Яшьлегемә хат
Хикәя
1
Яшьлегем, сине һаман искә төшереп, сагынып яшәүче җитмеш җиде яшендәге Исрафил исемле "кәттә егет" сиңа хат яза.
Әйе, синдә булган хәлләр, вакыйгалар сагындырып, гел искә төшеп торалар. Кайчакларда төннәр буе кинолентаны әйләндергән кебек күз алдымнан үткәрәм.
Балачак белән яшьлек арасы кайчан бүленә икән? Бүген балачак тәмам, иртәгәдән яшьлегең башлана дип, аерып әйтеп буламы? Юктыр, мөгаен... Ә мин алар арасын бүләргә, киртә куярга тырышам. Ничек дисеңме?
Алтынчы класста укыганда, безнең мәктәпкә чит телләр укытучысы Луиза Эдуардовна дигән апа килде. Сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле, сөйкемле, елмаеп кына тора. Немец телен өйрәтә башлады. Мин аңардан күземне ала алмыйм, гел янында буласым, аның миңа нидер әйткәнен ишетәсем, тыңлыйсым килә. Күңелем гел аңарга тартыла. Ул әйткәннәрне, өйрәткәннәрне җиренә җиткереп үтим. Мактаса, эреп китәм, җаныма, тәнемә сары май сөрткәндәй була. Аны күрер өчен атлыгып, җилкенеп торам. Мәктәпкә бармый калган көннәрем - айсыз, караңгы төн, аларны үткәрә алмый интегеп бетәм.
Луиза апабыз Сәхипҗамал әбиләрдә фатирга урнашкан иде. Дәресләр беткәч, аның дәфтәр, китапларын күтәрешеп, озатып куям. Сәхипҗамал әбиләр авылның теге-е башында ук яшиләр, ә без - бөтенләй икенче якта. Өйгә кайтып кергәч, әни мине пыр туздыра: "Иптәшләрең әллә кайчан кайттылар бит инде. Син кайларда ишәк сугарып йөрисең соң!? Өйдә кырыкмаса кырык эш кырык җирдә кырылып ята, " - дип, әрләпме әрли. Түзәм инде, түзәм, башны иеп, тыңлап кына торам, кая барганымны әйтеп булмый бит.
... Уку елы тәмамлангач, өч ай колхоз эшенә йөрдем. Әз-мәз акча эшләдем. Шул акчага булса кирәк, әни миңа кибет чалбары, ак ситса күлмәк алды. Алтынчыны бетергәнче, әни теккәнне кидем. Колхоз эше килеште дип әйтимме соң, җәй көне мин бераз озынаеп, үсебрәк, җилкәм дә киңәеп китте. Әни теккән киемнәрем тараеп, кечерәеп калды. Кибет киемнәрен киеп, ватык көзгедән карасам, миңа дулкынланып торган, кара чәчле, алсу йөзле, ыспай киенгән егет кисәге карап тора. Бу малайны күргәч, Луиза апа шаккатар инде: үскән, тазарган, матур киемнәр кигән, дияр.
... И яшьлегем, мондый уйлар беркатлылык, сабыйлык галәмәте булган икән. Бу халәтемне мин соңрак аңладым: ихластан гашыйк булганмын, әлеге хисне "МӘХӘББӘТ" дип атап йөртәләр икән!
"Бакага мәхәббәтең төшсә, су буеннан китмәссең" диләр. Борын асты кипмәгән малай кемгә гашыйк булган бит!
Ә җиденче класста без чит тел өйрәнмәдек, чөнки Луиза апабыз килмәде: суга төшкән балтадай, эзсез-нисез югалды. Аны төшләремдә күреп, тиргә батып, саташып бетә идем: янына бармакчы булам, йөгерәм, кулларыннан тотарга омтылам, ә ул, томан эченә кереп киткәндәй, юкка чыга, югала. Күңелдәге бушлык, тирә-юнемә игътибарсызлык, гамьсезлек җанны телгәләде; кыскасы, дөньяның бер кызыгы, яме калмады. Мондый кичереш, эчке тетрәнү унөч яшендәге малайның укытучысын ярату, өзелеп сөю нәтиҗәсе булган икән. "Беренче мәхәббәт" дигәннәре шул булган икән...
2
... Җидееллыкны тәмамлагач, кулга таныклык тоттырдылар һәм... шуның белән - вәссәләм! Мин алга таба укымадым. Мәктәптә укуны дәвам итсәм, һәр уку елында 150 сум түләргә кирәк иде. Ә бездә аның кадәр акча юк. Әти миңа биш яшь булганда үлгән. Аны бик хәтерләмим. Әни колхозда төрле эшләрдә йөри: сеңелем белән мин - өстәл артында кашык белән "эшләүчеләр."
Ундүрт яшемнән эшкә тотындым. Шуның белән шул: балачак бетте, нокта куелды.
Колхоз мөгезле эре терлекләр өчен ферма-комплекслар төзи башлады. Төзелеш җитәкчесе Нурулла абый, рәхмәт яугыры, яшь дип тормады, мине эшкә алды: ташчы Сәйфулла абый кулына тапшырды. Ул таш, кирпеч, ә энесе Фәйзулла абый балта белән эшләү "әлифба"сын өйрәттеләр. Мең-мең рәхмәт аларга: әтисез үскән малайны хезмәткә, тормыш көтәргә өйрәттеләр.
Төзелештә хәрби хезмәткә алынганчы эшләдем. Йорт тирәсен тәртипкә китерергә тырыштым: абзар, койма, рәшәткәләр... Өй салырга... кесә юка иде шул... Кичләрен клубка чыккаладым, тик күңелемне яулардай-аңлардай кызлар таба алмадым. Күз алдымда, җанымда - Луиза апа! Балачакның ихлас ярату "чире", яшьлек, синдә дәвам итте.
... Хәрби хезмәттә Оренбург якларында булдым. Мылтык, автомат тотарга, атарга, атларга өйрәттеләр. Җиде класс белем белән генерал дәрәҗәсенә җитеп булмый икән: уку, белем алуның кирәклеген шунда аңладым. Белемнән дә зуррак хәзинә, байлык юк икән! Җир казу, солдат казармаларын төзәтү-ямау, чистарту һәм башка шундый "кара" эшләр минем кебек сай белемлеләр өстендә иде. Хезмәт срогым тәмамлангач, бер командирга өй салыштым. Хакын түләде. Шул акчага бүләк-күчтәнәчләр, үземнең өс-башыма да ниләрдер алдым.
Яшьлегем, хәрби хезмәт елларым менә шулай узды.
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа