Укучыларыбызга шигъри бүләк
Шәле
Әниемне сагынам
Еллар аша кайтам бик юксынып,
Бигрәк моңсу бүген талларым.
Сандугачлар җырын тыңлап үстем,
Мин талларның моңын аңладым.
Эзләреңне, әни, таба алмыйм,
Төшләремдә күрәм мин кайчак.
Барча, барча, барча күңелләрдән
Кабер ташларың бик, бик йомшак.
Нигезләрдә чит берәүләр йөри,
Көлеп тормый өйнең тирәсе.
Тамак төпләрендә каты төер,
Ничек атлап өйгә керәсе.
Әй, әнием, әгәр исән булсаң,
Чыгар идең янга очып ла.
Юклыгыңа һаман ышаналмыйм,
Йөрәк сызлый, ала кысып ла.
Синең янга кайттым хыялымда,
Сагынуга чыдар юк чама.
Кайтмаслыгың беләм, тик нишләтим,
“Әни”! - диеп яшим мин һаман.
***
Чын күңелдән елмай һәр иртәне,
Уянганга бүген шөкер ит.
Бисмиллаңны әйтеп көнең башла,
Алга атла, алга йөреп кит.
Шушы бәхет җитә, Шулай калсын,
Кирәк түгел аның артыгы.
Сиңа язган, сиңа була инде,
Күктә язган җанның тартымы.
Хаксыз кайчак җанны кыйнасалар,
Ачу тотма, кеше, гафу ит.
Якты йөзең, тәмле сүзең белән
Тормышыңны үзең матур ит.
Саулыгыңны сакла, бик кадерләп,
Саулык үзе - олы, зур байлык.
Саулыкларын югалтканнар гына,
Аңлый булса аны бик анык.
Җаның тыныч булсын - иң мөһиме,
Ару-талу бетә чынлыкта.
Эшләреңә нәтиҗәне яса,
Үзең генә калып аулакта.
Балаларга иман орлыкларын
Күңеленә аның яшьтән сал.
Авырлыклар килсә, бул янәшә,
Ни күрсәң дә, кеше булып кал.
Хыянәтне уеңа да кертмә,
Хыянәт ул - бөтен илеңә.
Кеше тавыгы күркә күренсә дә,
Күзең ач син, бар бит үзеңдә.
Үзеңнеке сайлап алынган бит,
Меңнәр арасыннан йөз үлчәп.
Югалтуы бик тиз җан ярыңны,
Бәхетеңне сакла, тот исәп.
Әти-әниең тормыш бүләк иткән,
Аларның юк начар , яманы.
Исән чакта бурычыңны үтә,
Үстергәннәр синдәй баланы.
Аш атканга, һич тә таш атмыйлар,
Әйтә бел син һәрчак рәхмәтең.
Гел тирбәлеп булмый бишекләрдә,
Шушы көннең күр син рәхәтен.
Ир-атларсыз бер нишләп тә булмый,
Үтисеңме ирең хакларын.
Җан җылыңны биреп җылыт аны,
Күрә бел син яхшы якларын.
Хатыныңны бик кадерләп сакла,
Аның белән дөнья көтәсе.
Ничек яшәсәң дә уза еллар,
Санлап яшә, гомер үтәсе.
Аллаһым бар-Аллаһыңа сыен,
Ал үзеңне кулга, сабыр ит.
Сират күперләрен кичәсе бар,
Үтүләре кыен, авыр бик.
Кулдан килгән изгелекне эшлә,
Изгелекләр җәннәт гамәле.
Вакыт юк дип торма, табып була
Яхшылыкка бер-бер әмәлен.
Риза бул син шушы халәтеңә,
Әлхәмделилләһ, әле исәнсең.
Күкрәк тутырып сулар сулышың бар,
Соңгы минутларда нишләрсең.
***
Кызым кайта, бөтен эшләремне
Йөгерә-йөгерә эшлим ашыгып.
Ана күңеле, җанын бирер иде,
Кайтадыр күк балам ачыгып.
Кызым кайта, әти-әни, диеп,
Чын йөрәктән ала кочаклап.
Үстергәнне аңлый булса кирәк,
Бик кадерләп, сөеп һәм саклап.
Кызым кайта күчтәнәчләр төяп,
Нурдай балкып, якты йөз белән.
Гомеремнең соңгы мизгелендә
Яннарымда булыр, мин беләм.
Кызым кайта, балачактагыча
Сабыйларча ихлас куанып.
Куйган чәйдән, пешкән ризыклардан
Китә бугай, китә юанып.
Кызым кайта, күзләреннән күрәм,
Кызым кайта безне сагынып.
Ул кайтырга гомер буйларына
Торса иде ишек ачылып.
Кызым кайта тигезлеге белән,
Бар да яхшы, күрәм күзеннән.
Кызым кайта бүген, ул бит җаным,
Бәгыремнән минем өзелгән.
***
Гаделсезлек күрсәм әгәр,
Орыша алсам иде.
Соңгы ипи телемемне
Бүлешә алсам иде.
Керле, каткан күңелләрне
Юыша алсам иде.
Кайгыларын, борчуларын
Куыша алсам иде.
Ярдәм сорап килгәннәргә
Булыша алсам иде.
Бәхетле итәргә сине
Тырыша алсам иде.
***
Елмаюны югалтканбыз,
Белмим кая калгандыр.
Шулайдыр ла, узып барган
Бер җитезе алгандыр.
Алгандыр да тиз-тиз генә
Кесәсенә салгандыр.
Эзли-эзли елмаюны
Кайберәүләр аргандыр.
Әллә инде төшеп калып,
Бәлаләргә таргандыр.
Бер усалы, тотып алып,
Урталайга яргандыр.
Аулак кына, тыныч төштә
Йокыларга талгандыр.
Эзләп йөреп тик берәве
Сагышларга саргандыр.
Елмаюны югалтканбыз,
Белмим кая калгандыр.
Шулайдыр ла, бер бәхетле
Елмаюны алгандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа