Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Яшьлегемә хат

Хикәя

6

Яшьлегем, сиңа хат яза торган ир затының хәзер чәчләре ап-ак, иңбашлары да салынган, лешпердәгән картка әйләнеп бара инде. Тормыш дигән катлаулы, авыр, сикәлтәле олы юлда шатлык белән кайгы үрелеп бара икән. Кайгы адәм баласын бөгеп, җиргә сыларга тырышса, шатлык яшәргә, алга омтылырга көч-куәт бирә икән.

Исламияңне мәңгелеккә озаткач, хәлең ничек булды дисеңдер...

Авылда дуслар, туганнар мине өйләндерергә тырыштылар... Тырышалар. Әниләрен күмгән вакытта балаларыма "Әниегез дә, әтиегез дә булырмын" дип, сүз биргән идем. Өйләнү турында уйламадым. Тик бер кыенлык бар: нәрсәгә генә кагылсам да, тотынсам да - бөтенесе АНЫ хәтерләтә. Балаларны күрше апага калдырып, Оренбург ягына "экскурсиягә" киттем. Хәрби хезмәттә булганда, командирларымның берсе: "Кыен хәлдә калсаң, кил. Ярдәм итәрмен,"- дигән иде. Командирымны Мәскәүгә алганнар. Мин белгән кешеләр юк. Нишләргә? Автовокзалга киттем. Автобус көтеп утыручылар арасында олы яшьтәге бер абзый янына барып утырдым. Сөйләшәбез. Хәлемне аңлаттым. Шәһәрдән бик ерак булмаган авылдан өй аласым килүен әйттем. Абзый үз авылына алып китте. Җыйнак кына татар авылы. Урта мәктәп тә бар. Абзый авыл читендәге бер йортны күрсәтте: сатыла икән. Алырга булдым. Авылдагы йорт-җиремне сатып, укулар башланганчы, "армиям" белән Оренбург ягына күченеп килдем. Ике ел тирәсе сатып алган иске өйдә яшәдек. Гомер буе төзелештә эшләгән кеше бит инде мин. Яңа йорт салырга керештем. Малайларым кул арасына керә башладылар. "Бүре үзенең баласын тотарга өйрәтсә, сарык баласын качарга өйрәтер," - ди халкыбыз. Мин малайларымны эшкә, эштән курыкмаска өйрәттем. Җәйне өй салып үткәрдек. Шәп килеп чыкты. Авыл халкы, кулымнан эш килә икәнен күреп, үзләренә дә минеке кебек өй салырга чакыра башладылар. Һәр җәй саен ике-өч йорт өлгерттек. Улларым миннән калмадылар. Алар минем ышанычлы ярдәмчеләрем булдылар.

... Гомерләрнең үтүен бер нинди закон белән дә, көч белән дә тыеп, туктатып булмый. Малай дигәннәрем урта мәктәпне тәмамлап, берәм-берәм минем яннан "очып" китә башладылар. Олы улым очучы, бүгенге көндә Мәскәүдә эшли, яши. Икенчесе Казанда, Оргсинтез заводында инженер. Ә кече улым Оренбургта калды. Сеңелем эшләгән мәктәптә химия фәнен укыта. Әнисенең хыялын тормышка ашырды. Өчесе дә өйләнде, берәр малайлары бар.

Яшьлегем, үзем вакытында укый алмадым, шуңа түбәнсенеп-кимсенеп яшәдем. "Белем ашарга сорамас, ә ашарга бирер," - диләр. "Балаларымны укытырмын, белемле итәрмен," - дип, үземә сүз биргән идем. Алланың биргәненә шөкер, сүземдә тора алдым - өчесе дә югары белемле, ким-хур булып яшәмиләр. Алар өчен шатланып, горурланып яшим.

Менә шулай, яшьлек җаныем, искән җилдәй узган гомерне искә төшерергә, сине сагынырга вакыт җитәрлек хәзер. Исламиям белән яшәгән көннәремне, елларымны өзелеп-өзелеп сагынам. Балаларым күңелендә һәм минем йөрәгемдә аңа карата булган хисләр саф килеш саклансын дип, мин өебезгә чит-ят хатын-кыз кертмәдем. Өйләнмәдем. Әни дә, әти дә булдым. Хатын-кыз эшен дә өйрәндем. Ә балалар үсә төшкәч, бөтен эшне бергәләп эшләдек. Өчпочмак пешерергә уйласак, өстәлнең дүрт ягында дүрт "мужик" "момент" берничә таба өчпочмак ясап, утын ягып кызган мичкә тыгып та куя идек. И-и, ул өчпочмакның тәмлелеге, и-и-и, балакайларымның авызларын чәпелдәтә-чәпелдәтә ашаулары... Шул мизгелләр әле күз алдымда... Бәхетле чаклар...

Җырларда: "Яшьлегемә кире кайтыр идем,"- дип җырлыйлар. Мин мәңгелек мәхәббәтем - Исламиям булса гына кайтыр идем. Яшьлегем, сиңа кайтырга ашкынмыйм. Яшьлек кабатланса, кызык булмастыр ул. Белер-белмәс, тәҗрибәсез, җүләрлек белән кылынган гамәлләр сагындыралар.

Картаймыш көнемдә туган авылыма кайттым. Туган туфрак үзенә тарта икән. Кечерәк бер йорт сатып алдым. Умарта кортлары, куян асрау белән мәш килеп йөрим әле. Балаларыма, авылдашларыма бал, итләр бирү күңелемә рәхәтлек, җылылык иңдерә. Ә теге дөньяга китә калсам (беребез дә мәңгелек түгел), улларыма васыятемне әйттем: әниегез янына җирләгез. Теге дөньяда бергә булсак иде.

Үткән яшьлек, кем генә сине сагынмый икән! Сагынганга күрә, мин дә хат яздым. Айлар буе яздым. Елый-елый яздым. Хатымны Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссаләмнең бер хәдисе белән тәмамлыйм: "Җиңеләйтегез, авырайтмагыз, сөендерегез, нәфрәтләндермәгез. "Әйе, бер-беребезгә ярдәм итеп, кадерләребезне белеп, тыныч-имин яшәсәк иде.

Хат язучы Исрафил бабагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса