Язмыш сынавыннан сыгылмаган Рәмзия
(бәлкем Адәм баласы ниләр күрми дияргәдер)
Хикәянең башы
Яңа ай башланып китеп, дүртенче көне җиткәч, тормыш юлдашым Язилә мине иртәдән үк кисәтеп куя:
- Бүген Рәмзиянең авыл халкына пенсия өләшә торган көне, кая булса да китеп югала күрмә тагын, - ди.
Чыннан да, ул әйткәнчә, нәкъ дүртесе көнне, өйләдән соң гәҗит-журнал, хатлар белән шыплап тулган зур авыр сумкасын бер як иңбашына ипләп аскан Рәмзия елмаеп-көлеп йортыбызга килеп керә. Һич кенә дә арттырып язуым түгел, аның белән очрашканнан соң, өебезнең эче яктырып, ямьләнеп киткәндәй була. Чөнки гади генә почта өләшүче түгел ул, ә ягымлы, тәмле телле ханым да. Гәҗит-журнал, хат таратканда, пенсия, субсидия өләшкәндә елмаеп хәл-әхвәл сорашулары, көндәлек эшләр белән кызыксынуы йөрәкләргә сары май булып ята, җанны шатландыра (Рәмзия безнең Почта урамы, безнең оч килене дә бит әле). Менә шундый күркәм сыйфатларга ия булган Рәмзия белән тагын-тагын, ягъни озак итеп сөйләшеп, әңгәмә корып утырасы килә. Ни кызганыч, вакыты чикле шул, аның башка йортларда да нәкъ безнең кебек пенсионерлар - апалары-абыйлары, әби-бабайлары, хезмәт ветераннары көтеп тора. Ул Тукай һәм Норма очларын үз эченә алган 270 йортка пенсия, субсидия өләшә һәм 290 йортка гәҗит- журналлар, хатлар тарата. Ел әйләнәсе гел аяк өстендә булып һәм авыр сумка күтәреп авылның бер башыннан икенче башына кадәр почта өләшеп йөрү уен эш түгел ул.
Аның тагын шул ягы игътибарга лаек һәм сокландыра - Рәмзиянең ике бертуганы Язилә һәм Миннегөл, кайнанасы Сания дә шулай ук берничәшәр ел туган авылларында почтальоннар булып эшләгәннәр.
Рәмзия эстафетаны кайнанасы кулыннан алган. Вакыт, еллар дигәнең ни арада узып та киткән. Бүген бу игелекле, җаваплы тармакта эшләүче Рәмзия иң мактаулы, иң хөрмәтле почтальоннарның берсе. Тагын шунысы куанычлы һәм күңелне шатландыра, менә берничә еллар инде, яшь почтальоннарга үрнәк ханымның фоторәсеме РУПСның мактау тактасыннан төшкәне юк. Мөмкинлек чыгып бер очрашуыбыз вакытында мин аңа:
- Рәмзия, җиденче дистәне вакларга керешкәнсең икән, нигә эшеңнән китмисең, авыл буйлап авыр сумка күтәреп йөрүдән туймадыңмыни әле, ялга чыгарга вакыт, күп эшләдең ич инде, - дидем.
- Кайчан булса да бер яраткан эшемне ташлап китәргә туры киләчәк, дип уйларга куркам. Мине үз, якын итеп каршы алучы авылдашлар белән аерылышуны күз алдына да китерә алмыйм. Бәйрәмнәр озакка сузылып китеп, почта бүлеге вакытлыча эшләми башлагач, хезмәт күрсәтә торган кешеләремне юксына, сагына башлыйм, нәрсәнедер, иң кыйммәтле әйберемне югалткан кебек булам. Аллага шөкер, сәламәтлегем какшамаган әле, яраткан эшемне киләчәктә дә дәвам итәчәкмен, Ходай бу эшемнән аера гына күрмәсен инде, - диде Рәмзия.
Аннары болай дип тә өстәде:
- Артта калган елларның берсендә безнең гаиләдә булган фаҗига белән хәбәрдар инде син, Мансур абый. Менә шул чактагы тетрәнүләремне, әрнү-сызлануларымны беразга гына булса да басып торырга почтальон булып эшләвемнең бик күп файдасы тиде. Ягъни гәҗит-журнал, хат алучы авылдашларым белән еш очрашып торуым, аларның исә безнең башка төшкән авыр кайгы-хәсрәтләребезне чын күңелләреннән уртаклашулары, юатулары, сабыр булырга өйрәтүләре өзгәләнүләребезне басарга, башыбызга төшкән авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте, алга таба яшәргә көч-куәт, этәргеч бирде. Менә шуңа күрә дә мин аларга мең-мең тапкыр рәхмәтлемен, менә шуңа күрә дә инде минем алар белән һич кенә дә хушлашасым килми.
Язмыш Рәмзиягә яшь чагыннан ук әрнү-сызлануларны еш "бүләк итеп торса" да, ул олыга да, кечегә дә ачык, киң күңелле, нурлы йөзле, тәмле сүзле булып кала белгән.
Гатаулла абый һәм Фатыйма апа гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килгән Рәмзия (1 малай һәм 5 кыз) үзенең хезмәт юлын Шәле урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач ук башлап җибәрә. Бары тик 4ле һәм 5ле билгеләренә генә укыса да, аңа урта мәктәпне көндезгедә - сыйныфташлары белән бергә тәмамларга насыйп булмый.
Өлкән апасының киңәшен тотып ул башкалага - Казанга юл тота, андагы күн берләшмәсенә эшкә урнаша, бер үк вакытта шул тармак буенча училищеда курсларда укый. Аны тәмамлагач, берләшмәдә бригадир вазыйфасын башкара, туган авылы Шәледә, әлеге берләшмәнең филиалы ачылгач, мастер итеп эшкә җибәрелә. Өлкән һәм урта буын кешеләре әле бүген дә яхшы хәтерли, узган гасырның 70-80 нче елларында бу филиалда авылыбызның шактый хатын-кызы, договор белән эшләп (бары тик кышкы айларда, язын, җәен һәм көзен колхозда), хәрбиләр өчен югары сыйфатлы чималдан сумкалар, башка кирәк-яраклар текте. Биредә эшли башлавының беренче көннәреннән үк, кыз үзенең уңганлыгы-булганлыгы белән коллективның тирән ихтирамын казана, кыска гына вакыт эчендә хезмәттәшләрен машина белән эшләү, ягъни тегү серләренә өйрәтә.
Фидакарь хезмәт күрсәткәне өчен фоторәсеме Казан шәһәренең Киров районы мактау тактасында урын алган зифа буйлы, бөдрә чәчле, алсу йөзле, сылу Рәмзиягә авыл егетләре кайтуына ук күз атып йөри башлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа