Укучыларыбыздан әз-мәз мәзәк
Преступник ясыйсың бит инде!
Ниса үзеннән алдагы партада утырган кыз белән, көндез ут яндырып дигәндәй, әрләшепме әрләшә; тавышы үзеннән дә зур чыга. Теге кыз моның китабын ялгыш идәнгә төшергән икән. Нисаны туктатып булырлык әмәл юк - акырасын акыра, талашасын талаша; ни кычкырганын колагы ишетми бугай. Каршына кулын күкрәгенә куйган партадашы Закирә килеп баскач, беразга туктап калгандай була.
- Җитте! Тукта! Йөрәгемә преступник ясыйсың бит инде! - ди Закирә.
Бәрәңге суына кер
Хәлимә бакчасына чыккан иде, күршесе Гайниянең яңа бәрәңге алуын күрде.
- Хәлимә җаныем, яңа бәрәңге ашыйсы килде. Хәзер пешерәм, керерсең. Кайнар килеш ашап карыйк әле. Быелгы бәрәңгенең тәме ничек икән?
Бераздан Гайниянең кычкырганы ишетелде:
- Әйдә, бәрәңге суына кер!
Хәлимә аптырап калды: "Бәрәңгесен ашап бетергән дә суына миңа керергә кушамы? Җүләрмени мин!"
Шулай үз-үзе белән әрепләшеп йөргәндә, Гайния тавышы тагын ишетелде:
- Тизрәк кер инде. Кайнар килеш ашыйк, суынгач тәме булмый аның.
Хәлимә үзалдына елмаеп: "Соң, җаныем, бая ук шулай аңлатып әйтсәң, әллә кайчан кереп җитә идем бит," - дип, яңа, кайнар бәрәңге ашарга йөгерде.
Беттек, Кәли, тәкә бәрәнли!
Кәлимулла (авылда аны Кәли диләр) белән күршесе Җамалый урамда - капка янындагы эскәмиядә дөньяларын онытып, рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар. Шулвакыт Кәлинең хатыны, капканы җәлт кенә ачып, кычкырып җибәрә:
- Беттек, Кәли, тәкә бәрәнли!
Ирләрнең күзләре маңгайларына менгәндәй, зур булып ачыла, авызны да ябып булмый: тәкә ничек бәрәнләргә мөмкин?! Йөгереп абзарга кереп китә болар. Чынлап та бәрәнли... тик тәкә түгел... сарык...
Авыл халкына җитә кала: тормышта булмастай гаҗәп хәл яки эш турында ишетсәләр: "Беттек, Кәли, тәкә бәрәнли," - диләр дә тәгәрәпләр китеп көләләр.
Русча сөйләшә
Беренче классны тәмамлагач, әнисе Динәне әби-бабасы янына җибәрде. Алар кечерәк бер шәһәрдә үз йортлары белән яшиләр, мал-туар асрыйлар. Күрше тирәләрендә - рус гаиләләре. Рус кызлары белән аралашып, Динә русча өйрәнсен - әнисенең теләге әнә шул. Кыз Нина белән дуслаша. Көннәр буе бабасы ясап биргән таганда рәхәтләнеп атыналар, сөйләшәләр болар.
Бер көнне капкадан Нина керә. Ишек алды уртасында зу-ур мөгезле сыер күзләрен ялтыратып басып тора: кыз курка. Ә Динә белән таган эчтәрәк. Ничек сыер яныннан үтәсе!? Динә Нинаны чакыра:
- Иди сюда, иди, корова не сөзәет, не сөзәет!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа