Укучыларыбыз иҗаты
Хикәя
ЯРАТАМ, ДИМӘДЕ...
(Дәвамы. Башы http://pestrecy-rt.ru/news/%D3%99d%D3%99bi-i%D2%97at/ukuchylarybyz-iaty )
Көннәрдән бер көнне, беренче курсны тәмамлар алдыннан, егет кызга үзенең серен чиште:
- Беләсеңме, Диләфрүз, мин укытучы була алмам ахры. Күңелем мәктәп бүлмәсенә генә сыймас кебек... Иркен кырлар, басулар, трактор-машина гөрелтесе, кош-корт, хәтта чебен-черки безелдәүләре сагындыра. Мин авыл хуҗалыгы институтына керергә уйлыйм. Син ни диярсең?
... Уйлар җебе өзелде. Янына бер ханым килеп утыруын сизмәгән дә икән. “Исәнмесез” дигәнне ишеткәч, сискәнеп китте.
- Сез дә бакчаларны, яшеллекне, авылны искә төшерә торган урыннарны яратасыз ахрысы... Мин дә хисләнеп, гомернең бәхетле мизгелләрен искә төшереп утырырга яратам. Тик бүген иремнән туеп, гарык булып... – ханым бармагы белән муенына сызып куйды. – Ирегез эчәмени? – дип, Диләфрүз аның сүзен бүлде.
- Ю-ук, эчми! Бик вакчыл, саран, карун нәрсә булып чыкты. Һәр нәрсә, һәр тиен исәптә... Кеше кебек киенәсе дә килә. Нәрсәләргәдер күз төшә – аласы килә, ә кулда - акча юк. Минемчә, акчаны хатын тотарга тиеш. Минем хезмәт хакын да, үзенекен дә җыеп бара. Бераз алып калып та булмый – икебез дә заводта эшлибез, акчаны бер исемлеккә кул куеп алабыз. Нишләргә дә белгән юк. “Син минем кадерлем, бик яратам шул мин сине,” – дип, “сайраган” була әле, хәшәрәт! Азык-төлекне ул алып кайта - үзе ашыйсы килгәнне...
Хатын тагын ниләрдер сөйләде: иреннән теле туйганчы зарланды. Ул сөйләгән арада таныш аяк тавышы ишетелде: теге... исерек иреннән туйган хатын бакча буйлап килә – кайтып барышы бугай... Йөзе ком белән агартылган җиз ләгән диярсең, билләһи! Усаллыгы, әйтерсең лә, кыйммәтле, исле сабын белән юып төшерелгән, авызы ерык.
- Менә иремә баш төзәтергә пиво алдым әле. Интекмәсен, - ди ди, сумкасыннан күренеп торган, литр ярымлы шешәгә ишарәләде. Диләфрүз эченнән генә: “Моны җен алыштырганмы әллә”, – дип уйлап куйды. Ирен “дуңгыз, зараза, алкаш” дип “мактаган” хатын ничек шулай тиз фикерен үзгәртә алды икән!? Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас. “Төпсез кешедән төпсез сүз чыгар. Кешенең акылы сүзеннән билгеле”,- ди иде әнисе. Саран ирен “мактаучы” ханым да кузгалды. Диләфрүз як-ягына каранып алды да үз куышына кайтырга булды: я тагын берәрсе килеп чыгар да ирен ”күкләргә чөяргә” тотыныр.
Диләфрүзнең дә тормышы тигез юлдан гына тәгәрәмәде. Башы ярылса, яулыгы астында, кулы сынса, җиңе эчендә булды. Нургалиенең чит-ят ислемайлар сеңдереп кайткан чаклары үзәкне телгәләде. Мондый хурлыкны кемгә сөйлисең дә кем сиңа ярдәм итә? Алты ел дуслашып йөреп, киләчәккә матур планнар корып, башкаларны көнләштерерлек итеп яшәргә, акыллы балалар үстерергә сүз куешканнар иде бит!
Шулай бер көнне җыелыш-педсоветтан соң, Диләфрүзгә соңрак кайтырга туры килде. Ханымның өенә кайту юлы колхоз идарәсе урнашкан урамнан уза. Идарә йортының икенче катында агроном бүлмәсендә генә балкып ут яна. “И-и, җаныем, һаман эшләп утырасыңмы? Хәзер яныңа керәм, өйгә бергә кайтырбыз”, - дип, ирен шаккаттырырга теләп, йөгерә-чаба икенче катка менде дә, елмаеп, ире бүлмәсен ачты. Ачты... ачса, ир дигәне бер хатын-кыз белән кара-каршы утыра һәм дә ки ... кулларын тотышып, бер-берсенә бик тә якын килеп, нидер әйтәләр дә көлешәләр. Диләфрүз югалып калды: авызыннан сүзе чыкмый, баш шәрифе эшләмәс булды. Тегеләр дә, кемнең кемнең, Диләфрүзнең керүен көтмәгәннәр иде: икесе дә “Смирно!” га торып бастылар. Диләфрүз артка таба чигенде дә атыла-бәрелә чыгып йөгерде. Күзенә ак-кара күренмәде, кая барганын белештермәде. Күпмедер баргач, өненә килгәндәй булды: ул авыл читендә түгелме соң? Борылып, әкрен генә өенә таба атлады, үзенең ни-нәрсә эшләргә тиешлеген уйлады: аерылып китәргәме? Балаларга ничек аңлатырга? Улы быел урта мәктәпне тәмамлый. Кызы – җиденчедә. Әти-әниләренең аерылуын ничек кабул итәрләр? Әллә сабыр итәргәме? Гафу итәргәме? Ханым Мөхәммәт Пәйгамбәребезнең: “Тирән кичерешләргә тарыганда, иң элек сабырлык кирәк”, - дигән хәдисен дә искә төшерде.
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа