
Питрәч районы мәгариф бүлеге
Бу бүлектә сез районның һәр мәгариф оешмасының эшчәнлеге белән таныша, аларның эш графигын белә, шулай ук укучыларның һәм тәрбияләнүчеләрнең уңышлары турында укый аласыз.
-
Питрәч мәктәпләре
Тасвирлама: Питрәч мәктәпләре исемлеге, адреслары, телефон номерлары һәм башка файдалы мәгълүмат
-
Питрәчтә балалар өчен түгәрәкләр
Тасвирлама: Бу бүлектә сез Питрәч авылындагы төрле түгәрәкләр турында төп мәгълүмат белән таныша, аларның адреслары, расписаниеләре, телефон номерларын белә аласыз.
2023-2024 уку елында район мәгариф системасындагы казанышлар белән уртаклашабыз
Районның мәгариф системасында 36 белем бирү учреждениесе эшли. Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәпләр алты, аларда 406 бала укый. 12 балалар бакчасында татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган 30 төркем ачылган. Район үзәгендәге биш балалар бакчасында 12 татар төркеме эшли. Дүрт мәгариф учреждениесе татар телендә белем һәм тәрбия бирә.
Барлык 150 укучы да БДИны уңышлы тапшырып, урта гомуми белем турында аттестат алды. Аларның нәтиҗәләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Мәктәпне тәмамлаучыларның күрсәткечләре профильле математика, физика, информатика, әдәбият, инглиз теле, җәмгыять белеме һәм тарих буенча гомумреспублика күрсәткечләреннән югарырак. БДИда 74 кеше 80нән артык балл җыйды.
39 чыгарылыш укучысы “Укудагы аерым уңышлары өчен” РФ медаленә лаек булды. Питрәч икенче мәктәбеннән Элина Гайнуллова – рус теленнән, Көек авылындагы “Алгоритм” лицееннан Самира Вахитова әдәбият буенча 100 балл җыйдылар.
42 укучы республика, төбәк һәм Россия этапларында фән олимпиадаларында җиңүче һәм призер булды.
Районның 33 мәгариф оешмасы базасында 36 муниципаль, алты республика, өч төбәк, ун Федераль инновацион һәм эксперименталь мәйданчыклар булдырылды һәм уңышлы эшли.
Питрәч авылының “Бәләкәч” балалар бакчасы коллективы субсидияләр рәвешендә “Балалар бакчасы – үсеш маршрутлары” оешмалары, ягъни стажировка мәйданчыклары системасын булдыруга юнәлдерелгән федераль грант отты. Бу “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Цареводагы “Росток” балалар бакчасы халыкара мәктәпкәчә белем бирү академиясенең 28 иң яхшы инновацион проект мәйданчыкларының берсе дип танылды.
Көектәге “Сказка” балалар бакчасы коллективы алты-җиде яшьлек мәктәпкәчә балалар өчен “МЭО детский сад” цифрлы белем бирү платформасының төбәк компонентын эшләүчеләр исәбенә кертелгән.
Биш педагог һәм тәрбияче федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләр һәм лауреатлар булдылар. Алар арасында Питрәч беренче мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Элина Егошина да бар. Ул 2024 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына акчалата премия конкурсында җиңде. Богородскийдагы “Золотой ключик” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Елена Жунтова “Ел тәрбиячесе” республика һөнәри конкурсының финалына чыкты. Питрәчтә “Бәләкәч” балалар бакчасы педагог-психологы Мария Никифорова – “Педагог-психолог 2024” республика конкурсы финалисты булды. Питрәчтәге “Бәләкәч» балалар бакчасында балаларга татар телен өйрәтү буенча тәрбияче Ольга Ковшова Россия Федерациясе халыклары телләренең тарихи-мәдәни мохитен саклау буенча ата-аналар бергәлеге белән педагогларның һәм мәгариф оешмаларының эшен иң яхшы оештыруга Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Питрәч авылындагы “Айгөл” балалар бакчасында балаларга татар телен өйрәтү буенча тәрбияче Альбина Фадеева “Россия тәрбиячеләре” XI Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы призеры һәм “Ризаэддин Фәхреддин һәм хәзерге заман” беренче Халыкара фәнни-гамәли конференциясе призеры дип танылды.
Дүрт педагог “Ел укытучысы-2024” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында җиңеп, зона этабында катнашты. Алар – Цареводагы күп профильле лицейдан башлангыч сыйныфлар укытучысы Эвелина Григорьева, Питрәч беренче мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Елена Галактионова, Көек авылындагы “Алгоритм” технологик лицееның инглиз теле укытучысы Ира Пирванаева, туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Гөлназ Агадуллина.