Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Язмыш сынавыннан сыгылмаган Рәмзия (бәлкем Адәм баласы ниләр күрми дияргәдер)

Хикәянең дәвамы

Араларында Миннегали исемле механизатор егет иң өлгере булып чыга. Көзге караңгы кичләрнең берсендә, кызның клубтан һинд киносын карап чыкканын качып, сагалап тора һәм, көч кулланып, иптәшләре белән өенә алып кайта. Аңа булган көчле мәхәббәтен әнә шундый юл белән аңлата (кыз урлау Шәледә ерак заманнардан килгән традиция, ул әле бүген дә дәвам итә).

Әти-әнисе, бертуган апалары, абыйсы да, Миннегали белән бергә булуына каршы килмиләр, хәер-фатихаларын бирәләр.

Шулай итеп, тормышка чыгу турында бер тапкыр да башына китермәгән, уйлап та караганы булмаган Рәмзия ир хатынына әйләнә. Ләкин, урлап алып кайткан кызны үзенеке итәр өчен "алтын таулары" вәгъдә иткән Миннегали өйләнеп бераз торганнан соң, бөтенләй икенче кешегә әйләнә, бик тә-бик куркыныч әйбер - хәмер белән дуслаша, кичен эштән өйгә көн саен диярлек салмыш хәлдә, хәтта исереп кайткалый башлый.

Ә көннәрнең берсендә, авыл халкын шаккатырып, туган-тумачаларын зур кайгы-хәсрәткә салып, урлап алып кайткан һәм матур киләчәк вәгъдә иткән Рәмзиясен тол калдырып, төс-кыяфәте белән нәкъ үзенә охшаган малае Мәсгутне ятим итеп, имәндәй нык, кулыннан кырыкмаса-кырык эш килә торган ир якты дөнья белән мәңгелеккә хушлаша, үз-үзенә кул сала.

Әнә шулай итеп, сабый баласы белән ятимә калган яшь хатын еллар ызанында беренче тапкыр зур фаҗига белән очраша.

Әнә шулай көндәгечә, гадәттәгечә тормыш итеп яткан көннәрнең берсендә, авылыбызның атаклы гармунчысы Зәйнү (кушаматы) Габдулхай абыйларның Габдулхагы аңа тәкъдим ясый.

Рәмзия чит-ят йортның бусагасын үзе белән берни дә булмагандай зур түземсезлек күрсәтеп сабыр гына, салмак кына атлап керә.

Өйләнгәнче вакыты-вакыты белән боегып, авыр хисләргә бирелеп йөргән ирне Рәмзиядән алган назлар яшәртеп, матурайтып җибәрә, алай гына да түгел әле, беләкләренә, тәненә саллы гына ит тә куна, көч-куәте тагын да артып, авыл һәм район сабантуйларында көрәшә, бил алыша башлый. Озын сүзнең кыскасы шул, Рәмзия килгәч, аның тормышка булган карашы бик күпкә, бары тик яхшы якка гына үзгәрә, һәр көне мәгънәле уза, килеп чыккан мәшәкатьләрне ансат кына, югалып калмыйча гына хәл итә. Һәр нәрсәдән канәгать калып, дәрте ташып торган Габдулхак Рәмзия киңәше һәм тәкъдиме белән ныклап торып балта эшенә керешә. Моңарчы җан дусты булган атын әтисе кулына тапшыра. Аларның бары тик яшьләрдән генә торган төзү бригадасы кулларында "ут уйната".

Рәмзия өч малайлы әни кешегә әйләнә, олы улы Мәсгутнең исә ике энекәше барлыкка килә. Ул ике туганы булуына чиксез шатланса да, нигәдер алар янына барып яшәргә теләми, үгетләп карауларның да файдасы тими, төп йортта - әбисе янында торып кала. "Биредән беркая да китмим, миңа әбием белән рәхәт", - ди. Зәйнуллиннар йортында (фамилияләре шундый) тормыш әнә шул тәртиптә ипле генә, җайлы гына бара. Гаиләдәгеләр бер-берсен аңлап, хөрмәтләп яшиләр.

Эш ярата торган шушы бердәм гаиләгә 1992 елның 21 гыйнварында көпә-көндез, үзләрен генә түгел, Шәле авылында яшәүче барлык авыл халкын кара кайгыга салган, язарга кул бармый, сөйләргә тел әйләнми торган дәһшәт килә.

Ул көнне дә ике этажлы филиалда эш җайлы көйле генә башланып китә. Эшчеләрнең күңелләре күтәренке, планны арттырып үтәгәннәре өчен һәрберсен 8әр килограмм шикәр комы белән бүләклиләр (шикәр комының үтә дә дефицит чагы).

Кыска гына вакыт эчендә булып алган, бары тик шаярып сөйләшүләрдән генә торган шушы күңелле мизгелне тегү машиналарын көйләүче слесарь Йосыфның шомлы тавышы боза.

- Рәмзия апа, авылда Тукай очында кемнеңдер йорты яна, сезнең тирәдәрәк кебек, - ди. Рәмзия уктай атылып өске каттан аскы катка төшә, урамга чыгып, каерылып үз якларына карагач, һавага күтәрелгән кара-кучкыллы төтен тавының үз йортларыннан чыкканын күреп ала, кире филиалга йөгереп керә һәм: "Пожар, янабыз ич, әйдәгез кузгалыгыз, кызлар, ярдәмегез кирәк", - дип бар көченә өзгәләнеп кычкыра.

Өйләре янына кайтып җиткәндә, ургылып-ургылып янучы утның кайнар, озын телләре инде әле көзен генә эшләгән каралты-кураны да чорнап алырга өлгергән була. Аяклары юешләнгән, чаба-чаба тәмам хәлсезләнгән, сулышы кысылган, бар дөньясы белән калтыраучы, һәм күзләреннән кайнар яшьләрен агызучы Рәмзия ялварулы тавыш белән янгын сүндерешергә килгәннәргә:

- Абыйлар, апалар, балаларым кайда, аларны коткардыгызмы, ут эчендә калдырмадыгызмы, - дип мөрәҗәгать итә.

- Балаларым, күз нурларым минем, - дип шаулап шарт-шорт килеп, очкыннарын әллә кайларга очыртып янган өй эченә ыргыла. Кайсыдыр ярсулы тавыш белән: "Егетләр, тотып калыгыз инде үзен, хәзер түбә ишеләчәк бит", - дип бар көченә кычкырып җибәрә.

Чыннан да, берничә минуттан өйнең түбәсе гөрселдәп җиргә җимерелеп төшә. Мондый үтә дә ямьсез күренешне кичерә, карап тора алмаган Рәмзия аңын югалтып, җир өстенә ава. Җигүле аты белән янгын сүндерешергә дип килгән Наил Вәлиуллин аны тиз тотып, авыл хастаханәсенә алып китә.

Шәфкать туташлары укол кадагач, ул күзләрен ача, яңадан үз халәтенә кайта. "Мин биредә калырга тиеш түгел, кичекмәстән улларым, бәгырьләрем янына кайтырга кирәк", - дип ятагыннан торып ук баса.

Хастаханәдәгеләрнең күңел җылыларын биреп юатулары, ваннага алып кереп юындырулары, хәтта башка өс-баш киендерүләре аны берникадәр вакытка тынычландырып тора. Кемнеңдер "Мондый тәмугта балалар исән каламы соң инде", - дип йөрәген телгәләгән дәһшәтле сүзләрне кычкырып әйтүенә аның һич кенә дә ышанасы килми. "Мин иртән эшкә киткәндә яннарында әтиләре калды, ул аларны ут эчендә калдырамы соң инде, икесе дә исән-сау, Алла Боерса, кайсы да берәр күршенең тәрәзәсеннән карап торып янгынны күзәтәләрдер әле", - дигән өметле уйларга бирелә, фикер йөртә. Аннары аны шул ук Наил Вәлиуллин кабат атына утыртып инде янып бетәргә күп калмаган өе янына илтеп куя.

Чанадан төшкән чагында ул, (туры килүен кара әле аның) адәм баласының акылына сыймаслык күренеш белән очраша. Ике авылдашының тәннәре, эчке әгъзалары, кул-аяклары янып кара күмергә әйләнә язган Ниязы белән Алмазын түбәдән төшкән калайга салып алып чыгуларын күргәч: "Ходай Тәгаләм! Нигә дип инде бер гөнаһсыз бу сабыйларны шушындый каты җәзага тарттың, мин аларны тере килеш утта янып үлсеннәр өчен тудырмадым ич", - дип җан ачысы белән кычкыра башлый, аннары тагын өнен (һушын) югалтып, янгын сүндерергә килгән машина кырыена барып ава.

Язарга кул бармый, сөйләргә тел әйләнми торган фаҗигага дучар булган Рәмзиягә икенче тапкыр ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә. Янгынга каршы көрәшергә дип килгән авыл халкының күбесе гәүдәләре яртылаш янган балаларга карап үкси-үкси елый, гомерендә бер тапкыр да елап карамаган, салкын канлы, каты күңелле ирләрнең дә күзләре яшьләнә.

Казна ясаганнан барлыкка килгән шактый күләмдәге әнә шул буш урынга йорт эченә комачаулык ясый торган артык-портык әйберләрне - резина һәм киез итекләрне, балалар аяк киемнәрен, тагын башка төр кирәк-яракларны куеп торалар иде.

Ул көнне Габдулхак, берникадәр вакыт, тез башларына утырткан ике малаеның әле берсен, әле икенчесен сөя-сөя мичтәге имән утынының ничек янганын күзәтә. Утын катырак янсын, өйгә тизрәк җылы төшсен өчен кисәүне еш куллана. Утын янып бетеп калакларны япкач, ягъни мичне томалагач, кисәүне гадәттәгечә үз урынына - казна эченә урнаштыра. Бар авыл халкын һәм тирә-юнь кешеләрен тетрәндергән, үз алларына матур планнар корып яшәүче гаиләне бәхетсез итеп, йорт-җирсез, каралты-курасыз, 90 мең акчасыз (яңа йорт салыр өчен дип җыйган булганнар, ул чор өчен бик зур сумма) һәм күп сандагы мал-туарсыз калдырган (бер генә башы да чыкмаган), иң аянычлысы гөнаһсыз сабыйларны яшәүдән мәхрүм иткән явыз янгынның чыгуына, башланып китүенә әнә шул мич "коралы" сәбәпче булган икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса