә ихтирамлы булсак,
Гел шатлана инде ул күңел.
Һәр кеше дә шулай шатланадыр,
Тормышлары барса гел уңай.
Мин телимен сиңа, күрше дустым,
Картаймыйча яшәген шулай.
Бүләк итәм сиңа бу сүзләрне,
Чын күңелдән кабул итеп ал.
Гомер буе бергә яшик әле,
Якын күрше дустым булып кал.
Хатын теләге
Карашларың мине сихерләде,
Сине сагынып үтте айларым.
Гомерлеккә юлдашым итеп
Яшьлегемдә сине сайладым.
Кыш көнендә юлга чыксаң әгәр,
Юллар авыр, көн дә ява кар.
Авыр юлдан бергә барыр өчен
Иң яраткан көчле кешем бар.
Кыш көнендә туган кешеләргә,
Бәхет ява икән кар белән.
Гомер узганнары сизелми шул,
Бик яратып сөйгән яр белән.
Ак болыттан карлар яуган чакта,
Ак кар булып миңа кунгансың.
Шатлыгымны һич тә яшермимен,
Минем бәхетемә тугансың.
Яңа көннең шушы таңында
Кабул булсын безнең теләкләр.
Син - минеке, мин - синеке, диеп,
Бергә типсен безнең йөрәкләр.
Карлар ява, көн дә карлар ява,
Өскә бәхет карлары кунсын.
Шулай узып бара бу гомерләр,
Күңелебез һаман яшь калсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа