Укучыларыбызга шигъри бүләк
Питрәч.
Чишмәм
Чишмә агышын тыңлыйм да
Күңелем моңга тула,
Аның матурлыгын күреп,
Күңелемдә җыр туа.
Күкрәгемне бер тутырып,
Колачымны киң җәеп,
Кычкырып җырлап җибәрәм
Чишмәкәйгә ияреп.
Сер бирмәскә тырышам мин
Калышмыйм, дип, аңардан.
Аның моңнары аша мин
Хатирәмне яңартам.
Су агышына ияреп,
Уйларым ерак китә,
Шушы борма сулар мине
Яшьлек язына илтә.
Очрашам яшьлегем белән
Күзгә-күз бер карашып,
Кычкырып җырлыйсы килә,
Елыйсы килә шашып.
Былбыл баласы
Әрәмәлек арасында
Сайрый былбыл баласы,
Ничек кенә шул былбылны
Эләктереп аласы?
Тотсам, шул былбыл баласын
Иртә-кич назлар идем,
Аның белән бер куакта
Иртә-кич сайрар идем.
Тыңлар иде ул карышмый
Минем эч-серләремне,
Җанга тынычлык таба алмый
Көткәнне сөйгәнемне.
Сайрый-сайрый былбылым да
Юатыр иде мине.
“Көткәнеңне ул да белә,
Сабыр ит,” – дияр иде.
Сизмисеңдер шул, күрәмсең,
Үзәгем өзелгәнне,
Былбыл җырын тыңлый-тыңлый
Сагышланып йөргәнне.
Хыялым белән яшәү
Хыялый тормышта яшәү –
Үзе бер бәхет бит ул.
Көнең үтә хыял белән,
Эш эшләргә җитми кул.
Иртән йокыдан торуга:
“Тегене болай итәм, -
Диеп йөри торгач, тагын
Татлы йокыга китәм.
Көн артыннан көнне шулай
Үткәреп хыял белән,
Сизми дә калдым – бер көнне
Комга терәлде көймәм.
Күземне ачып җибәрсәм,
Янәшәмдә юк һичкем,
Сусыз далада калгандай
Хис иттем кинәт үзем.
Уйладым да сүз бирдем мин
Юкка хыялланмаска.
Хыял янәшә йөрсә дә,
Аннан файдаланмаска.
Дуслар
Һәр туар таң безнең өчен
Алып килә наз гына,
Инде авырлыклар килсә,
Түзә белик аз гына.
Сөенешеп яшик бергә
Аз гына да шатлыкка,
Юл бирмичә торыйк әле
Арттан килгән картлыкка.
Дөрес файдалана белик
Үзебезнең вакытны,
Бергә куана да белик
Уртак итеп шатлыкны.
Авырлыклар килсә, шулай
Бергәләшеп күтәрик -
Кайгылар да дуслар белән
Җиңелрәк үтә бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа