Укучыларыбыз иҗаты
Хикәя
ЯРАТАМ, ДИМӘДЕ...
Диләфрүз гомерен авылда үткәрде. Ире вафатыннан соң, балалары аны шәһәргә күчәргә, яшәргә күндерделәр. Ләкин ул шәһәр кешесе була алмады. Капканы ачып чыккач та, йомшак туфракка, яшел чирәмгә, ап-ак карга аяк басулар аның төшләренә керә, өзелеп-өзелеп искә төшеп, бик тә сагындыра. Авыл һавасы исе килә дип, парк, бакчаларда йөрергә ярата. Ул яшәгән йорт каршында гына артык зур булмаган, җыйнак, чиста бакча бар. Дүрт-биш кеше сыярлык эскәмиягә утыр да рәхәтләнеп ял ит. Кояшлы, җылы көннәрдә, йөзеңне кояштан иркәләтеп, күзләреңне йомып, уйлар диңгезенә чумып, хисләр дулкынында тирбәлүдән дә тәмлерәк, ләззәтлерәк мизгелләр бармы икән бу дөньяда!? Күзләрне йомуга, авыл, аның урамнары, кычытканлы тыкрыклары, челтерәп аккан чишмә-инешләре, кешеләре, ире белән үткән гомернең күңелле мизгелләре, искән җилдәй бик тиз ашыгып киткән еллар кино караган сыман каршыңнан узыпмы узалар. Шулай туган-үскән җирне, сиздерми генә узган гомеркәйне уйлый-уйлый, үзенең яраткан эскәмиясендә утырганда, янына матур гына киенгән, күзләреннән усаллык очкын-утлары чәчрәп торган ханым килеп “кунды.” Исәнләшү-сәламләшү юк, таныш кешеме син, юкмы, анда гаме юк – таш өстенә борчак сипкәндәй, сүзләрен “чәчә” башлады:
- Ир дигәнем кичә тагын исереп кайтты, дуңгыз. Телен көчкә әйләндерә, үзе: “Карчык, яратам мин сине, би-ик яратам,” – дип тәкелди. Исерекнең яратуы хаҗәтемә кирәкме! Бер “ычкынса,” тиз генә туктамый - нишләтергә дә белгән юк шул алкашны! Туйдым заразадан!.. Тормышның бер яме-кызыгы юк...
- Аекның уенда, исерекнең телендә, диләр бит. “Яратам” дигәч, чынлап та яратадыр, - дип, Диләфрүз сүзгә кушылмакчы булды. Хатынның күзләрендәге утлы-ялкынлы, нәфрәтле карашны күреп, ул үзен бөрешеп-кечерәеп калгандай сизде.
- Синең исерек ир күргәнең юк ахрысы, җаный. Югыйсә, исерекләрне яклап утырмас идең! – диде дә асфальтны тишәрдәй итеп, дөп-дөп басып китеп барды. Колакта ачулы туфли тавышы шактый яңгырап торды. Диләфрүз әрем телле хатын күздән югалганчы карап калды. Аннары нәтиҗә ясагандай үзалдына сөйләнеп алды:
- Йа Ходаем, әче теле авызына сыймаган мондый хатыннар белән яшәгән ирләргә сабырлык бир. Шул хатынны яратырга кирәк бит, ә!
... Диләфрүзнең ире үлгәнгә, җиде ел вакыт үтте. Аның ирен искә алмаган көне юк. Теге усал телле хатынның ирен “мактавы” аны тагын хәтер-хатирәләр диңгезендә йөзәргә этәрде ахры...
Уйлар... Уйлар... Үткәннәр күк йөзендә ашыкмый гына аккан болытлар сыман күз алдыннан узалар да узалар.
Диләфрүз, Нургали белән беренче очрашуын искә төшереп, елмаеп куйды. Кыз Казан Дәүләт пединститутына укырга керде. Имтиханнар тәмамлангач, беренче курс студентлары белән җыелыш булырга тиешлеге, көне, сәгате, урыны турында язып, белдерү эленгән иде. Гөнаһ шомлыгы димичә, ни диярсең: юлдагы “бөкеләр” аркасында кыз соңга калды. Әкрен генә зал ишеген ачып керде керүен, әмма утырырга урын калмаган иде. Ул кая барырга белми, аптырап калды; як-ягына карангалаганда, бер егетнең чакыруын күрде. “Мин кечкенә буйлы, үзе янына сыйдырмакчыдыр”, – дип уйлады. Ә егет урыныннан кузгалмады да: кызны җиңел генә күтәреп алып, алдына утыртты. Диләфрүз оялудан кызарды, егет кулыннан ычкынырга тырышты, бәргәләнде. Кая ул ычкыну! Егетнең корычтай көчле куллары кызны кымшандырмады да. Колакта: “Тик кенә утырыгыз. Борчылмагыз, сезгә ... безгә беркем дә игътибар итми”, – дигән серле пышылдау ишетелде.
Җыелыш бетүгә, кыз тиз генә чыгып йөгермәкче иде, тик... көчле куллар иясе:
- Ашыкмагыз, ишек төбендә ... әнә никадәр кеше, тиз генә чыгып китә алмыйсыз, - дип, аны тотып калды. – Мин сезгә имтиханнар биргәндә үк игътибар иттем: тыныч, тыйнак, мөлаем кыз булуыгызны абайладым. Сезнең белән танышасым, сөйләшәсем килде. Менә бүген җае да чыкты, - дип, егет тыенкы гына көлде.
Беренче очрашу-танышу әнә шулай булды. Аннары очрашулар, кино-театрга һәм башка күңелле чараларга йөрүләрнең исәбе-саны чиксез иде. Нургалинең киң холыклы, ярдәмчел, кешелекле булуын күрде, белде Диләфрүз. Нәтиҗә шул: араларында мәхәббәт җепләре нык, өзелмәс булып үрелде.
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа