Алга
  • Рус Тат
  • Слайдер

    • 23 гыйнвар 2019 - 14:29
      КАЧМАНУДА СУ ШИФАЛЫ ҮЗЛЕКЛӘРГӘ ИЯ БУЛА
      Керәшен авылларында Качману – иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне һәр елны авыл халкы су алыр өчен матур итеп киенеп, җырлый-җырлый су буена бара. Бу су Качмануда дәвалау үзлеге ала. Яр буена төшә алмаганнарга суны көянтә-чиләкләр белән алып килеп бирәләр. Теләгәннәр дога укып купельгә, бәкегә чумлый, гыйбадәт кылу урынына бара. Алар менә шулай зур православие бәйрәмен билгеләп үтә.
    • 20 декабрь 2018 - 10:56
      Питрәчне әкияти сихри матурлык чолгап алган
      Бар җиһан әкияттәге кебек сихри матурлыкка чумган.
    • 12 ноябрь 2018 - 14:41
      Шәле келәмендә иң көчле көрәшчеләр бил алышты
      Шәледә легендар якташыбыз, озак еллар Мулланур Вахитов исемендәге алдынгы колхозны җитәкләгән атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, орден иясе Фәйзерахман Сафин истәлегенә багышланган һәм аның призына көрәш буенча җиденче турнир үтте. Келәмгә Казаннан, Яшел Үзәннән, Мамадыштан һәм безнең районнан җитмешкә якын көрәшче чыкты. Нәтиҗәдә, команда исәбендә яшүсмерләр арасында беренче урынны шәлелеләр алды, ир-атлар арасында беренче урын “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ командасында. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне район башлыгы Илһам Кашапов һәм Фәйзерахман Сафинның уллары Илдус һәм Җәүдәт тапшырды.
    • 9 ноябрь 2018 - 10:34
      РАЙОНДА “АКЫЛ КӨРӘШЕ”НӘ КУШЫЛУЧЫ КОМАНДАЛАР АРТА ГЫНА БАРА
      Республикада яшьләр арасында интеллектуаль уеннар популярлаша бара. Аларда команда белән дә катнашырга була, бу уңай хис-кичерешләр бүләк итә, камиллеккә омтылырга этәрә.
    • 28 июнь 2018 - 14:45
      Питрәч чыгарылыш укучылары уңышлары белән гаҗәпләндерделәр
      Унберенче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе булып узды. Бу көнне Ленино-Кокушкино, Татар Казысы һәм Иске Шигали чыгарылыш укучыларына аттестатлар тапшырдылар. Татар Тау Иле һәм Шәле мәктәпләрендә чыгарылыш укучылары аттестатларны кичә алдылар. Бүген Богородск һәм Кощак, ә 29 июньдә - Колай мәктәбендә чыгарылыш кичәсе планлаштырылган. Районда унберенче сыйныфны барлыгы 85 малай һәм кыз уңышлы тәмамлады, аларның 20се отличиелы аттестат алды. Чыгарылыш кичәсе - шатлык, сагыш һәм, әлбәттә, егетләргә һәм кызларга соклану өчен искиткеч сәбәп. Без аларның барысына да уңышлар һәм планнарының чынга ашуын телибез.
    • 9 июнь 2018 - 10:05
      Питрәч районы Күн авылында балалар сабантуе үтте
      Авыл мәдәният йорты территориясендә балалар өчен күңелле бәйрәм оештырылды. Бу көнне балалар төрле конкурсларда, ярышларда, уеннарда катнашты. Ә инде аларда җиңүчеләр призлар алды, дөрес, сабантуй батырына олылар сабантуендагы кебек тәкә эләкмәде. Барлык катнашучыларга да бәйрәм чарасы бик ошады, алар авыл һәм район сабантуйларында катнашырга вәгъдә иттеләр. Илшат Гайсаров
    • 22 май 2018 - 15:09
      Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгында яшь скрипкачылар ансамбле аккомпанементы һәм музыка астында өмә узды
      Өмәдә 200гә якын кеше катнашты. Бу Ленино-Кокушкино авылында яшәүчеләр, мәктәп коллективы һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре, көллият студентлары һәм укытучылары, Яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм башкалар. Иртәдән, хезмәт ияләрен сөендереп, музей территориясендә музыка уйный башлады: анда безнең җирле артистлар чыгыш ясады. Бу көнне яшь рәссамнар да пленэрга чыкты. Сүз уңаеннан, бу көнне өмәдә катнашучыларның барысы да кызыл галстук такты. - Бүген "Пионерлар көне", ә без барыбыз да балачактан. Шуңа күрә бу бәйрәм турында искә төшерергә карар иттек, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева.
    • 10 май 2018 - 11:23
      Питрәч районында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган парад үтте
      Безнең районның барлык торак пунктларында Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүенә багышланган митинглар үткәрелде. Бу бәйрәмгә багышланган төп чаралар районның үзәк мәйданында һәм Җиңү паркында узды. Әлеге бәйрәмнән фоторепортаж тәкъдим итәбез.
    • 16 апрель 2018 - 15:10
      Питрәчтә “Олы көн бүләге” фестивале булып узды
      Олылар да, балалар да Олы көнне зарыгып көтә, бу иң күңелле бәйрәм. Питрәчтә бу вакытта ел саен “Олы көн бүләге” фестивале уза. Бу бәйрәмне оештыру комитетына быел да бик күп рәсемнәр, сувенирлар, фото һәм видео материаллар килгән. Николай Чудотворец чиркәүендә һәр номинациядә җиңүчеләр исемнәрен атадылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
    Реклама