Ял сәгатьләрендә
Питрәч.
Гөлләрем
Тормыш матур булсын, диеп,
Матур гөлләр үстерәм.
Алар минем гел чәчәктә,
Үзем шуңа сөенәм.
Килсәм гөлләрем янына,
Җаныма рәхәт табам.
Авыр чакта йөрәгемә
Алардан җылы алам.
Күзләремне ала алмый
Сокланам мин аларга.
Игътибар сорый алар да
Сабый кебек карарга.
Су сипмәсәң, сулыктырсаң,
Үпкәлиләр тик алар.
“Сусадык, тилмертмә,” – диеп
Ялваралар бит алар.
Жәлләмичә гөлләремә
Сулар сибәм кич-иртән.
Мин аларны шау-чәчәктә
Күрергә бит күнеккән.
Соклану
Карап куям да сокланам
Үстергән гөлләремә,
Чит күзләр тия күрмәсен
Тик бер үк үзләренә.
Аллы-гөлле чәчәк атып,
Ямь өстиләр йортыма.
Алар белән серләшмәсәм,
Китә алмыйм йокыга.
Татлы йокыга талам да
Төштә күрәм аларны.
Бик яратам, кадерлимен
Сабый кебек аларны.
Гөлләр дә бит, бала кебек,
Көтә җылы карашны,
Игътибарың чак кимесә,
Югалтасың аларны.
Бик тиз башын иеп алар:
“Безгә, - диләр, - су кирәк,
Кешегә булган игътибар
Безнең өчен дә кирәк.”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа