Алга
  • Рус Тат
  • Слайдер

    • 22 гыйнвар 2020 - 14:55
      Качману бәйрәме
      Илшат Гайсаров фотолары.
    • 17 гыйнвар 2020 - 13:51
      “Прикосновение к войне” дип исемләнгән күргәзмә
      Екатерина Зайцева фотолары.
    • 10 гыйнвар 2020 - 14:28
      МИЛЛИ КӨРӘШ
      КЕЛӘМДӘ ИҢ ЯШЬ БАТЫРЛАР
    • 13 ноябрь 2019 - 11:22
      Шәледә Фәйзерахман Сафин призына көрәш буенча турнир узды
      Көрәш турнирында яшүсмер кыз җиңү яулады
    • 26 сентябрь 2019 - 08:44
      «БАКЧА-2019» ФЕСТИВАЛЕ
      Питрәч кабагы фестивальнең иң күркәм бизәге булды
    • 26 сентябрь 2019 - 08:35
      “Милләтләр кроссы – 2019”
      Стартка чыккан һәркем җиңүче
    • 1 июль 2019 - 15:07
      Питрәчлеләр Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Сабантуй бәйрәмендә
      15 ел дәвамында питрәчлеләр бу бәйрәмнең кунаклары булалар һәм Татарстан Республикасын тәкъдим итәләр.
    • 14 июнь 2019 - 14:16
      РОССИЯ КӨНЕ
      Илшат Гайсаров фотолары.
    • 20 май 2019 - 15:11
      “Питрәч! Укы!” муниципальара китапханә фестивале
      Шушы көннәрдә Питрәч районында "Питрәч! Укы!” китапханә фестивале узды. Быел бәйрәм төрле яшьтәге бик күп катнашучыларны җыйды. Бу бәйрәмгә килгән һәркемне зур театраль тамаша, конкурслар һәм бүләкләр көтә иде. Ике ел элек фестиваль китапханәдән читкә чыкты һәм белем бирү программаларын үткәрү өчен нигез булды. Әлеге чараны мондый форматта үткәрү безнең район халкына бик ошады. Сезнең игътибарга әлеге мавыктыргыч чарадан фотолар тәкъдим итәбез.
    • 13 март 2019 - 10:32
      Кышны озатабыз, язны каршылыйбыз
      Озын ял көннәрендә районда Май чабу бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Тәмле коймаклар, күңелле уеннар һәм, әлбәттә инде, кыш белән саубуллашу - районның һәр авылында узды. Питрәчлеләргә Май чабу атнасының нинди күңел ачулары, традицияләре күбрәк ошый икән? Бу сорауга җавапны районның барлык бәйрәм мәйданнарында ишетергә мөмкин булды.
    • 21 февраль 2019 - 14:30
      Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына - 30 ел.
      Ун ел дәвамында совет солдатлары туган җирләреннән читтә, Азия илендә кызу кояш астында, таш-таулар арасында интернациональ бурычларын үтәгән. Безнең яктан югалтулар да аз булмады, шул исәптән, дүрт якташыбыз бу җирдә һәлак булды. Николай Кирюшин, Евгений Перчков, Илдар Мәрхәбин һәм Геннадий Саликеев батырларча көрәшеп, дошман пулясыннан һәлак булганнар. Һәркайсы Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән, Питрәчнең дүрт урамы аларның исемен йөртә, шулай ук алар хөрмәтенә спорт ярышлары үткәрелә. Безнең районнан 140тан артык егет Әфганстанда үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән, бүгенге көндә район территориясендә 79 Әфган сугышы ветераны яши. Сугышчы-интернационалистларны искә алу, совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуы көнендә, район мәдәният йортында тематик чара үтте. Фойеда бу датага багышланган күргәзмә оештырылган иде. Биредә кырыс сугыш елларыннан калган фотографияләр, шәхси әйберләр, газеталар күрергә була иде, питрәчлеләр боларның барысын да кызыксынып карады.
    • 23 гыйнвар 2019 - 14:29
      КАЧМАНУДА СУ ШИФАЛЫ ҮЗЛЕКЛӘРГӘ ИЯ БУЛА
      Керәшен авылларында Качману – иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне һәр елны авыл халкы су алыр өчен матур итеп киенеп, җырлый-җырлый су буена бара. Бу су Качмануда дәвалау үзлеге ала. Яр буена төшә алмаганнарга суны көянтә-чиләкләр белән алып килеп бирәләр. Теләгәннәр дога укып купельгә, бәкегә чумлый, гыйбадәт кылу урынына бара. Алар менә шулай зур православие бәйрәмен билгеләп үтә.
    • 20 декабрь 2018 - 10:56
      Питрәчне әкияти сихри матурлык чолгап алган
      Бар җиһан әкияттәге кебек сихри матурлыкка чумган.
    • 12 ноябрь 2018 - 14:41
      Шәле келәмендә иң көчле көрәшчеләр бил алышты
      Шәледә легендар якташыбыз, озак еллар Мулланур Вахитов исемендәге алдынгы колхозны җитәкләгән атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, орден иясе Фәйзерахман Сафин истәлегенә багышланган һәм аның призына көрәш буенча җиденче турнир үтте. Келәмгә Казаннан, Яшел Үзәннән, Мамадыштан һәм безнең районнан җитмешкә якын көрәшче чыкты. Нәтиҗәдә, команда исәбендә яшүсмерләр арасында беренче урынны шәлелеләр алды, ир-атлар арасында беренче урын “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ командасында. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне район башлыгы Илһам Кашапов һәм Фәйзерахман Сафинның уллары Илдус һәм Җәүдәт тапшырды.
    • 9 ноябрь 2018 - 10:34
      РАЙОНДА “АКЫЛ КӨРӘШЕ”НӘ КУШЫЛУЧЫ КОМАНДАЛАР АРТА ГЫНА БАРА
      Республикада яшьләр арасында интеллектуаль уеннар популярлаша бара. Аларда команда белән дә катнашырга була, бу уңай хис-кичерешләр бүләк итә, камиллеккә омтылырга этәрә.
    Реклама