Укучыларыбызга шигъри бүләк
Кышкы урман Кышкы урман йоклый талып,
Агачларны бәс сарган;
Әйтерсең, җирне каплаган
Мамыктай ап-ак юрган.
Зифа каеннар иңенә
Ап-ак шәлен ябынган.
Чыршы ботаклары аска
Кар күплектән салынган.
Кар каплаган аланлыкны,
Әкияти урман, серле.
Санап бетерерлек түгел -
Агачлар бик күп төрле.
Чыршы, нарат, юкә, имән,
Карама, каен, миләш.
Бер-берсенә авыр чакта
Бирәләр алар киңәш.
Буран чыкса, борчылышып
Шаулашалар агачлар.
Ботаклары сынып төшсә
Ыңгырашалар алар.
Карт имәннәр шыгырдыйлар
Алар чыкраган сыман.
Хәйран калырлык - урманда
Әкияти серле томан.
Кышкы салкын
Быел кыш бик юмарт килде:
Ява карлар ишелеп.
Күкләр төбе кар күплектән
Киткән, ахры, тишелеп.
Кыш айлары чая була
Карлы бураннар белән.
Салкыннары бик тә зәһәр
Кырыс җилләре белән.
Әче кышкы салкын битне
Чеметтереп туңдыра.
Дулап бураны да чыкса,
Салкыннан да уздыра.
Кыш айлары суык, кырыс,
Озын, караңгы төннәр.
Таң ата да, кичләр җитә,
Сизелми үтә көннәр.
Алар дөнья тоткасы
Игенченең эш авыр,
Ипи кадерен белә.
Иписез тамак тук түгел,
Иген уңсын, дип телә.
Ашаган кебек тә булмый,
Иписез аш ашасаң.
Чүплеккә ыргыта күрмә,
Гөнаһ була ташласаң.
Сәндрәдән карап ятып,
Ипи пешкәнен көттем.
Кибән башын кисеп алып,
Чеметеп тозны сиптем.
Авызымнан сулар китте,
Мин ипине капканчы.
Һаман өйдә пешерделәр
Ипине бит моңарчы.
Ипи һәм тоз - икесе дә
Ала дөнья хуҗасы.
Ипи-тоз булса табында,
Булмас илнең хуҗасы.
Алдакчы көзге
Йокымнан айнып бетмичә
Көзге каршына килдем.
Чигәмдәге чәчләремнең
Агарганын мин күрдем.
Кулым белән күзләремне
Уып тагын карадым.
Үз-үземә ышанмыйча
Чәчләремне тарадым.
Чәчләрем дә бик юкарган,
Сирәк булып калганнар.
Чия төсле иреннәрем
Төзсезләнеп калганнар.
Күз тирәмдә җыерчыклар,
Калдым мин аптырашка.
Өнемме бу, төшемме бу? -
Кулымны куйдым башка.
Дөрес күрми әллә күзем,
Элҗе-мөлҗе киләме?
Алдаша, ахры, бу көзге,
Әллә миннән көләме?
Көзге дөрес күрсәтми лә,
Алыштырам аны мин,
Күрсәтәдер ямьсез итеп,
Канәгать түгел лә мин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа