Укучыларыбыз иҗаты
ЯРАТАМ, ДИМӘДЕ... Хикәя
(Ахыры. Башы 47, 48 нче саннарда)
Башында кайнаган меңләгән сорауларына төгәл җавап таба алмыйча, әкрен генә атлаганда, кемдер аны култыклап алды:
- Кайда йөрисең? Сине көтә-көтә арып беттек бит инде. Балалар...- дип башлаган җөмләсен Нургали тәмамламады. Хатынының ике беләгеннән тотып, үзенә таба борды. – Өйгә кергәнче, аңлашыйк әле. Синең шүрлектән караганда, мин – хатынына хыянәт итүче, әйеме? Бергә эшләүче ханымның кулын тотудан җир тетрәмәгәндер бит, җаным?! Тузандайны тубал итмә.
- Ир дигәнемнең, эш сәгате беткәч, бухгалтер ханым белән куллар тотышып, көлә-көлә утыруын күргәч, менә монда вулкан утлары-көлләре белән атылды, - ди-ди, хатын күкрәгенә дөп-дөп суккалады. – Шүрлек, имеш... Тапкан бит сүзен дә... Әйдә, синең шүрлеккә менеп карыйк... “Казан карасы китәр, намус карасы китмәс”, – ди халык. Синең шүрлек ни дияр икән? Әйдә, әйт...
Ир хатынын кочаклап алды да кычкырып көлеп җибәрде:
- Минем шүрлек... шүрлектән караганда, син күргән хәл хыянәт түгел - бәхәсләшү! Яхшы орлык кирәк, бухгалтер акча бирми. Бүген көне буе бәхәсләшәбез, әрләшәбез – уртак фикергә килә алмыйбыз. Аптырагач, уен-көлке, мәзәкләр сөйләп, җиңеп булмасмы дигән идем. Мин үзем теләгәнгә ирештем. Син кергәндә, кулларына кагылып, ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп торуым иде. Намусым чиста. Усалланма. Усаллык кешене чукрак, сукыр һәм калебсез-йөрәксез итә, диләр. Көнләшмә дә, юк-барга үз-үзеңне бетермә, җаным. Син минем бик кадерле кешем, бердәнберем...
... Диләфрүз фатирына кайтып та җиткән икән ләбаса! Ачкычларын кулына алса да, керергә ашыкмады. Карасана: шул аңлашу вакытында Нургали: “Җаным, мин сине бик-бик яратам”, – дигән сүзләрен дә өстәсә, ни була иде инде! Әйтсә, ярый иде, җае чыккан иде бит! Ә кайчан булса да әйткәне булдымы икән?
Фатирына кереп, өс-башын салмый гына, диванга барып утырды да хәтер дәфтәрен тырышып-тырышып актарырга тотынды: “Яратам” дигәнне кайчан да булса, ишеттеме соң ул?
... Нургали эшкә иртәрәк чыгып китә иде. Һава торышында үзгәрешләр булса, “җаным”ы янына керә дә киңәшләрен әйтә:
- Яңгыр сибәли, зонтигыңны алырга онытма, җаным.
- Салкынайткан, җиле дә төньяктан, җылырак киен.
- Юллар бик тайгак, боз гына... Карабрак, саграк йөр, җаным...
Берничә көнгә командировкага китсә:
- Бик тә сагындым сине. Ә син? – дип кайтып керә иде.
Хатын елмаеп куйды да:
- Аңлаган кешегә бу киңәшләр, сүзләр “яратам” дигәне булган бит инде! Яратканга күрә, җил-яңгырдан, тормыш авырлыкларыннан саклаган. Яратуны эш-гамәлләре белән исбатлаган, аңлаткан бит җаныем. Миңа “җаным” дип кенә эндәште. Ә мин ... мин бер генә мәртәбә дә: “Яратам!” дигән сүзне ишетмәдем дип, үпкәләп утырам. Йомырка эчендәге сары кебек яшәгәнмен ләбаса. Ансыз үткән көннәр - аны яратып, сагынып, көн саен искә төшереп, пар канатсыз үтелгән шыксыз, караңгы көннәр. Ханым көрсенеп куйды. И-и-и, җүләр дә инде мин: “яратам” сүзен әйттеме-әйтмәдеме дип, баш катырып утырам бит! Әйе, чын җүләр мин! Аның яратуын белеп-тоеп яшәдем ләбаса. Исерек, саран, “яратам” сүзен әйтүче ирләрен яманлаган хатыннар вәсвәсәсенә ияреп, кирәкмәгән хәтер-хатирәләрне казып чыгарып, искә төшереп утырам.
Йөз еллар элек китапларда язылган Йосыф – Зөләйха, Ләйлә – Мәҗнүн, Таһир – Зөһрә мәхәббәтләреннән көчлерәк тә булгандыр безнең яратуыбыз. Ирем-бәгырем “яратам” димәсә дә... Ул “яратам” дигән сүзне әйтмәсә дә, җаны-тәне, тәнендәге барлык күзәнәкләре белән яратты!
Мөхәммәт Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: “Хатын-кызларга хөрмәт күрсәткән кеше - затлы кеше” диелгән. Диләфрүзнең ире Нургали затлы, акыллы кеше иде. Урыны оҗмахта булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа