Яшьлегемә хат
Питрәч
Гомер көзенә кергәндә,
Яшьлегемә хат яздым.
Күңелем йомшарып китте,
Чүт еламадым, түздем.
Яшьлегем, сиңа хат яздым,
Җавап бирмәссең, беләм.
Исемнән бер дә чыкмыйсың,
Сирәк төшемдә күрәм.
Төшләремә ешрак кер,
Яшьлегем, дип сорадым.
Күңел белән авылымның
Урамнарын урадым.
Сине искә алган саен,
Яшьләнәләр күзләрем.
Хәтер сандыгында ята
Әйтелмәгән сүзләрем.
Аргы якка чыктым инде
Яшьлек күперен атлап.
Хатирәләр онытылмый –
Күңел куйган бит ятлап.
Йөрәккә уелып калды
Гүзәл яшьлек еллары.
Күңелем урынында түгел –
Чиртә яшьлек кыллары.
Нечкәргән, тузган, таушалган,
Сыкрый күңел кыллары.
Озын һәм кояшлы булсын
Гомер көзе юллары.
Бәргәләнә, суккалана,
Сыкрана минем күңел.
Адашкан сыман буранда,
Юл эзли һаман күңел.
Ишетәсеңме, яшьлек? – диеп,
Эндәштем мин пышылдап,
Каршы җавап ишетмәгәч,
Йөрәк куйды сулкылдап.
Ул да мине юксынгандай
Басып тора боегып.
Җилкенеп, дәртләнеп йөргән
Япь-яшь кызны сагынып.
Күзләреңә бер тутырып
Карасам, аңларсыңмы?
Гомер көзенә кергәндә,
Озата барырсыңмы?
Күңелгә уралып үстең,
Үрелмәле гөлләрдәй.
Шаулап үтеп киттең бик тиз
Җитез, йөгерек җилләрдәй.
Китмә, диеп ялварсам да,
Болгап киттең кулларың.
Тегәр җептәй туры, озын
Синең киткән юлларың.
Йокламый, уйланып ятып,
Гомер йомгагын сүтәм.
Кире кайтмый, диләр, яшьлек –
Хыялда кайта, көтәм.
Шау чәчәкләр белән бергә
Сине гөлгә төрәсе.
Гомер көзенә кергәндә,
Килә сине күрәсе.
Атлап керде бусагамны
Гомеремнең көзләре.
Кояш нуры иңгән төсле
Балкый аның йөзләре.
Яшьлек дигән гөлбакчаның
Мин – коелган чәчәге.
Алда гомерем көзләре –
Дәвамлы киләчәге.
Гомер көзем юлдаш хәзер,
Яшьлегем эзсез түгел.
Хатирәләрне яңарта,
Өзелеп сагына күңел.
Ерагайса да аралар,
Һич онытмас хәтерем.
Йөрәгем һаман яшь әле,
Шулай да хуш, яшьлегем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа