Татар Казысы авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз НӘБИУЛЛИН Фәйзрахман Габдрахман улын ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз.
Поздравления

Татар Казысы авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз НӘБИУЛЛИН Фәйзрахман Габдрахман улын ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз.

Сиңа озын гомер, имин тормыш, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Син безнең иң якын, кадерле кешебез, ныклы терәгебез. Алга таба да тигез, тату гаилә булып озын-озак яшәргә насыйп итсен Ходай.

Мең теләкләр әйтеп сиңа,

Туган көнең белән котлыйбыз.

Ходай Тәгаләдән иң зур байлык -

Саулык-сәламәтлек сорыйбыз.

Авырлыклар бик күп күргәнсеңдер,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Озак яшә безнең арада.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, улларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың.