Укучыларыбызга шигъри бүләк
Авылым минем Шәле
Туган авылым минем Шәле,
Эчәр сулары тәмле,
Иркен басу-кырларыңда
Уйнап үстек бит әле.
Сагынам мин шул чакларны,
Гөрләвекләр акканны,
Язлар җиткәч, кыр казлары
Тезелешеп кайтканны.
Шәле ягы кырларында
Үсә бихисап чәчәк.
Гомерләр узып киткәч тә,
Сагынып искә төшәчәк.
Сиринә өчен генә
Карлы кышта тусаң да син,
Яз синең күңелеңдә.
Сабыр да син, түзем дә син,
Шуңа кадерле безгә.
Югалттым юлларымны
Җайлы гына барган чакта
Югалттым юлларымны.
Эзлим, эзлим, таба алмыйм,
Юл түгел, сукмагымны.
Адаштым, дип кычкырам мин
Күктәге болытларга.
Кулым сузып, мин ялварам,
Дәшми шул йолдызлар да.
Имеш, йөзәм диңгездә мин,
Тик салымны таба алмыйм
Йөзеп чыгып хәл алырга,
Ярларымны таба алмыйм.
Балачакка кайтыр идем,
Вакыт кирегә акса.
Өр-яңадан башлар идем,
Яшьлегем кире кайтса.
Яз кояшы
Кышлар үтеп, язлар җитте,
Күрегезче, матур урамда.
Язгы көннең кояшы да назлы -
Рәхәт бирә бит ул җаннарга.
Без атлаган сукмаклардан
Гөрләвекләр юа эзләрне.
Сау бул, диеп калам артларыннан,
Кабат килер, диеп көтәмен.
Өмет тулы йөрәкләрдә,
Хисләрем ташып тора.
Язгы кояш, нурын сибеп,
Дәрт-дәрман биреп тора.
Язмыш белән узыштык
Үзгәртте безне бу дөнья,
Үзгәрмәм дигән идең.
Язмышлар сынау юллагач,
Үзгәрми нишләр идең?
Дөнья бит ул шундый була -
Шаяра кайчак, уйный,
Кайчак сине килеп сөя,
Кайчак камчылап кыйный.
Баштан узды төрле хәлләр,
Язмыш шулай сынады:
Якага ябышты, аннан
Какты-сукты, кыйнады.
Без шулай да бирешмәдек -
Каршы тордык, сугыштык.
Акыл белән хисне туплап,
Язмыш белән сугыштык.
Үзгәртермен димә дөньяны
Дөнья булгач, була төрле хәлләр
Яхшысы да була, начары.
Язмышларны үзгәртермен, димә,
Үзгәртермен, димә, дөньяны.
Яшьлек хисләренә кире кайтып,
Язам әле менә шигырьләр.
Исләремә төшкән чакларымда,
Телеп-телеп ала бәгырьләр.
Өзгәләнеп йөрәк сыкраса да,
Аннан акса ачы күз яше.
Хатирәдән һич тә качып булмый,
Ул бит безнең күңелдә яши.
Үтте еллар, акты күпме сулар,
Йөрәкләрдә күпме хатирә.
Мәңге онытылмаслык ядкарь булып,
Калыр алар безнең хәтердә.
Чәчкә кебек бу гомер
Күк күгәрчен очып йөри күктә,
Югалтканмы әллә ул парын?
Кемгә сөйлим инде серләремне:
Кайларда соң минем тиң ярым?
Гомер үтте, янә язлар җитте,
Чәчкәләр дә кибеп сулдылар.
Алар минем узган көннәремне
Бары сагышларга салдылар.
Яшьлек гомере чәчкә кебек бит ул -
Чәчкә гомере бигрәк тә кыска.
Гомереңне матур узсын, дисәң,
Башларыңны салма сагышка.
Рәхмәт әйтәм, әнкәй
Рәхмәт әйтәм, әнкәй, сиңа
Тапкансың да мине, баккансың.
Бәхетләре мулдан булсын, диеп,
Тормыш юлларына озаткансың.
Бәхетләрем мулдан булмаса да,
Гомер иттем, әнкәй, бер чама
Газаплар да булмадылар түгел,
Түздем инде, әнкәй, шулай да.
Балалар да үсеп буйга җитте,
Үз юлларын инде таптылар.
Үз парларын таптылар да бергә
Тормыш арбаларын тарттылар.
Балалардан кадерлерәк ни бар,
Кадерлерәк ни бар дөньяда?!
Озын гомер теләп, дога кылам,
Рәхмәт әйтәм, әнкәй, сиңа да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа