Укучыларыбызга шигъри бүләк
Туган нигеземә
Туган нигеземә кайтып барышым,
Күңел тулы сары сагышым.
Йөрәгемдә мең дә бер уй минем,
Акрын гына өйгә кайтышым.
Капкаларның тутык биген ачам,
Мөлдерәп ага күздән яшьләрем.
Керсәм өйгә, анда берәү дә юк,
Кемнәргә соң, әйтче, дәшәрмен.
Газиз әти-әни, апай, энем,
Сез исәндер кебек һаман да
Чыккансыз да шулай озак итеп
Йөрисездер кебек яланда.
Газизләрем дәшә сыман миңа:
"Адашыплар йөри күрмә син.
Гомер иткән газиз нигезеңне
Бер үк ташлап яши күрмә син".
Әрвахларга дога кылып алгач,
Җыенам кайтыр юлыма
Догаларым ирешсеннәр
Сез яши торган җиргә.
Рифат абыйга
Быел сиңа 55 яшь,
Чын күңелдән телик теләкләр.
Рифат абый, озын-озак еллар
Бергә типсен йөрәкләр.
Уңган-булган кеше үзең,
Лаек бит син олы мактауга.
Башка килә бары мактау сүзе
Синең исемеңне атауга.
Гыйниятовлар калсын җирдә, диеп,
Үстергәнсез ике лачын егет.
Кеше булып калсыннар, дип,
Биргәнсез бик дөрес үгет.
Нәфирә Гатауллина
Юныс
Яшиселәр килә
Яшиселәр килә, яшиселәр,
Булган кайгыларны таратып.
Яшик әле бергә уйнап-көлеп,
Бер-беребезне бик тә яратып.
Яшиселәр килә, яшиселәр,
Тормыш барсын шулай үрелеп.
Яшик әле шулай гомер буе
Бәхет-шатлыкларга күмелеп.
Яшиселәр килә, яшиселәр,
Сезнең белән һәрчак күңелле.
Бар туганнар бергә җыелгач та
Шатлык били икән күңелне.
Яшик әле
Тормыш юлларыннан узганда
Кирәк була якын туган да,
Күңелле бит яшәү дөньяда
Балаларың янда булганда.
Дуслар булсын кайгы килгәндә,
Туган кирәк авыр булганда.
Бер-беребезгә ярдәм итешеп
Яшик әле якты дөньяда.
Дөньялыкта матур тормышларны
Көтә һәрбер кеше күңеле,
Бу дөньяның бөтен матурлыгы
Бергә тату яшәү түгелме?
Бер Ходаем үзе сакласын
Без йөрисе юлның туфрагына
Язылганмы әллә язмышлар:
Көтмәгәндә кара кайгы килә,
Йөрәкләргә - авыр сагышлар?
Әче күз яшьләрен тыеп булмый:
Бигрәк авыр инде йөрәккә.
Өметебез генә өзелмәсен -
Торыйк, дуслар, шундый теләктә.
Вакыт дәва булып иңсә иде,
Өметләнеп көтә шул йөрәк.
Шатлыкларның чиге булмас кебек,
Өмет чынга ашса тизрәк.
Беркемгә дә авыр хәсрәтләрне
Кичерергә һич тә язмасын.
Бер Ходаем газиз әнкәйләрнең
Саклап торсын һәрбер баласын.
Туган авылым
Бәхет эзләп чабам әле һаман,
Бәхет бары туган авылда,
Авылдашлар белән хәл белешкәч,
Шифа табам җанга тагын да.
Сиңа йөгереп кайтам, туган авылым,
Сагындыра һәрбер урамың,
Рәхәтләнеп су коенып үскән
Инешләрең, яшел тугаең.
Сиңа диеп кайтам, туган авылым,
Сиңа тарта күңелем һаман.
Тормышымда бөтен матурлыкны
Мин сиңа кайткач табам.
Туган йортым көтеп тора анда,
Тәрәзенә хәтле сагынган.
Мин булмагач, ишек алларым да
Хәтфә яшел чирәм ябынган.
Җәй дә узып киткән
Кай арада көз дә килеп җиткән -
Зәңгәр күктә соры болытлар.
Зур суларга көзге яңгыр ява,
Ә суларда йөзә балыклар.
Балыкларга кирәк тирән сулар,
Ә кешеләр көтә гел шатлык.
Шатлыкларны көтеп яши-яши
Үтеп китә икән яшь вакыт.
Яшь вакытта берни уйламыйсың,
Уйнар чакта уйнап туймадык.
Яшь вакытлар бик тә кадерле шул,
Ә без кадерләрен тоймадык.
Үсеп җиттек диеп шатландык без,
Эшләдек тә көлдек - җырладык.
Безнең өчен әти-әни горурланса,
Бәхет шулдыр, диеп уйладык.
Ксения АЛЕКСЕЕВА
Янсуар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа